Соңгы вакытта волонтерлар төшенчәсе, бәлки, иң еш ишетелгән сүзләрнең берседер. Кемнәр соң алар — волонтерлар?
Минемчә, бу башкаларның проблемаларына һәм газапларына битараф булмаучы, бүләк яки мактаулар көтм¬чә, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итүчеләр. Мондый кешеләрнең шәфкатьлелеге масштаблы акцияләрдә генә чагылмый, ешрак алар тыныч кына, беркемгә дә сиздермичә изге гамәлләр кылалар һәм алар өчен мәрхәмәтлелек табигый күренеш булып тора.
Күптән түгел мин очраклы рәвештә “Самарские сестрички” дип аталган хатын-кызлар оешмасы турында ишеттем. Бу асыл затлар, нәкъ менә алдарак әйтеп үткәнемчә, шыпырт кына шәһәребезнең төрле госпитальләрендә дәваланучы хәрбиләргә ярдәм итәләр.
Моннан ел ярым элек очраклы рәвештә барлыкка килгән оешма хәзерге вакытта 60тан артык төрле милләтәге һәм төрле диндәге хатын-кыздан тора.
- 2024 ел азагында Ростовта яшәүче танышым Самара госпиталендә дәваланучы дустының хәлен белергә соралды. Мин, әлбәттә инде, тәм-томнар алып, хәрби янына бардым. Һәм шушы көннән башлап, тынгысыз, йокысыз төннәрем башланды. Андагы аяксыз, кулсыз һәм башка авыр яралы солдатларны күргәч, җаным үзенә урын таба алмыйча үрсәләнә башлады, бөтен дөньям үзгәрде.
Күңелемдәге буталчык, авыр хис-кичерешләремне дустым Айжан Уткельбаевага сөйләдем. Без аның белән башка яралыларга да ярдәм итәргә карар кылдык. Шулай итеп, Яңа ел алдыннан без — мин һәм берничә танышым, палатада ятучы бөтен хәрбиләргә җитәрлек тәм-томнар, өйдә пешкән ризыклар, кирәк-яраклар алып бардык һәм танышу кичәсе оештырдык. Ул мескеннәрнең рәхмәтле күз карашларын мин беркайчан да оныта алмам, мөгаен, — дип, күз яшьләрен тыярга тырышып сөйли “Самарские сестрички” оешмасына нигез салучы Гөлсинә Акирова Гульсина Акирова .
Гөлсинә ханым — моннан 10 елдан артык тол калган, 4 баласын һәм олы яшьтәге әти-әнисен тәрбияләүче гади инглиз теле укытучысы.
Дәвамын «Бердәмлек»нең 14 нче март санында укый аласыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 274


