Җәвит белән кич утырдык

po0dZ9gCxxAjr8xgP8n2p5b7alothx-KYbm21Xsj8W2_HgmdNZUhcyI3opPbs2yxYGbL2o41fg4ujyD9iJJZAyqMСамараның легендар «Идел» эстрада ансамбле «Кәмит Җәвит» тапшыруында катнашты

Популяр телепроектка безнең үзешчәннәрне танылган  алып баручы Җәвит Шакиров шәхсән үзе чакырган.

“Җәвит әфәнде белән мин Казанда узган масштаблы чарада таныштым. Милли уен коралларында уйнавымны ошатып, ул миңа үзенең тапшыруында катнашырга тәкъдим итте. Анда танылган артистлар булачак, син дә кил, дип аңлатты яңа танышым. Әмма мин Җәвит Әхмәтгалиевичка үземнең иҗат төркемем барлыгын һәм тапшыруда, һичшиксез, алар белән бергә төшәргә теләвемне белдердем. Форсаттан файдаланып, Самараның талантлы татарларын, үзешчән артистларын бөтен илгә танытасым килде”, — дип сөйли “Идел”нең җитәкчесе Мидхәт Әминов.

Шулай итеп, самаралылар “Кәмит Җәвит” тапшыруына чакырулы булалар. Әмма “ТНВ” студиясенә барып эләккәнче артистлар алдында төрле проблемалар килеп чыга. Башта тапшыруда катнашучылар саны 7 — 8дән артмаска тиешлеге ачыклана. Ә төркемдә — 12 кеше. Аннан соң, төшерү көне атна уртасына билгеләнә. Артистларның барысы да хезмәт кешеләре, эштән сорап китүе бик кыен. Шулай, хыялыбыз чынга ашмас инде, дип кайгырырга җыенганда, тәҗрибәле җитәкче Мидхәт Әминов барысын да хәл итә. “ТНВ” телеканалының хезмәткәрләре, Самара артистларының сүзен тыңлап, тапшыруны ял көнендә төшерергә булалар. Кадрга төркемнең 12 катнашучысы да керсен өчен дә җае табыла.

Төшерүне ял көнендә оештырган өчен “ТНВ” телеканалы җитәкчелегенә, PR-менеджеры (автор иск.: шулай ук татар кинолары актрисасы) Венера Баһаутдинова-Хәкимовага, шәхси планнарын бозып, эшкә чыккан Җәвит әфәндегә, операторларга һәм башка хезмәткәрләргә “Идел” төркеме чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Шушы профессионаллар командасы һәм “Идел”не 30 елга якын җитәкләүче тынгы белмәс милләтпәрвәр, виртуоз гармунчы Мидхәт Әминов тырышлыгы белән Самараның татар эстрада ансамбле артистларын Россиядә генә түгел, бөтен дөнья буенча сибелеп яшәүче милләттәшләребез күрәчәк. “ТНВ” телеканалы ярдәмендә безнең губерна талантлы үзешчәннәре белән танылачак.

- Гомерем буе милләтем, туган телем, туган җирем дип җан атып яшәдем һәм соңгы сулышыма кадәр шулай яшәячәкмен дә. Безнең канат астында тәрбияләнгән яшь буын да халкы өчен янып яшәр, дип ышанасы килә. Бөтен Җир шарына таралып яшәүче милләттәшләребез белән аралашып, дуслашып, элемтәләшеп яшәсәк кенә, телебезне, мәдәниятебезне, тәңгәллегебезне саклый алырбыз, дип уйлыйм. Шуңа күрә, хәлемнән, көчемнән килгәндә, яшьләргә үсәргә, яңа үрләр яуларга ярдәм итәргә тырышачакмын, — ди дулкынланып Мидхәт Шакирович.

Тапшыруның эфирда чыгу вакыты әлегә билгеле түгел. Бу турыда өстәмә хәбәр итәрбез.

po0dZ9gCxxAjr8xgP8n2p5b7alothx-KYbm21Xsj8W2_HgmdNZUhcyI3opPbs2yxYGbL2o41fg4ujyD9iJJZAyqM

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 877

Комментирование запрещено