Шенталы районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте
Әлеге күркәм чарада администрация башлыгы Ренат Хәлиуллин инициативасы буенча Денис авылы вәкилләре дә катнашты.
Мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре үз җирләрендә җитештерелгән, экологик яктан чиста булган продукция тәкъдим иттеләр, кунакларны самавырда кайнаган чәй һәм татар милли ризыклары белән сыйладылар.
“Чулпан” халык фольклор ансамбле чыгышы ярминкәне тагын да ямьләндереп, күңелләрне тагын да күтәреп җибәрде. Төркем җырчылары башкарган моңлы җырлар бөтен мәйданны яңгыратты. Ә ансамбльнең артисткалары, кунакчыл хуҗабикәләрдәй, кешеләрне хуш исле чәйләр белән сыйлап, аларның тәннәрен генә түгел, җаннарын да җылыттылар.
Чарада һәркем күңеленә ошаганын тапты: кемдер авыл тәмләшкәләрен авыз итте, кемдер халык көйләренә рәхәтләнеп биеде, ә кемдер, дусларын, танышларын очратып, хәбәрләр белән уртаклашты.
Ярминкәдә җирле җитештерүчеләр шулкадәр бай ассортиментлы продукция тәкъдим иттеләр, исләрең китәр! Ул җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр дисеңме, ит деликатеслары һәм сөт ризыклары дисеңме, хуш исле бал дисеңме – күгәрчен сөте генә юк иде анда!
Бу көнне биредә чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Кешеләр бер-берсенә карата ачык йөзле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булдылар. Күптәнге танышларын очратуга шатланып, бай һәм күңелле яр-минкәдән бик канәгать калып таралыштылар. Әйтергә кирәк, авыл уңганнары бәйрәме чын-чынлап район халкының бердәмлеге, татулыгы һәм хезмәттәшлеге символына әверелде.

Рагидя БАДЫКОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 516


