6 февральдә «Сәлам» газетасы хәбәрчесе, өч тарихи китап авторы, шагыйрь Фәрит Хәмит улы ШИРИЯЗДАНОВ 75нче туган көнен каршы ала Читать полностью
Ә йөрәге һаман яшь, күңелендә көлә яз!
2 февральдә Разия Гомәр кызы Букинага 80 яшь тулды
Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, Россия фәннәр академиясенең «Ревнителю просвещения», Бөтенроссия китапханәләр конгрессының «За преданность профессии» медальләренә һәм күпсанлы Мактаунамәләргә ия булган милләттәшебез 30 елдан артык гомерен губерна башкаласы китапханәләрендә хезмәт итүгә багышлаган. Шуның 27 елын Разия ханым өлкә яшүсмерләр китапханәсе мөдире булып эшләгән. Юбилярыбыз — моңа кадәр өлкәдә булмаган яшүсмерләр китапханәсенә нигез салып, аны халыкка таныткан, яшь укучылар арасында популяр итә алган талантлы шәхес. Читать полностью
«Туган тел» һаман да сафта
Өлкә татарлары хатирәләре белән уртаклаштылар
21 гыйнварда Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте ветераннары җыелдылар. Очрашу кичәсе оештыру инициативасы белән туган як тарихы белгече һәм журналист Шамил Галимов чыккан иде. Оештыру эшләрен һәм әзерлек мәшәкатьләрен дә ул үз өстенә алды. Читать полностью
Һөнәрем өчен әниемә рәхмәт
Филология фәне белән кызыксынучылар саны кими бара
25 гыйнварда Халыкара студентлар көнен билгеләп үтәбез. Кем белән генә сөйләшсәң дә, беравыздан: “Студент еллары – иң күңелле, иң бәхетле чаклар иде”, — дип елмаялар. Гомумән алганда, бәлки, шулайдыр да. Әмма, студент — балачак этабын тәмамлап, олы юлга аяк басу, киләчәктә уңышлы шәхес булып алга атлау өчен сайлаган һөнәренең нечкәлекләрен өйрәнүче кеше, минемчә. Шуңа студент еллары бик җаваплы да бит әле. Читать полностью
Шкафыгызда урын алып тормасын
“ЭкоСтройРесурс” каты чүп калдыкларын эшкәртү операторы киеп туйган, яисә ярамый башлаган киемнәрегезгә икенче гомер бүләк итә ала. Читать полностью
Пусть сериал не станет руководством к действию…
Он должен стать своеобразной прививкой…
Пожалуй, в России (и не только) не осталось ни одного человека, кто если не смотрел, то хотя бы не слышал о сериале «Слово пацана. Кровь на асфальте». Фильм о «брошенных всеми детях» на рубеже 1980 – 1990-х гг. стал хитом.
Давайте разберемся, почему же сериал «Слова пацана» нашел такой живой отклик у российского зрителя? Нужны ли такие фильмы? Запрещать ли его к просмотру подросткам? Как решить проблему подростковой преступности? Читать полностью
Ерактан яхшырак күренә
Татар телен һәм мәдәниятен саклап калуны колачлаган милли хәрәкәте башы
35 ел элек, 1989 елның 21 гыйнварында, Куйбышев шәһәрендәге Яшьләр йортында, яңа тарихта беренче мәртәбә татар җәмәгатьчелеге җыелышы уздырылып, “Туган тел” милли-мәдәни оешмасына нигез салынды. Залда ике йөзләп татар активистлары җыелган иде.
Читать полностью
Халык аларны таныды
12 гыйнварда «Халык тануы» акциясен йомгаклау тантанасы узды
Узган атна ахырында губерна күләмендә 16нчы тапкыр үткәрелгән «Халык тануы» өлкә иҗтимагый акциясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. 2023 елда узган бәйгедә катнашкан 757 гариза арасыннан 6 номинациягә 60 катнашучы гына сайлап алынган. Читать полностью
Тамырлары Алтын Урда чорына тоташкан
Пугачев татарлары белән тарихыбыз бер
Нишләптер Саратов өлкәсендә татар газеталары басылмый. Ә шулай да, Пугачев шәһәрендә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасын даими алып торучылар бар. Бу инициатива өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горлановтан чыккан иде. Газеталарны редакция хезмәткәрләре, конвертка салып, почта аша җибәреп торалар. Кызганычка, башка өлкә газетасына күрше регионнар языла алмыйлар, шуңа күрә гади корреспонденция җибәргән кебек җибәреп торырга туры килә. Читать полностью
Аралашу үзәгендә тормыш кайный
Иске Балыклы авылының Социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшчәнлеге турында
Лаеклы ялга чыккач, пенсия яшендәге әби-апаларның вакыты күп кала. Кышын нишләп бетсеннәр алар өйдә? Олыгайган кешенең дә ялгыз яшисе, көнозын телевизорга йә тәрәзәгә карап утырасы килми, каядыр барасы, кем беләндер очрашып сөйләшәсе, аралашасы килә. Моның өчен социаль үзәкләр булуы бик тә урынлы, дип уйлыйм. Кышкы суык көнне миңа да Балыклы үзәге җитәкчесе белән сөйләшеп утырырга насыйп булды. Читать полностью
Они ушли шахидами / Алар шәһит булып киттеләр
В минувшую среду в Самарской Соборной мечети прошел меджлис в память о наших земляках-мусульманах, погибших в зоне специальной военной операции. Инициатором проведения мероприятия выступило Региональное духовное управление мусульман Самарской области. Читать полностью
Гаҗәеп чор кешесенең гаҗәеп язмышы
Бергә-бергә күңеллерәк
29 декабрьдә Кошки районы, Иске Фәйзулла авылы клубында Елховка районы, Мулла авылы Мәдәният йорты үзешчәннәре бик матур концерт белән чыгыш ясадылар. Читать полностью