Яшьләргә татарча дискәтүкләр кирәк

12(291)Самарада татар яшьләре өчен бер көнне ике ял кичәсе оештырылды

Берсен, Дачная урамында урнашкан “МAD-бар”да үткәнен – берничә буын татар яшьләренә яхшы таныш булган Румил Шәрипов, икенчесен Лесная урамындагы “Сигнал” клубында Казан диджее Сөләйман (Динар Шәйдуллин) оештырганнар иде.

Без Румил белән инде күп еллар таныш. Заманында — туксанынчы еллар ахырында татар оешмалары уздырып килгән Нәүрүз, Сабан туе кебек халык бәйрәмнәренә иҗади номерлар куя идек.

Ул чакта без «Туган тел» оешмасының канаты булган «Яшь зыялы» яшьләр оешмасына йөрдек. Румил инде күптән туйлар, юбилейлар алып бару белән шөгыльләнә, мин дә аларда катнашам. Харизмалы, җитез һәм шат кү-ңелле егетне татар яшьләре әле дә бик яхшы беләдер.

Менә алтын көзнең ямьле кичендә татар яшьләре, сагынышып, көтеп алынган татарча дискәтүккә җыелыш-тылар. “Міхх” кавер-дуэты составында Алсу Хәйдаршина да бар иде. Ләкин, татарча кичә башлыча рус җыр-лары астында барды. Хәзерге заман тенденциясе инде бу. Яшьләр өйдә дә туган телендә сөйләшмиләр, ата-баба көйләрен дә сирәк тыңлыйлар. Ә без, заманында татар оешмалары оештырган төрле чараларда актив катнашкан яшьләр, Сабантуйларынамы, татар концертларынамы, дини темаларга багышланган чараларгамы йөргән кешеләр, инде олыгаеп баруыбызга карамастан, әле дә араларыбызны өзмибез, шатланышып күрешәбез, яңалыкларны белешәбез, нинди дә булса уртак эшләрдән дә баш тартмыйбыз.

Әйе, Румил Шәрипов дискотекасының форматы хәзер башка, милли чара өчен гадәти түгел. Киләчәк дискотекаларда татарлык күбрәк булсын иде, игътибарыгызны шуңа юнәлтергә теләр идем. Мәсәлән, татар кичәсенә килүчеләр өчен дресс-код кертергә була. Әлбәттә, теләсә нәрсә киеп килергә мөмкин, ләкин киемдә милли элемент булса, бигрәк тә матур булыр иде. Хәзер, мәсәлән, “Годунов” сериалын караган рус яшьләре кокошник кия башладылар, шуның белән үз милләтенә, тарихына хөрмәт күрсәтәләр. Ә без татар чарасына борынгы әбиләребез кигән озын күлмәк, калфак, милли бизәнү әйберләре киеп килсәк, үз мил-ләтебезне зурлар идек.

Шәһәр яшьләренең икенче яртысы Казан диджее Сөләйман уздырган чарада ял итте. Ул егерме еллар элек һәр радио һәм телевизордан яңгыраган татар көйләрен куя. Нәкъ менә безнең кебек 30 яшьтән узган милләттәшләребез өчен инде бу. Күптән түгел Дубайда да кичә уздырган, газоннарда типтереп биегәннәр! Салават Зәкиевич үзе аның белән бер сәхнәдә коллаборация оештырган, дип сөйләделәр. 

Шимбәдән соң Самара татарлары социаль челтәрләрдә видеолар аша үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Аннан аңлашылганча, җылы октябрь кичендә татар көйләренә биегән татарлар бик тә ка-нәгать калганнар. 

Хәер, бу ике кичәдә катнашучыларның фикерләре төрле булгандыр, кемгәдер бина ошап бетмәгәндер, кемнедер формат канәгатьләндермәгәндер, кемдер ике дискотеканың бер көнне булуына, икенчесенә эләгә алмавына зарлангандыр. Ләкин сагынышып килгән яшьләр, бернигә дә карамастан, рәхәтләнеп аралаштылар, күңел ачтылар, конкурсларда катнаштылар, аеруча егетләргә арм-рестлинг ярышлары ошады. Кыскасы, беразга булса да тормыш ыгы-зыгысыннан читләшеп тордылар. 

Беләм, 25 октябрьдә Самарада тагын бер татар кичәсе узачак, әмма оештыручысы башка. Шулай булгач, татар тормышы кайный, төрледән-төрле зәвыкка бай һәм бу сөендерә. Законлы ял көнендә татар яшьләре җанлы аралашуга хаклы. Мондый формат безгә нәрсә бирә, дип уйладыгызмы? Ник яшьләр үз милләтендәге парын таба алмый аптырыйлар? Бәлки шундый чаралар җитмидер? Румилгә афәрин! Русча булса да, татар акценты белән кичәләр оештыра тора. Анда күпме пар танышып, гаилә корды. Безнең шәһәрдә татар рухын киләсе буыннарга тапшырырлык оештыручылар да, артистлар да, төрле чаралар да бар. 

Ноябрьдә дә шундый кичә көтелә, вакытын һәм урынын социаль челтәрләр аша карап белергә мөмкин булачак. Белдерүләрне күзәтеп барыгыз, килегез, аралашыгыз. Тере аралашу бик мөһим, күңел җылысын телефон яисә компьютер экраны аша гына тапшыру мөмкин түгел. Шау-шулы сөйләшүләр, мимика, үзенчәлекле атмосфера, аура кирәк. 

Әйдәгез, дуслар, ешрак очрашыйк! Мәрхүм Фәрхәд һәм Альбина Мәхмүтовлар уздырган татар кичәләрен дәвам итик — Сабантуй, Нәүрүз, Шигърият кичәләре, табигатькә чыгулар, үзешчән концертлар, танышу кичәләре һәм башкалар тынмасын.

12(291)news_49041

Залия ДИНМӘХӘММӘТОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 542

Комментирование запрещено