Востоклылар алга бара!

QpG8-BE4M_MТөрле авырлыклар кичерергә туры килсә дә, Иске Мәчәләйдә Ринат Искәндәров җитәкчелегендәге “Восток” авыл хуҗалыгы оешмасының кырлардагы эшләре алга бара. Монда, әлбәттә инде, Ринат әфәнденең дә роле зурдан. Ул, оста җитәкче буларак, хезмәткәрләренең эшенә дөрес юнәлеш бирә, чәчү уңышлы булсын өчен, кирәкле чараларны алдан күрә белә. Гомумән, Ринат әфәнде Искәндәров Иске Мәчәләй һәм аның кешеләре өчен бихисап игелекле гамәлләр кылып яши. Без, авыл халкы, аңа барысы өчен дә бик рәхмәтлебез. Читать полностью

Мәктәп белән хушлашу — олы тормыш юлына аяк басу

QnsEQnEIJKg25 майда чыгарылыш сыйныфлар өчен тантаналы линейкалар узды

Менә тагын бер уку елы тәмамлануны игълан итеп, илебез мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырый. Бу — күптән түгел генә чыр-чу килеп, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән, ә бүген инде “олыгаеп”, җитдиләнеп, үсеп киткән “беренчеләр” өчен дә, инде олы юлга чыгарга җыенган “унберенчеләр” өчен дә мөһим көн. Читать полностью

Без — татарлар

adBv2XqQBkAТатар халкы тарихында
Булган шаукымлы еллар.
Тукай да бит безне мактап,
Бүләк иткән күп җырлар. Читать полностью

Бу дөньяда изгелеккә ни җитә?!

gLvB4rXXSqwТуган ягы өчен җан атып яшәүчеләр күбрәк булсын иде

Интернет киңлекләрендә татар шагыйре Фатыйх Кәримнең шигырен бераз үзгәртеп язган:

Үзең турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була, — дигән шигъри юллар очрады. Шушы кыска гына юлларга нинди тирән мәгънә салынган! Чөнки иле, халкы турында уйлап, туган ягы өчен янып-көеп яшәгән кешеләрнең изге эшләрдән торган эзе, якты истәлеге рәх-мәтле якташлары күңелендә озак еллар буе саклана. Шуңа күрә аның гомере озын була. Читать полностью

«Бәхетле мөнәсәбәтләрнең нигезендә сабырлык ята»

R5EpZmd3k8815 майда Халыкара гаилә көне билгеләнеп үтте

Илшат белән Юлия Заләтдиновлар – үрнәккә куярлык күркәм татар гаиләләренең берсе. Икесе дә дин юлында, саф татар телендә сөйләшәләр, ике малай, ике кыз үстерәләр, ачык йөзле, әдәпле, тәрбияле кешеләр. Читать полностью

Лаеклы авылдашларыбызны онытмыйк

wQH9rArxpOcҖиңү китергән май аенда, гадәттә, без батыр якташларыбызны искә алабыз

Менә мин дә сезгә бу язмамда милләттәшебез Мөгаллим Шакир улы Субеев турында сөйләргә булдым. Ул 1918 елның 20 февралендә Самара губернасының Подбельск өязе, Мәчәләй авылында Шакир Габбас улы Субеев гаиләсендә туган. 1932 елда имам гаиләсе репрессиягә дучар була, бөтен булган малларын тартып алып, бөтен гаилә әгъзаларын Себергә озаталар. Сугыштан соң гына аларны аклыйлар. Читать полностью

Кеше язмышлары төрле-төрле…

2fdbMxu6HzwСугыш афәтләрен кичергән, тормыш михнәтләрен күргән Мирза Булатов

Җир йөзендәге һәр кешенең үз язмышы, үз тормышы… Берәүләр бәхетле гомер кичерсә, икенчеләрнең юлларында төрле сынаулар, кыенлыклар күп очрый. Менә Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, әсирлек газапларын кичергән, батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнгән Мирза абзый Булатовның да язмышы җиңелләрдән булмый. Читать полностью

Сугыш үткән юлларда

HIqczDURzOMНигә килдең, фашист, илемә?
Нигә килдең басып җиремә?
Хәтер юлын, әйдә, синнән башлыйк,
41нең матур иртәсе.
Беркем белми сиңа шушы көндә
Шомлы хәбәр килеп җитәсен. Читать полностью

Яшәгез әле, ветераннар!

TV4nYxmafyI7 май көнне Самараның «Яктылык» мәктәбендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды. «Йолдыз» бию ансамбле артистлары һәм 1 — 4 сыйныф укучылары, укытучылары белән берлектә, кунакларга бик матур, эчтәлекле программа бүләк иттеләр. Читать полностью

Авырлыклар бер дә куркытмаган аны!

avtO0n3d5jsКөчле рухлы кешенең үрнәк булырлык тормыш юлы

Бөек Җиңү көне уңаеннан укучыларыбызны өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең күптәнге активисткасы, Самараның “Заря” мәдәният йортында озак еллар “Юлдаш” клубы җитәкчесе булган Сәрия ханым Мәннанованың әтисе — Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Заһидулла улы Сөнгатул¬линның тормыш юлы белән таныштырып үтәсебез килә. Читать полностью

«Бу — татар, ул сынатмаячак»

fKCqBsuOnX4Геройларның исемнәре онытылмас!

Советлар Союзы халыклары өчен Бөек Ватан сугышы гаять авыр сынау була. Һәм алар, фронтта да, тылда да тиңдәшсез батырлыклар, фидакарьлек күрсәтеп, зур югалтулар кичереп, дошманга каршы торалар һәм бөтен дөньяга Җиңү көнен бүләк итәләр. Читать полностью

«Туган тел” бәйрәменә чакырабыз! 

FJz4tDNHw9o31 майда көндезге сәгать 3тә “Металлург” Мәдәният йортында Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыятенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Читать полностью

Якташларыбыз истәлеген саклау – безнең уртак бурыч

bf6-QoJX9GYКвартал саен басылып килүче “Самар татарлары” журналының махсус тематик чыгарылышлар сериясен әзерләү буенча эш төркеменең утырышы узды. Читать полностью