Бик җаваплы, авыр сезнең хезмәтегез!

yD_CF4IThG0YZx4xKnIG-ZGpJsm0iJjJQL8XiPShQJOofm66eDtCmuKey9YAnQVaa65PqDh_gCQPTECn4G37yb6JОктябрь башында Россиядә һәр кешенең балачак хатирәләрендә алтын эз калдырган кешеләр – мөгаллимнәр көне билгеләп үтелә

Армый-талмый хезмәт итүче, балалар күңеленә игелек орлыкларын чәчүче, белем илендә тәүге ачышлар ясарга ярдәм итүче, акны — карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны бу көнне аеруча хөрмәтләп, аларга җылы теләкләребезне юллыйбыз.

Шушы матур бәйрәм уңаеннан 20 елдан артык Камышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбендә татар һәм рус телләре, әдәбият укытучысы булып эшләүче Гөлфия Мәрдегалим кызы Таҗетдинова белән әңгәмә корып, балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләшеп алдык. Читать полностью

«Хәйриячелек белән шөгыльләнә башлагач, рухи яктан байый төштем»

608m4vF1T6U1QmrVaW6bR1qbcZVWaV0-p5uWSFCQJEexDTh5Mq6g2eTd9qLk_eThAg8WGFH1J0-82sAFBfyiQ3cPРозалия Хәмит кызы Якупова – хатын-кызларның матурлыгын ассызыклый торган осталарның берсе. Ул шәһәребезнең “Curly hair” (Көдрә чәчләр) салонында чәчтарашчы булып эшли. Өстәвенә, әле кашлар, макияж да, прическалар да ясый. Читать полностью

Мәчет иманлы бәндәләр белән тулы булсын!

gciAUu0EsxTnmlkx6PTqhgJX_Ad6xGEZKRR4AiAQQNEr9Aw7KE1QOhafdOp3nhCIHT1AfEYWjIfv_Y-Yp0UH5fnH20 сентябрьдә Новокуйбышевск шәһәре мәчете 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

Әлеге мәчет нигезенә беренче таш 2002 елның 22 июлендә салына. Әмма шәхси иганәләр хисабына гына салынган гыйбадәтханә төзелеше өч елга сузыла. Бу изге эшне шәһәрнең мөселман дини оешмасы рәисе Әхмәткәрим Минекаев җитәкли һәм 2020 елга кадәр мәчетнең имамы булып тора. Читать полностью

Җитди хисләргә дә бирелдек, рәхәтләнеп көлештек тә

AfNfeaHtZuwo98D8hqow3lF9hLBzZMwsxP1R1tv6c4mqOgZHoxkwvy0Aho95XfkVd18xErGwm4Ye1UJRyursi7oaУзган атнада Самара тамашачысына Әлмәт шәһәренең татар дәүләт драма театры — “Ат карагы”, ә Буа дәүләт драма театры “Мишәрем-шикәрем” спектакльләрен тәкъдим иттеләр. Ике тамаша да тулы заллар җыйды. Читать полностью

Кешелек дөньясында тугры хезмәт иткән шәхес

JBCW0fQXhpzQOdq8cpz2vtfBZUDt8SbhWaqpgLlRpcHCvRpW85lvnux1UZLZV81gKJ3cWRytAhoLP2t1ppmk4MqIКүптән инде авылдашым, күршем, берничә китап авторы, бүгенге көндә Отрадный шәһәрендә яшәүче Роберт Харис улы Гәрәев турында язасым килеп йөри иде. Тик никтер җае килеп чыкмый торды. Сәгате җиткән булгандыр инде: кояшлы, матур көннәрнең берсендә өемә, үзенең иҗат җимешен кулына тотып, елмаеп Роберт абый үзе килеп керде. Ул миңа “Яшьлегемне сагынып” (“Вспоминая молодость”) дип аталган китабын бүләк итте. Читать полностью

75 яшь — олы байлык ул!

hCglf6U-D-hFg6BPqTs3z5NMnoQMBQGwETcHkiQ-n2SJ4q1F8bmG89Yv56ndxNRO5r7RZBR81HLzsfKyN-MZ0Itb18 сентябрьдә Сабирҗан Насыйров гомер бәйрәмен билгеләп үтте

Артта озын юллар,
Шатлык, сагышлары да булгандыр,
Чәчләреңә инде чал йөгергән,
Еллар чоры шулай кунгандыр.

Мәкаләмдә сүз Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәриятендә егерме елга якын җитәкче урынбасары вазыйфаларын башкарган Сабирҗан Хәсән улы Насыйров турында бара. Читать полностью

Исаклы авылы өстендә моңлы азан тавышы яңгырый

bbaCdHEG-RC1k3qirgWGP1om4YzxJ9thJ04jJjuCnbaNg6i11amTSxgF_-UXvLBAa9s3df9taMXap4l-vuGrIIFJӘйтерсең лә Исаклы авылында мәчет ачылу тантанасы уңаеннан күк йөзендә матур булып кояш күтәрелде. Без авылыбызның имам-хатыйбы Раил хәзрәт һәм аның хәләл җефете Заидә апа Зәкиуллиннар белән, машинага утырып, Исаклыга юл тоттык. Читать полностью

Тынычлык, дуслык, бердәмлек — төрле халыкларның бәхет нигезе

aH7N3gP6qzzS6PJ2IAT2_GCs3YJk2knFqaO0nZvMRNaNabRVGr7nGlLFhXAmQQz7u6DbJzfid7JXWqPIVfSOV2rDУл Шәһәр көне белән бер көнне билгеләп үтелде. Кунаклар, төрле милләтләрнең йолаларын карап, моңлы җырлар тыңлап, дәртле биюләрдән ләззәтләнеп, әйлән-бәйләндә, милли уеннарда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Читать полностью

Мультфильмнар аша мирасыбызны саклыйк

73yMXhg9jy0cte5L175ZKigEYfINXQz9urI2r9yv0r9QPs_Q3QEo01HEhfKxNOeTqEMlDek6cuXEa6PXecdnzk2wСамараның татар балалары өчен бу бик матур бүләк булды. Сеанска килгән халык саны (зал тулы иде) мондый мультфильмнарның яшь буында һәм ата-аналарда зур кызыксыну уятуын күрсәтә. Читать полностью

Атаклы якташыбыз истәлегенә

V7-FZp48E6sl5iKOkuVDzNk8kbrXkhIklleUys8s_L3Kz2DJLxGT1vvBi_exhcNH29tPIQ2ncSJJ9sqKJ8S8fEaQБыел Самараның Тарихи мәчетендә XX гасыр башының танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтфатыйх Мортазин тууының 150 еллыгына багышланган ике мөһим тарихи-мәдәни вакыйга узачак. Читать полностью

Һәр йортта һәм һәр гаиләдә ата-баба рухы яши…

hjhnobv9b-1gCCFggDw1THle5SeXk0ZtOo78_lCnKAx1F0PgUhYCR0c6kiVsoYNNRYr9fGNbedU3V-0KbkPbxlFN12 — 14 сентябрьдә Самара өлкәсендә Халыклар дуслыгы көне билгеләп үтелә

Бу төбәгебездә яшәүче төрле халыклар мәдәниятләренең, гореф-гадәтләренең күптөрлелеген һәм байлыгын билгеләп үтүче үзенчәлекле көн. Бәйрәм милләтара мөнәсәбәтләрне һәм бердәмлекне ныгыту, шулай ук этномәдәни мирасны саклау максатыннан оештырыла. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан өлкәбезнең һәр районында, авыл-шәһәрендә төрле мәдәни чаралар уздырыла. Читать полностью

Җәвит белән кич утырдык

po0dZ9gCxxAjr8xgP8n2p5b7alothx-KYbm21Xsj8W2_HgmdNZUhcyI3opPbs2yxYGbL2o41fg4ujyD9iJJZAyqMСамараның легендар «Идел» эстрада ансамбле «Кәмит Җәвит» тапшыруында катнашты

Популяр телепроектка безнең үзешчәннәрне танылган  алып баручы Җәвит Шакиров шәхсән үзе чакырган. Читать полностью

Праздник добра: в школе «Яктылык» прошла благотворительная ярмарка / «Яктылык» мәктәбендә көзге игелек ярминкәсе узды

qCx2kIYoMLTw5eC9yuX4giUZ8qnJTdpSYu7nHaa1MBO_HMvgVxFGEgP77ithEh6zJr7ctAo7X5F-C6o1qIVt7UJp16 сентября школьный двор наполнился особым, ни с чем не сравнимым волшебством — волшебством единства, творчества и добра. В стенах нашей школы «Яктылык» состоялась долгожданная благотворительная ярмарка, которая превратила обычную площадку в шумный, яркий и невероятно душевный праздник, полностью оправдывая светлое название нашего учебного заведения. Читать полностью