Почтальон эше авыл кешесе өчен бик тә мөһим ул. Хатлар, газета-журналлар, пенсия тарату — һәммәсе дә почта аларның кулы аша уза.
Почта хезмәткәрләре кышкы салкыннарда да, җәйге кызуларда да, көзге һәм язгы яңгырлы көннәрдә дә гел юлда. Авыр сумкаларын күтәреп өйдән-өйгә йөриләр, әле генә табадан төшкән газета-журналларны өләшәләр. Аларның үз хезмәтләрен яратуы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә без район тормышы, ил-көн яңалыклары белән танышып торабыз, рухи азык туплыйбыз. Почтальон эше моның белән генә чикләнми: пенсияләрне дә алар тарата, коммуналь түлүләрне алар үткәрәләр, өйдән чыга алмаган картларга шикәрен-чәен дә китереп бирәләр…
Читать полностью →