Мультфильмнар аша мирасыбызны саклыйк

73yMXhg9jy0cte5L175ZKigEYfINXQz9urI2r9yv0r9QPs_Q3QEo01HEhfKxNOeTqEMlDek6cuXEa6PXecdnzk2wСамараның татар балалары өчен бу бик матур бүләк булды. Сеанска килгән халык саны (зал тулы иде) мондый мультфильмнарның яшь буында һәм ата-аналарда зур кызыксыну уятуын күрсәтә.

Туган Батыр — акыллы, игелекле һәм кыю малай. Киң күңеллелеге һәм игелеклелеге өчен нәкъ менә аңа явыз сихерче Сарыканны җиңү көче салынган Зихгир тылсымлы йөзеген тотарга бирелгән дә. Кызыксынучан һәм кыю Туган Батыр туган якларын явыз көчләрдән саклый. Монда аңа көчен һәм тапкырлыгын гына түгел, ә үзенә очраклы гына эләкмәгән тылсымлы артефактны да кулланырга туры килә. Ул юлында төрки фольклорының мифик җан ияләрен очрата. Аларның күбесе Туганның тугры дусларына әйләнә.

Картина тамашачыны чынбарлык белән әкият бергә үрелеп барган дөньяга чумдыра. Фильмда күтәрелгән дуслык, батырлык һәм якыннарны ярату темалары төрле яшьтәге тамашачылар өчен якын.

«Туган Батыр» — үз эченә китап, мультфильм, компьютер уеннарын һәм башкаларны алган мультимедиа проект ул. Режиссер Наталья Нилова һәм проектның генераль продюсеры Радик Абрахманов Туган Батыр аша яшь буынга ата-бабаларыбыздан калган рухи кыйммәтләрне күрсәтергә омтылалар. Шулай ук авторлар балаларга шартларның геройлар тудыруын, ә геройларның хәлләрне үзгәртергә сәләтле булуын күрсәтергә телиләр.

«Туган Батыр» заманча форматлар ярдәмендә мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.
Якын арада альманах телевизион форматта әйдәп баручы телеканалларда һәм цифралы платформаларда тәкъдим ителәчәк.

«Туган Батыр» анимацион альманахы XXI халыкара «Алтын мөнбәр» Казан мөселман кинофестиваленең «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» номинациясендә югары бүләккә лаек булды. Бу проектның быел җәен яулаган (җәен мультфильм шулай ук «Каракүз» фестиваленең «Иң яхшы анимацион фильм» номинациясендә җиңүче булды) икенче зур җиңүе, һәм ул аның тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр арасындагы уңышын исбатлый.

Проектның балалар өчен дә, зурлар өчен дә кызыклы булган дөньясы чын геройның ачык йөрәк белән эш итүче һәм һәрвакыт башкаларга ярдәм итәргә әзер булучы кеше икәнен күрсәтә. Хикәя геройның авырлыкларны җиңеп чыгуы, үз өстенә җаваплылык алырга һәм чын батырга хас булган гамәлләр кылырга өйрәнүе турында сөйли.

«Без бу проектны йөрәгебез аша үткәреп әзерләдек. Тамашачылар да безгә шундый ук ихласлык белән җавап бирә. Безгә аларның хис-тойгылары бик кадерле», — ди режиссер Наталья Нилова.

73yMXhg9jy0cte5L175ZKigEYfINXQz9urI2r9yv0r9QPs_Q3QEo01HEhfKxNOeTqEMlDek6cuXEa6PXecdnzk2w

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 343

Комментирование запрещено