«Әни» сүзеннән яшәеш башлана…

Oxk2eaFR1YboyUuHeDY21bWxuPaZ1ldl0u43qlaIVXMiJgAha55EUJ4v8xgOJxQLTVGaEajvGt8tzW_xcQwOHY1bЕл саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Аналар көне билгеләп үтелә

1998 елда Россиянең беренче президенты Борис Ельцин Указы буенча гамәлгә куелган бәйрәмнең әһәмияте, масштабы елдан-ел үсә, чаралар саны арта бара.

2025 ел Самара өлкәсендә Күп балалы гаиләләр елы дип игълан ителгән иде. Шунлыктан быел Әниләр көне уңаеннан шәһәр һәм өлкә буйлап күпсанлы тантаналы чаралар узды. Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучыларны, тәрбиягә алынган балаларны үстергән һәм күп балалы әниләрне хөрмәтләделәр.

Ә өлкә ЗАГС идарәсе әлеге бәйрәм уңаеннан менә инде берничә ел рәттән «Самара җирендә туганнар» дип аталган тантана үткәрә. Быел бу иң җылы, матур чара Константин Головкинның Самарадагы элеккеге дачасы, архитектура һәйкәле һәм Россиянең мәдәни мирасы объекты булган мәшһүр «Дом со слонами» бинасында үтте.

29 ноябрьдә монда быел сабыйлары туган күп балалы ата-аналар өчен чын бәйрәм оештырылган иде. Әниләр көне уңаеннан аларга Самара өлкәсе губернаторы һәм шәһәр администрациясе исеменнән котлау адреслары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, матур теләкләр яңгырады.

Тантанага чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында күптән түгел генә күп балалы гаилә статусын алган Руфил һәм Руфилә Абушаевлар да бар иде. Алар Әдилә, Азалия һәм Амелия исемле өч сөйкемле кыз үстерәләр.

Руфил белән Руфилә чын тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге булып торалар. Аларның гаилә тарихы моннан берничә ел элек башланган. Икесе дә балачактан сабыйлар көлүе белән тулы өй, үзара аңлашу һәм ярдәмләшүгә нигезләнгән зур һәм тату гаилә турында хыялланганнар һәм кечкенә, әмма ныклы адымнар белән максатларына ирешә барганнар.

Руфилә белән Руфилнең исемнәре генә түгел, уй-хисләре дә, тормышка карашлары да, хыяллары да бер. Бүген аларның тормышлары — олы кызлары Әдилә, кызыксынучан Азалия һәм кечкенә Амелия бүләк иткән наз һәм шатлык белән тулы гүзәл дөнья. Һәр кызның тууы — ир белән хатын өчен яңа бәхет һәм фатиха.

«Гаилә — безнең иң зур байлыгыбыз. Ә кызларыбыз — безнең төп хәзинәбез. Без аларга мәхәббәт бүләк итә алуыбызга, гармониядә үстерүебезгә һәм аларның бәхетле күзләрен күрүебезгә бик шатбыз», — дип уртаклашалар хисләре белән Руфил һәм Руфилә.

Чарада үз хезмәте һәм мәхәббәте белән киләчәгебезне төзүче күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Абушаевлар гаиләсе исә — бер-берсенә терәк булучы, үзара аңлашып яшәүче һәм традицияләргә тугрылык тәрбияләүче гаилә.

Руфил дә, Руфилә дә Похвистнево районында туып-үскәннәр. Руфил яшьтән актив тормыш рәвеше алып барган, әти-әтисенә генә түгел авылдашларына да ярдәм итәргә вакыт тапкан. Бүгенге көндә аягында нык басып торучы ир туган авылы Мәчәләйгә булышуын дәвам итә. Ул Сабантуй һәм башка милли чаралар оештыруда, юллар салуда, авылны төзекләндерүдә иганәче буларак ярдәм күрсәтә. Әлеге гамәлләре Руфилнең тамырларына булган тирән хөрмәтен күрсәтә. Гаилә башлыгының үрнәге балаларына күчә.

Ә Руфилә исә гаилә учагының сакчысы. Ул кызларын чын әни, уңган хуҗабикә итеп тәрбияләү белән шөгыльләнә. Әдилә, Азалия һәм Амелия дә әниләре кебек тәмле ашлар пешерергә, өйдә чисталык урнаштырырга, тырыш һәм уңган булырга өйрәнәләр.

Абушаевлар гаиләсе барысы да бергә җыелып уздырган һәрбер мизгелнең кадерен белеп, бер-берсе белән аралашудан тәм табып яшиләр. Алар бергәләшеп сәяхәт итәргә яраталар. Елына берничә тапкыр төрле илләргә баралар, бу аларга гаилә җепләрен ныгытырга һәм уртак маҗаралар турында онытылмас истәлекләр тупларга, кызларга матур балачак хатирәләре сакларга мөмкинлек бирә.

Аларга чын күңелдән сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс бәхет һәм иминлек телибез.

Самара губернасының төп кыйммәте – Абушаевлар кебек тату, нык гаиләләр һәм Әниләр көне уңаеннан оештырылган чаралар моңа дәлил булып тора.

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 542

Комментирование запрещено