Һәр йортта һәм һәр гаиләдә ата-баба рухы яши…

hjhnobv9b-1gCCFggDw1THle5SeXk0ZtOo78_lCnKAx1F0PgUhYCR0c6kiVsoYNNRYr9fGNbedU3V-0KbkPbxlFN12 — 14 сентябрьдә Самара өлкәсендә Халыклар дуслыгы көне билгеләп үтелә

Бу төбәгебездә яшәүче төрле халыклар мәдәниятләренең, гореф-гадәтләренең күптөрлелеген һәм байлыгын билгеләп үтүче үзенчәлекле көн. Бәйрәм милләтара мөнәсәбәтләрне һәм бердәмлекне ныгыту, шулай ук этномәдәни мирасны саклау максатыннан оештырыла. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан өлкәбезнең һәр районында, авыл-шәһәрендә төрле мәдәни чаралар уздырыла.

Безнең губерна 150дән артык милләт вәкилләре арасында хөрмәт һәм үзара аңлашу саклануы белән дан тота. Төбәкнең күпмилләтле халкы — гомуми тарихның аерылгысыз өлеше.

12 сентябрьдә Самара шәһәренең Никахлашу сарае мәйданчыгында оештырылган Милли туйлар фестивале Халыклар дуслыгы көненең үзәк чарасы булып санала. Менә инде ун елдан артык ул бер урында төрле мәдәниятләрнең гаҗәеп гореф-гадәтләрен җыя. Бу көнне этномәдәни туй традицияләре элементлары кертелгән никахлашу һәм Самара өлкәсендә 40 – 60 ел бергә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап яшәүче рус, татар, башкорт, мордва, чуаш, казах һәм башка милләт парларын хөрмәтләү тантаналары уза.

Татар халкының борынгы гореф-гадәтләргә бай мәдәниятен 40 елга якын бергә гомер итүче, шушы күркәм йолаларны саклаучы Али һәм Мәрьям Әсәновлар тәкъдим иттеләр. Бу нык һәм тату гаиләгә 1985 елда нигез салынган. Яшь фельдшер Мәрьям һәм оста гармунчы Али 1980 елның язында танышалар. Шуннан бирле алар гел бергә.

Бүгенге көндә милләттәшләребез өч балалары, килен-кияүләре һәм оныклары өчен яраткан әти-әни, кадерле әби-бабай булып яшиләр.

Әсәновлар — Самара татарлары арасында танылган артистлар да. Али һәм Мәрьям ун елдан артык “Ялкынлы яшьлек” җыр-бию һәм шигърият ансамблендә җырлыйлар.

- «Ялкынлы яшьлек» — безнең өчен икенче гаилә ул. Татар телен, мәдәниятен, әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап, халыкка, киләчәк буыннарга җиткерү ансамблебезнең максаты булып тора. Шуңа күрә һәр программага театраль тамаша да кертеп, борынгы уен-йолаларыбызны, халык җырларын, такмакларны, милли фольклорыбызны тамашачыга җиткерергә тырышабыз, — диләр Әсәновлар.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 34 нче санында укый аласыз.

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 545

Комментирование запрещено