27 сентябрьдә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә “Татарстан Республикасы халыкларының мәдәни-цивилизацион һәм рухый бердәмлеге” дип аталган Х Халыкара гуманитар форум узды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Аксакаллар шурасы һәм ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәният институты тарафыннан оештырылды. Чара “Татарстан – этникара һәм рухи татулык территориясе” республика программасы эгидасы астында үткәрелде.
Халыкара гуманитар академиясе президенты, Татарстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе әгъзасы, академик Энгель Ризак улы Таһиров һәм Фәләстин Дәүләте (Палестина) вәкиле, юридик фәннәр докторы, Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе академигы Бассам Фәтхи Әл-Балауи форумның мәртәбәле кунаклары иде.
Чакыру буенча чарада Шенталы районының Денис авылы Мәдәният йорты вәкилләре һәм Тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә катнаштылар. Музей эшчеләрен анда барырга Шенталы районының “Нур” татар мәдәни-агарту җәмгыяте әгъзасы Минсәгыйть Вәлиуллин илһамландырды.
Форумны тантаналы рәвештә Энгель Таһиров ачып җибәрде һәм аннан сүзне Бассам Фәтхи Әл-Балауига бирде.
Республиканың 19 районыннан килгән кешеләр биредә бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Кунаклар игътибарына Бөек Ватан сугышына һәм Фәләстин халкының фаҗигале язмышына багышланган күргәзмә, шәҗәрәләр, татар хатын-кызларының борынгы күкрәк бизәкләре, баш киемнәре экс-позицияләре тәкъдим ителде. Шәҗәрә төзү һәм хаситә дип аталган күкрәк бизәген ясау буенча түгәрәк өстәлләр уздырылды.
Мәкаләне тулысынча газетабыз битләрендә укыгыз.
Рагидя БАДЫКОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 423


