Үткән елны йомгаклыйк

h5PbyKASjYM2023 ел Самара өлкәсе өчен уңышлы да, кунакчыл да, һәм, кызганычка, кайгылы да булды

Үткән ел башы Макеевкадагы фаҗига белән истә калды. Күбесе Самара өлкәсеннән махсус хәрби операциягә алынган, ләкин әле сугышка керергә дә өлгермәгән мобилизованныйлар урнаштырылган бина өстенә Яңа ел төнендә снаряд килеп төшә һәм күп кеше һәлак була. Исән калганнарын һәм яралыларны яңа аммуниция, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итү һәм психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хәл ителде. Кызганычка, араларында Елховка районының Мулла авылыннан сугышка алынган яшь кенә дин әһеле Ирек хәзрәт тә бар иде. Шушы көннәрдә күпсанлы якташларыбыз аның туган авылында үткәрелгән искә алу мәрәсимендә катнаштылар. Читать полностью

Иң мөһиме — котларга онытмагыз!

Oljg2S3TzvcШәһәрдә яшәүче танышларым Рәфыйк белән Җәүһәр Яңа ел бәйрәмен туган авылларында каршыларга яраталар. Яшь чак — дәртле чак.

Бу елны да шулай була, эштән кайтып, тиз-тиз генә җыеналар — сабыйларын киендерәләр, күчтәнәчләрен зур сумкага төйиләр дә тимер юл вокзалына бара торган автобуска кереп утыралар. Билгеле, кергәч тә каршыларында кондуктор хатын пәйда була. Гаилә башлыгы кесәсеннән вак акча чыгарып, кондукторга суза. Акча биргәндә, Рәфыйкның кулы кондуктор кулына тиеп китә. Шулчак көтелмәгән хәл була: кондуктор белән Рәфыйкның һушлары китеп, икесе дә гөрселдәп авалар. Читать полностью

Галиулла Габдерәшитов: «Калган гомеремне дә кызганмам»

qeGwusFPkxMСызран шәһәренең «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе, отставкадагы полковник ГАЛИУЛЛА ХАҖИ ГӘБДЕРӘШИТОВка 3 гыйнварда 90 яшь тулды

Самара өлкәсендә рәсми рәвештә теркәлгән 20ләп татар иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Шуларның берсен — 1990 елда оешкан “Туган тел” өлкә татар җәмгыятенең Сызран бүлеген 33 ел буе Галиулла Габдулла улы Гәбдерәшитов җитәкләп килә. Бүген без бу искиткеч шәхеснең иленә, диненә, милләтенә багышланган тормыш юлын барлыйбыз. Читать полностью

Вакыт томаннары каплап китә алмас…

_jiVLTXbcUUАльбина Мәхмүтованың вафатына бер ел тулды

Белмим инде ничек язарга да, чөнки андый төзәлгесез йөрәк яраларын, гадәттә, күңел сандыгына бикләп саклыйлар, һич тә булмаса, моңсу кичләрдә бик якын туганнарга сөйләп була… Читать полностью

Предновогодний выездной концерт / Әкияти тылсым мизгелләре

4ZB2uARIDiMБлагодаря инициативе коллектива Дома культуры села Денискино 30 декабря состоялось Новогоднее представление в селе Татарское Абдикеево.
Читать полностью

Борынгы йолалар сүрелә бара

e1a46654ebЯңа ел, Раштуа искечә Яңа ел – болар барысы да яңа ел башы инде. Безнең авылда, мәсәлән, искечә Яңа елны сугышка кадәр, сугыш һәм аннан соңгы елларда бик хөрмәт итәләр иде. Кызлар күп, барысы да диярлек атасыз. Ә тормыш дәвам итә, яшьләрнең күңел ачасы килә. Читать полностью

Яңа ел!

Y1FL2Ezo44gБезгә дигән горур яшел чыршы
Үскән гөрләп якын урманда,
Бик сагынып кайттык сине тагын,
Килерсең дип безгә кунакка.

Читать полностью

Сәләй Вәгыйзов шәкерте ул

SS-PjvjqcTU“Яктылык” мәктәбенең ветеран укытучысы Нурзидә Фәйзуллинага — 70 яшь!

“Тәрбия һәм белем бирүдә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре”, “Татарстанның атказанган укытучысы”, күп еллар Самараның “Яктылык” мәктәбендә ана теле һәм әдәбиятын укыткан ветеран мөгаллимә, хөрмәтле Нурзидә Фәйзуллина 29 декабрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә! Читать полностью

Торак базарында хәлләр ничек?

OPu30dCML1UЯңа елдан бәяләр кыйммәтләнәчәк, дип, ел ахырында һаман да нәрсәдер сатып алырга омтылу каныбызга сеңгән инде, ахры. Дөнья хәлен белеп булмый бит, бәясе тагын да күтәрелгәнче, фатир алып куючылар да юк түгел. Мондый очраклар, торак базарында ихтыяҗны арттырып, бәяләрнең үсүенә йогынты ясыймы икән?

Сорауларыбызны күчемсез милек өлкәсендә эшләүче шактый тәҗрибәле риелторлар, апалы-сеңелле Фирүзә Минәхмәтова һәм Гүзәл Рамазановага юнәлттек. Читать полностью

Басма матбугат кирәк шул әле

qJk3TJxnWUgЛәкин газеталарга интернет куркынычы барыбер яный

2023 елның 3 ноябрендә “Бердәмлек” газетасында Эльмира Сәйфуллинаның “Газеталар электрон форматка күчәрме?” дип аталган язмасын укыгач, минем дә газета аша үз фикерләрем белән уртаклашасым килде. Җае булмагач, әлегә кадәр бу эшем кичектерелеп килде. Шулай да, өлкәбезнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең кайсылары белән очрашып, кайсылары белән телефон аша сөйләшеп, уй-фикерләрен сорашып, материал туплый алдым. Бүген шушы проблема турында сөйләшәчәкбез.

Читать полностью

«Җаным җылый, без шулкадәр аз калганбыз»

JAH49wcXVfI14 декабрьдә Самараның «Художественный» кинотеатрында режиссер Алмаз Нургалиевның Алмаз Нургалиев «Җылак» фильмы тәкъдим ителде Читать полностью

Самара тамашачысына «Җылак» фильмы тәкъдим ителде

x-VxD_0YAPo14 декабрьдә “Художественный” кинотеатрында  “Җылак” фильмын махсус күрсәтү булды. Читать полностью

Өлкә татар автономиясе рәисе сайланды

8XFLRitZmTw1 декабрьдә Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең отчет-сайлау җыелышы узды. Татар җәмгыятьләре һәм мөселман оешмалары җитәкчеләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелышы Самараның Халыклар дуслыгы йортында чәй өстәле артында үтте. Читать полностью