Рәхмәт сүзе — шәфкатьлелек үзәгенә

dMlxfp3rxKBeVv7qa9POsNrq9dMSUaV_ig7RSKBQ0zDd9N9K6KQpT8DjkZQlxf4RVXepUPVejbOU_CWsgIj2XYd5

Пенсионер әби-апаларыбыз арасында ялгыз яшәүчеләр күп, аларга аралашу җитми. Ялгыз булмасаң да, чирләр белән борчылырга туры килә, даими ярдәм кирәк. Олыгаеп барганда сәламәтлек бик мактанырлык булмый шул: я куллар, я буыннар сызлый. Менә шушы вакытта шәфкатьлелек үзәге турында уйлана башлыйбыз инде. Иске Ярмәктә андый үзәк бар. Олы апа-әбиләргә барып, рәхәтләнеп ял итеп, дәваланып кайту – бик кирәкле эш.

Аяклар йөреп торганда, кызлар кадерләп: «килегез», — дип торганда, үзәккә барырга карар кылдык. Әйтелгән сәгатьтә шоферыбыз мәчет янында көтеп тора иде. Безнең Җәгфәр — бик мәрхәмәтле кеше. Чиста һәм җылы автобуста матур җырлар тыңлап барабыз, кайтырга чыккач, кирәкле урыннарыбызга кереп чыгарга мөмкинлек бирелә. 

Үзәктә безне кызлар көтеп торалар. Ишектән керүгә елмаеп  Гөлисә, Гөлия каршы алалар. Төрле дәвалану процедуралары үтәбез, ә Гөлия — анда аппаратларның хуҗасы. 

Дәвәланып кына калмыйбыз, рухи ризык та алабыз. Чараларны Гөлисә оештыра. Шагыйрәбез — Гөлсинур апабыз хөрмәтенә кичә үтте: шигырьләр, җырлар белән күңел ачтык. 

Әй, әйтергә онытып торам, ла. Ишектән керү белән без килүгә хуш  исләр чыккан була. Пешекчебез — үзебезнең авылыбызның килене Рәшидә нинди генә тәмле ризыклар белән сыйламый… Алай гынамы соң әле: тәрәз төбендәге шау чәчәкләр дә Рәшидәнең уңганлыгын күрсәтәләр. Кызлар барысы да үз урыннарында — белгечләр.

Шушы йорттка килеп керсәң, якты йөз, тәмле тел белән каршылыйлар. Килгән саен киләсе килә. Бөтен яклап килгәннәр!

Кызлар, егетләр! Эшегездә зур унышлар теләп калабыз. Исән-сау булыгыз, бәрәкәтле көннәр, хәерле озын гомер телибез. Шәфкәтьлелек үзәге шулай безнең ише апа-әбиләрне куандырып, озак-озак еллар эшләп торсын.

dMlxfp3rxKBeVv7qa9POsNrq9dMSUaV_ig7RSKBQ0zDd9N9K6KQpT8DjkZQlxf4RVXepUPVejbOU_CWsgIj2XYd5xz7fTWgTEAW4ews_VRIEX5b-WUmO3PwBARNGOHnm419zRJfci-F6LSOcfn8rNmkyEVNe2Xs23txU3PRQ2LuwjojO

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 500

Комментирование запрещено