Мәчет иманлы бәндәләр белән тулы булсын!

gciAUu0EsxTnmlkx6PTqhgJX_Ad6xGEZKRR4AiAQQNEr9Aw7KE1QOhafdOp3nhCIHT1AfEYWjIfv_Y-Yp0UH5fnH20 сентябрьдә Новокуйбышевск шәһәре мәчете 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

Әлеге мәчет нигезенә беренче таш 2002 елның 22 июлендә салына. Әмма шәхси иганәләр хисабына гына салынган гыйбадәтханә төзелеше өч елга сузыла. Бу изге эшне шәһәрнең мөселман дини оешмасы рәисе Әхмәткәрим Минекаев җитәкли һәм 2020 елга кадәр мәчетнең имамы булып тора.

Аның вафатыннан соң Аллаһы йортына “Әхмәткәрим Минекаев” исеме бирелү турында истәлекле такта эленә, һәм менә инде 5 ел дәвамында Марат хәзрәт Минекаев әтисенең фидакарь хезмәтен дәвам итә.

Юбилейның мәчет янында үткән тантаналы өлеше татар телендә генә алып барылды. Чарага җыелган кунакларны, мәхәллә халкын имам Марат Минекаев һәм бәйрәмнең мәртәбәле кунагы – Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин котлаганнан соң гыйбадәтханә төзелешен башлап йөргән һәм бу изге эштә катнашкан кешеләрне искә алдылар. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә дә мәчетне күз угында тотып, аңа һәрдаим ярдәм итеп торучы татар ир-егетләре бар икән. Аларга һәм гыйбадәтханә тормышында катнашучы башка актив кешеләргә истәлекле бүләкләр һәм мактаунамәләр тапшырылды.
Тантаналы өлеш мәчет тирәсенә савыр (туя) агачлары утырту белән тәмамланды.

Бергәләп бәйрәм намазын укыганнан соң чараның икенче бүлеге кафеда дәвам итте. Мәҗлестә Новокуйбышевск шәһәр округы башлыгы Алексей Александрович Коробков һәм шәһәр округы Думасы рәисе Сергей Николаевич Лукин да катнаштылар. Алар, җирле мөселманнарны мәчет юбилее белән тәбрикләп, алга таба да бердәмлектә, татулыкта, теләктәшлектә яшәргә насыйп булсын, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Моннан 20 ел элек Новокуйбышевскида кимендә 5 мең мөселман гомер иткән. Мәчеткә утызлап бабай даими йөргән. Бүгенге көндә биредә 3000ләп татар яши. Гыйбадәтханәгә башлыча яшьләр йөри.

Шушы ике дистә ел эчендә шәһәрдәге бердәнбер Аллаһы йорты мөселманнар өчен Раббыбызга гыйбадәт кылу урынына гына түгел, ә рухи-әхлакый үзәккә дә әверелгән. Татарларның саны кимүенә карамастан, гыйбадәтханә эшли, аны карап-кайгыртып торучылар бар, Аллаһыга шөкер. Алга таба вазгыять уңай якка гына үзгәрер, дип өметләнеп калабыз. Мәчет күрке — халык, шуңа күрә ул иманлы бәндәләр белән тулы булсын иде!

gciAUu0EsxTnmlkx6PTqhgJX_Ad6xGEZKRR4AiAQQNEr9Aw7KE1QOhafdOp3nhCIHT1AfEYWjIfv_Y-Yp0UH5fnH

Шамил ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 427

Комментирование запрещено