Разия Добровольская — Бөтенроссия конкурсында җиңүче
Күптән түгел Волгоградта «Иң яхшы трамвай йөртүче-2025» XX Бөтенроссия конкурсы тәмамланды. Самара Трамвай-троллейбус идарәсенең шәһәр трамвай депосы хезмәткәре Разия Добровольская, «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче» номинациясендә җиңеп, гомуми зачетта лидерлар унлыгына керде.
Конкурста илнең 34 шәһәреннән барлыгы 44 кеше катнашты. Шулар арасында ир-атлар санының да шактый икәнлеген искәртеп үтәсе килә. Рульдәге хатын-кыз граната тоткан маймылга тиң, дияргә яратсалар да, асыл затларыбыз, теләсә нинди транспорт чарасын үзенә буйсындырып, аның белән менә дигән идарә итә алалар. Һәм милләттәшебез Разия — моңа бик яхшы мисал.
– Трамвай йөртүче һөнәрен бер уйламаганда сайладым, — дип уртаклашты кыз. – Шулай, трамвайда уйланып барганда, Трамвай-троллейбус идарәсенә эшкә чакыру турында белдерү ишеттем. Бәлки, миңа да өйрәнеп караргадыр, дип уйладым. Гәрчә элек моны күбрәк ирләр хезмәте дип санасам да.
Укулар узды һәм 2018 елдан бирле трамвай йөртүче булып эшлим. Төрле маршрутларда йөрим. Әмма иң яратканым – 3нче маршрут, чөнки ул бөтен Самара аша уза, шәһәрнең барлык районнарын диярлек үз эченә ала, аларның матурлыгын күрсәтә.
Әңгәмәдәшем үз эшенә бөтен җаны-тәне белән бирелгән. Төрле һөнәри бәйгеләрдә катнаша һәм башлыча җиңүчеләр арасына эләгә.
Төбәктә 2013 елдан башлап, Самара өлкәсенең Хезмәт, мәшгульлек һәм миграция сәясәте министрлыгы тарафыннан 10 юнәлеш буенча «Ел профессионалы» хезмәт конкурслары үткәрелә. Разия Добровольская да әлеге бәйгедә даими катнашып килә. Шулай, милләттәшебез 2023 елда Самараның «Иң яхшы трамвай йөртүче» номинациясендә җиңү яулый.
Мәкаләне газетаның 39нчы санында укыгыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 451


