Үрнәк булган остазымны искә алып
Кеше китә, эзе кала… Әйе, югары үрләр яулап, зур казанышларга ирешеп, лаеклы тормыш юлын үткән шәхесләр үзләре артыннан якты эз калдыралар. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәгән Җиһан Шакир кызы Исхакова — нәкъ шундый искиткеч, зур хәрефтән язарлык Кешеләрнең берсе.
1905 елда Богырыслан районының Яңа Усман авылында туган милләттәшебез, 16 яшендә япа-ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә.
1922 – 1924 елларда ул Мәскәүдә И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәтчәннәренең коммунистик университетында курслар тәмамлый. Аннан соң ике ел Төньяк Кавказ краендагы партия крайкомында хатын-кызлар оешмалары белән эш итә.
1926 елда Җиһан Исхакова партия сафларына керә һәм Камышлы райкомында эшли башлый. Читтән торып педагогика училищесын тәмамлый ул һәм Иске Мәчәләй авылында башлангыч сыйныфларны укыта, сугыш елларында мәктәп директоры була.
Күпсанлы Мактаунамәләр һәм медальләр белән бүләкләнгән Җиһан Шакир кызы 1960 елда лаеклы ялга чыга.
Милләттәшебез 1997 елда вафат булды.
Җиһан апа сирәк кенә безгә килгәләп йөрде, һәм алар минем әни белән сөйләшеп, киңәшеп утыралар иде. Ә мин: “Кара инде, әнием нинди кеше белән дус!” — дип горурлана идем.
Җиһан ханым бик яхшы укытучы, күркәм холыклы, миһербанлы, ярдәмчел кеше иде.
Мәкаләне тулысынча 4 октябрь санында укый аласыз.
Сәгыйдә СУБЕЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 443


