Розалия Хәмит кызы Якупова – хатын-кызларның матурлыгын ассызыклый торган осталарның берсе. Ул шәһәребезнең “Curly hair” (Көдрә чәчләр) салонында чәчтарашчы булып эшли. Өстәвенә, әле кашлар, макияж да, прическалар да ясый.
Матур күңелле, күркәм холыклы татар кызы, дияр идем мин аның турында. Ул үзе дә: “Кешеләргә нәрсәдер бирер өчен, иң беренче чиратта, үзең рухи яктан бай булырга тиешсең”, — ди.
Розалия хәйриячелек белән дә шөгыльләнә бит әле. Самараның “Ровесник” дип аталган балалар йортына йөреп, анда тәрбияләнүчеләрнең һәм үзе эшләгән салонда Даун синдромы булган малайлар, кызларның чәчләрен бушлай кисә.
- Розалия, нигә нәкъ менә чәчтарашчы булырга теләдең икән? Матурлык өлкәсендәге эшең нәрсәдән башланып китте? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.
- Бу иҗади хезмәт бит. Ә мин – иҗади шәхес. Сәнгать мәктәбендә рәсем ясау сабакларын үзләштердем. Самараның дизайн һәм сервис технологияләре көллиятендә (колледж) дизайнерга укыдым, аннары Санкт-Петербург университетында реклама белгечлеген үзләштердем.
Берничә ел дизайнер булып эшләдем. Әмма тора-бара офис эше җаныма ятмаганлыгын аңладым. Күңелем буш, миңа нәрсәдер җитми сыман тоела иде.
Кул белән эшләргә яратам мин. Шуннан уйладым, уйладым да үземне матурлык өлкәсендә сынап карарга булдым. Махсус курслар узып, кашлар, макияж ясый башладым.
Халыкта «кулдан килә» дигән төшенчә бар бит. Туташ-ханымнарны бизәндерү кулыма ятып торган эш булып чыкты. Тора-бара даими клиентларым барлыкка килде. Аннары хатын-кызларда тулы образ тудыру теләгемне чынга ашыру йөзеннән прическалар да ясый башладым.Шатлыкка, монысы да кулымнан килде. Алай гына да түгел, чәчләр белән эшләү миңа шулкадәр ошады ки, инде прическа ясау белән генә чикләнергә теләмәдем. Һәм, махсус курсларда белем алып, чәчтарашчы серләрен үзләштердем. Шулай ук кашлар, макияж, прическалар ясауны да дәвам итәм.
— Матурлык өлкәсендә эшләүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Иң беренче чиратта, кешенең эчке дөньясын, аның рухи байлыгын, матурлыгын күрә белергә кирәк…
Мәкаләне тулысынча газетабыз битләрендә укый аласыз.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 499


