31 августа в Молодежном центре «Волга» под Казанью завершился XXV фестиваль «Дни татарской молодежи» (ДТМ). Самарские делегаты, принимающие активное участие в общественной и культурной жизни
Чит ил кунаклары – Галидә
Милләтебезнең рухи байлыгын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, уңган-булганлыгын якыннан күрергә теләүчеләрне гел Гали авылына кунакка алып киләләр. Ә авыл халкы өчен кунак каршылау — шатлык кына ул. Чит төбәкләрдән килгән канкардәшләребез белән аралашкан саен күңелләрдә яңадан-яңа ачышлар туплана, аларның яшәеш-көнкүрешләрен белү авыл кешесен рухи яктан баета. Читать полностью
Разыграли кубок Камышлинского района / Камышлылылар ат үрчетүгә тартыла
Несмотря на пасмурный день в Камышле состоялись традиционный открытый конноспортивные соревнования на кубок Камышлинского района «Большой летний приз-2015». Организаторами и партнерами зрелищного мероприятия стали администрация района, ООО «Газпромтрансгаз Самара».
Конноспортивные состязания – не только зрелищный вид спорта. Это значимая и неотъемлемая часть историко-культурного наследия татарского народа, способствующая приобщению людей к здоровому образу жизни. Мероприятие имеет большой объединяющий, просветительский, воспитательный потенциал. Камышлинцы очень любят это грациозное животное, как незаменимого помощника в хозяйстве и верного друга. Не зря на гербе Камышлинского района присутствует лошадь, как символ мужества, мудрости и возрождения. Читать полностью
Белем юлыгыз хәерле булсын! (“Яктылык” татар мәктәбенең тантаналы линейкасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ) / Кыңгырау дәрескә чакыра
1 сентябрьдә Россиянең бөтен укучы балалары да мәктәпләргә җыелып, Белем көнен билгеләп үттеләр. Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да мәктәп йортындагы линейкага тезелеп басты.
Белем юлыгыз хәерле булсын, кадерле укучылар! Читать полностью
Дом культуры «Заря» открылся после капитального ремонта (ВИДЕО) / Ал таң нурларында ”Заря” калка

Благодарность Губернатора — художественному руководителю Дома культуры «Заря» Таскире Хамитовне Схановой
В понедельник, 31 августа, в Советском районе Самары состоялось торжественное открытие после реконструкции Дворца культуры «Заря».
В последний день лета 2015 года ДК предстал перед жителями во всем блеске. Посмотреть на новую «Зарю» приехали губернатор Николай Меркушкин, министр культуры Сергей Филиппов и глава городской администрации Олег Фурсов.
ДК был настоящим домом для творческих коллективов всего района, но не знал капитального ремонта с момента постройки в 1943 году. Спасти «Зарю» от заката городу удалось при поддержке областных властей, которые выделили значительную сумму на реконструкцию дома культуры.
Изге чишмә янында корбан мәҗлесе
Дин, тел, милләт төшенчәләре бер-берсеннән аерылгысыз барганда гына халык милләт буларак саклана. Авылдашларны, туганнарны берләштерүче иң матур чараларның берсе — Корбан мәҗлесләре. Ул табигать кочагында үткәрелгәндә бигрәк тә ямьле.
Күптән түгел Гали авылының Морат бабкай чишмәсе янында да шундый чара узды. Дәрәҗәле кунаклар җыела башлаганда корбан чалынган, ике казанда кайнаган тәмле аш исләре бөтен болынга таралган, ә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче кызлар йөгерә-йөгерә табын корып йөриләр иде инде. Читать полностью
Без мәктәпкә әзер!
Өлкәбезнең һәр мәктәбе яңа уку елын тулы әзерлек белән, матурланып каршы алыр дип ышанасы килә.
- Безнең мәктәп яңа уку елына укучылар кабул итәргә тулысынча әзер. Узган елны гына бинабызга капиталь ремонт ясалганга, быел төзекләндерү эшләре кирәкмәде. Беренче сыйныфка — 23, 10нчы сыйныфка 30 укучы килә. Балалар дәреслекләр белән 100 процентка тәэмин ителәчәк, — дип хәбәр итте Похвистнево районы Гали авылы мәктәбе директоры Мохтар Алтынбаев.
Ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә быел капиталь ремонт ясалган.
Читать полностью
Вазыйх Мөхәммәтшин котлаулар кабул итә
Самараның “Прогресс-В” берләшмәсе президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, Самара төбәгенең мәшһүр татары, Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинны 70 яшьлек юбилее уңаеннан котларга өлкә һәм шәһәр хакимиятләре җитәкчеләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре килгән иде. Өлкә губернаторы администрациясе аппаратының милли һәм конфессиональ сәясәт департаментының җәмәгать фикере мониторингы идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова юбилярга өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинның котлау адресын тапшырды. Читать полностью
Солдат хатлары һәм әбием мөнәҗәтләре
“Сугыш” … Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.
Минем әбием Җәүһәрия Вәлиуллинаның әти-әниләре авылда бик укымышлы нәселдән булганнар. Зәки бабам белән Могыйрә әбием мулла һәм остабикә вазифасын үтәгәннәр, халыкка гыйлем, аң-белем таратканнар. Могыйрә әбием дүрт тел — татар, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән. Дүрт егет, бер кыз үстерәләр алар. Сугыш башлангач та, егетләрнең барысын да сугышка алалар. Читать полностью
Сугыш еллары балалары
Шенталы районының Татар Әбдекие авылында гомер итүче апам Фәһимә Хуҗиәхмәт кызы Рәҗапова сугыш тәмамланган елны туган, ә без гаиләдә җиде бала идек. Сугыш арты елларында үсүе бик авыр булды безгә. Апам җиде сыйныфны тәмамлау белән эшкә җигелде. Башта авылдан җиде чакрым ераклыктагы тимер юлына канау казырга йөрде. Ә кышлар ул вакытта бик салкын булып, өстебезгә кияргә рәтле кием дә юк иде. Ачлыктан буыннары да тотмаган япь-яшь кызлар иртәдән-кичкә кадәр туң җирне казыйлар иде. Кул-аяклары өшеп-туңып кайткан апамның үзәк өзгеч тавыш белән елаганын әле дә хәтерлим мин. Читать полностью
Самар татарларының “Идел” футбол командасы — Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгендә кунакта (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Кунак булып килделәр, дуслар булып киттеләр

Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин «Агротуризм» үзәгенең җитәкчесе Рәсыйх Латыйповка бавырсак бүләк итә.
Рифкать Туктар улы Хуҗин җитәкчелегендәге Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе карамагындагы Самар татарларының “Идел” футбол командасы Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгенә кунакка барырга җыена, дип язып чыккан идек инде. 22 августта, шимбә, “Идел” егетләре һәм аларның хәләл җефетләре — барлыгы 20 кеше, «Волгопродмонтаж» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тәкъдим иткән автобуска утырып Гали авылында кунак булып кайтканнар. «Агротуризм» үзәгенең җитәкчесе Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйпов кунакларны үзе каршы алган. Читать полностью
Кыр казлары артыннан, яисә Егерме чакрым шатлык.. (Самара шәһәрендә яшәүче Әмир ҖӘББАРОВ хикәясе)
Халисә көндезге аштан соң черем итеп алыйм дигәндә, телефон шалтырады. “Кем булыр икән?” — дип трубканы алгач, Фәрит тавышын ишетте.
Халисә апа! Мин авылдан шалтыратам, син беркая да барырга җыенмыйсыңмы? Сәгать ярымнан соң без авылдашыбыз белән сезгә кереп чыгарбыз, — диде. Читать полностью
Бу исемнәр мәңге онытылмас! / В Казани пройдет День памяти Мусы Джалиля и его соратников
25 август – Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне
1944 елның 25 августында фашист гильотинасы (кайчысы) унбер совет патриотының – Гайнан Кормашевның, Фоат Сәйфелмөлековның, Абдулла Алишның, Фуат Булатовның, Муса Җәлилнең, Гариф Шабаевның, Әхмәт Сибаевның, Абдулла Батталның, Зиннәт Хәсәновның, Әхәт Атнашевның һәм Галәнур Бухаровның (Сәлим Бухаров), тормышын өзгән. Аларның барсы да, яшерен антифашист оешмасы әгъзалары буларак, иңнәрен — иңгә куеп үлемне каршы ала. Читать полностью