15 — 17 октябрьдә Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды
Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чираттагы форумда Россиянең 20 төбәгеннән газета мөхәррирләре, телевидение, радио журналистлары, блогерлар катнашты. Делегатлар өчен, һәр елдагыча, бик кызыклы, тирән эчтәлекле программа әзерләнгән иде.
Беренче көнне чарада катнашучылар өчен “Шаян ТВ”да, “Болгар” радиосында һәм Татмедиа агетлыгында телевидение, радио, басма һәм электрон матбугат, блогинг юнәлешләрендә остаханәләр оештырылды.
Басма мабугат журналистларын “Татмедиа” генераль директоры Шамил Садыйков сәламләгәннән соң остаханәне “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров ачып җибәрде. Ул укучылар белән социаль челтәрләр аша элемтәләшү, газетаның аккаунтларын кызыклы итеп алып бару һәм инде язылучылар санын арттыру серләре белән уртаклашты. “Татмедиа”ның медиа директоры Алсу Исмәгыйлева журналистларны ясалма фәһемне (искусственный интеллект) редакция эшчәнлегендә куллану ысуллары белән таныштырды. Бүген, регионнарда татар журналистлары кискен җитмәгән көндә, бу бик актуаль тема булды.
Чара барышында катнашучылар шулай ук медиасферадагы заманча юнәлешләр, материалны визуаль яктан бизәү, аудитория белән нәтиҗәле элемтә булдыру турында фикер алыштылар.
Журналистлар очрашуның бик файдалы булуын, реаль тәҗрибәгә нигезләнгән киңәшләрне югары бәяләделәр.
Аннан соң форум программасы Галиәсгар Камал театрында дәвам итте. Яңа бина искиткеч! Бу матурлыкны үз күзләрең белән күрергә кирәк, чөнки сүз белән генә аңлатып булмас. Аны Казанның асылташы дип атыйлар. Бөтендөнья татар конгрессы безгә – регионнарда яшәүче татар журналистларына шушы сихри театрга сәяхәт бүләк итте.
15 октябрь кичендә сәхнәдә “Өйләнәм.tat” дип исемләнгән комедия күрсәтелде. “Кәкре каен” редакциясендә эшләүче журналистлар, төрле һөнәр ияләре, шәхесләр белән очрашып, әңгәмәләр язалар. Шушы күренешләр аша тормышның төрле проблемалары күтәрелә. Аннан соң әлеге газетаның ябылу алдында торуы, баш мөхәр-рирнең иганәчеләр эзләп интегүе, тираж кимүне ничек хәл итәргә, дип баш ватуы – форум делегатларының барысына да бик таныш иде, кызганычка.
Мәкаләне тулысынча газетабызның 39нчы санында укый аласыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 355


