Сокланырлык гомер үткән ул

UQfiOUnp8VVHgJ3kda7kqD215mn22gGG8o_MCPE3G2Y381DFL63AXBJlFAQSV-Na6aV8N8XumeXfRQD0icKiX7iD14 августта Самара өлкә мөфтияте каршындагы Ветераннар шурасының рәисе, Самара өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Таһир Гобәйдулла улы Мамышев вафат булды. Аңа 97 яшь иде.

Таһир ага — тирә-юньдәгеләр сокланырлык гомер юлы узган кеше. Кайнар йөрәкле милләтпәрвәр, динпәрвәр, ватанпәрвәр Таһир бабай соңгы сулышына кадәр актив эшчәнлек алып барды. Җиңү көннәрендә ветераннар очрашуларын оештыра иде. Инвалидларга, интернатларга, балалар йортларына ярдәм итүне күздән ычкындырмады. Хәзрәтләр белән бергә солдатлар присяга кабул иткән тантаналарда катнашырга да өлгерә иде. Хәрби частьларда мөселман солдатлары, «Яктылык» мәктәбендә укучылар белән очрашуларга йөрде. Татар авылларында йөреп, мәдрәсәдә укыр өчен шәкертләр сайлаудан да читтә калмады. Самарадагы «Ватанны яклаучыларны мәңгеләштерү» төркеменең әгъзасы буларак, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә күп көч куйды. Самараның Җәмигъ мәчетендә ул дәрәҗәле кешеләрнең берсе булды. Аның фикеренә олысы да, кечесе дә колак салалар иде, чөнки, офицер кеше буларак, Таһир Мамышев беркайчан да ашыгып карар кылмас, ә инде сүзенең төбендә хакыйкать, дөреслек, изге ният булыр иде.

Похвистнево районының Мәчәләй авылында туып-үскән Таһир абый Мамышев Камышлы педагогия училищесын тәмамлаганнан соң армиягә алына, аннан соң Харьков политехник институтын тәмамлый һәм майор-инженер званиесендә Кировоградның авиаремонт заводында әйдәп баручы цех мөдире булып эшли.

Таһир абый 30 ел буе, офицер буларак, гарнизоннан гарнизонга күчеп йөри, гомерен илне саклауга багышлый. Отставкага чыккач та, тик ятмый, тормыш иптәше Наилә апа белән бергәләп космос сәнәгатендә бик җаваплы эштә эшлиләр. Таһир абыйның казанышларын дәлилләп, күкрәген унлап орден-медаль бизи иде.

Лаеклы ялга чыккач, милләттәшебез мәчеткә йөри башлый. Ул, Самара Җәмигъ мәчете ветераннары Советы рәисе буларак, мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашулар үткәрә, мәчеткә экскурсияләр оештыра. Ә 1997 елда Таһир абыебызга хаҗ гамәлен кылырга насыйп була. Олы яшенә карамастан, гарәп хәрефләре белән язылган Коръән-Кәримне укырга өйрәнә. 1996 — 1997 елларда тагын парта артына утыра һәм, “Яктылык”ның якшәмбе мәктәбендә укып, дин гыйлемен үзләштерә. Ул бик оста итеп Коръән сүрәләре укый, вәгазьләр сөйли иде.

Кызганычка, гомер һәрберебезгә чикләп бирелә. Нинди генә даһи һәм күренекле кеше булсаң да, бакыйлыкка күчүдән котылып булмый. Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыныгыз оҗмах түрендә булсын, Таһир бабай.

«Бердәмлек».

Просмотров: 705

Комментирование запрещено