Шенталы татарлары берләшерме?

Сафина Насимя Исхаковна

Шенталы районындагы “Нур” татар җәмгыятенең яңа рәисе итеп Нәсимә Исхак кызы Сафина сайланды.

Үткән гасырның 90нчы еллары ахырында Шенталы районында “Нур” татар җәмгыяте оештырылып, матур гына эшләп киткән иде. Тик аның беренче җитәкчесе Марат әфәнде Рәсүлев башка урынга күчеп киткәннән соң, милли җәмгыятьнең эшчәнлеге ничектер сүлпәнәя төште. Беренче мәлләрдә зур теләк белән эшкә алынган оешманың шул чактагы рәисе Атлас Әбин улы Кадәмов, киң татар җәмәгатьчелеге тарафыннан зур хуплау һәм ярдәм күрмичә, бу эштән берникадәр читләшә дә башлады кебек.

Шулай да, бер нәрсәгә дә карамастан, район үзәгендә һәм татар авылларында милли тормыш тукталмый, дәвам итә. Ниһаять, эшләнгән эшләргә йомгак ясау, “Нур” татар җәмгыятенең эшен җанландырып, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу өстендә ныклап эшли башлау өчен вакыт җиткән, күрәсең. Нәкъ шуның турында “Нур” татар җәмгыятенең исәп-хисап һәм сайлау конференциясендә зур сөйләшү алып барылды да инде. Читать полностью

Самара татар-мөселманнарының эше югары бәяләнде

Болгар жыены Талиб

Рөстәм Миннеханов Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллинга Рәхмәт хаты тапшырды.

Борынгы бабаларыбызның рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе истәлегенә борынгы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” уздырылып килә. Быел анда барган 55 мең мөселман арасында  Самара өлкәсеннән дә шактый зур делегация бар иде.
Читать полностью

Медалисты — гордость Камышлинского района! / Шәхесләрне үзебезгә үстерергә кирәк…

E7D96E0E-QgBVAFIAXw,740,,,Пять медалистов Камышлинского района получили награды из рук Губернатора Николая Меркушкина.

24 июня в Самарском театре оперы и балета состоялась торжественная церемония вручения золотых медалей «За успехи в учении» выпускникам школ области. Первые государственные награды молодым людям вручил губернатор Николай Меркушкин. Читать полностью

Тормыш юлларыбыз катлаулы булса да, бирешмәдек…

Нигматжан Галимов- …Күптән түгел гомер иткән карчыгым — Минҗамалымны мәңгелек йортка озаттым. Нишлисең бит, барыбыз да бер көнне анда китә алмыйбыз, түзәргә генә кала. Бергә торуыбызга тиздән алтмыш биш ел тулган булыр иде,  — дип, безне каршы алды Камышлы районының  Чулпан авылында яшәүче сиксән тугыз яшьлек Нигъмәтҗан Галим улы Галимов.

- Әткәйнең беренче хатыны үлеп, биш бала белән тол калгач, ул минем әнкәемә өйләнә. Әнкәйгә ул вакытта нибарысы унсигез яшь кенә була әле. Аларның гаиләсендә әле тагын дүрт бала дөньяга килә. Менә шундый ишле гаиләдә эштә чыныгып үстем мин, — дип дәвам итте ул. Читать полностью

Китапханә турында китап

40B860AB-OABFADgAOQКүптән түгел өлкә китап­ханәсе тарихына багышланган (төзүчесе — танылган биб­лиограф Александр Завальный) энциклопедия басылып чыкты, басмада өлкәбезнең татар авыллары тарихын язучы Шамил Хәйдәр улы Галимовның да исеме бар.

1860 елның 13 январенда Са­марада беренче китапханә ачыла. “Губернские вести” газетасы моны шатланып каршы ала: “Губерна җитәкчесе К.К.Грот тырышлыгы белән Самарада китап саклагычы булдырылды. Халыкны акыл һәм рухи яктан баетуда аның өлеше зур булырга тиеш”, — дип яза газета китапханә ачылу уңаен­нан. Читать полностью

Ак халатлыларга – ак чәчәкләр

Опера һәм балет театрында үткән бәй­рәмдә сугыш ветераны, озак еллар шәфкать туташы бу­лып эшләгән Мөнәвәрә апа Фәйзуллинага чәчәк бәй­ләме тапшырылды.

Опера һәм балет театрында үткән бәй­рәмдә сугыш ветераны, озак еллар шәфкать туташы бу­лып эшләгән Мөнәвәрә апа Фәйзуллинага чәчәк бәй­ләме тапшырылды.

Үткән ял көннәрендә Самараның опера һәм балет театры бинасында медицина хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары уздырылды

Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән вакытта, сугыш юлларын үткән шәфкать туташларына һәм табибларга карата игътибар аеруча зур булды. Залда утыручы сугыш ветераннарының һәрберсенә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Җиңү бәйрәмен Венгриядә каршылаган мил­ләттәшебез Мөнәвәрә Абушман кызы Фәйзуллина да бар иде (сугыштан соң  Калинин хастаханәсендә өлкән шәф­кать туташы булып эшләп, лаеклы тормыш юлы үткән бу шәхес турында күләмле материал киләсе саннарыбызның берсендә бастырылачак). Читать полностью

Европа Сабан туенда булганыгыз бармы?

IMG_1571

Айсылу Әбдиева (уртада), Муса Маликов (сулда), Айдар Гайнуллин (уңда) һәм чибәр татар кызлары.

Бу сорауга мин, Самара өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчеләренең берсе, “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җырчысы Айсылу Әбдиева, уңай җавап бирә алам.

2015 елгы Европа Сабан туен оештыручыларның берсе — Венера Вагыйзова аны фестиваль дип атарга тәкъдим иткән. Ник дисәгез, бәйрәм бер көнгә генә сыешмый, аның программасы Россия сабантуйлары программасыннан аерылып, бик күп милли гореф-гадәтләрне һәм халык кәсепләрен өйрәтү чараларын үз эченә ала. Читать полностью

Бриллиантларга тиң бит алар…

Абушмановы В. И Р.

Варис ага белән Рәйсә апа Абушмановлар.

Озак еллар бергә бәхетле тормышта яшәгән ир белән хатынның мәхәббәте вакыт үткән саен башка төс алып, көчәя генә бара. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында алтмыш ел бергә гомер итүче Варис ага белән Рәйсә апа Абушмановларның тормышы нәкъ шул турыда сөйли дә инде. Читать полностью

Ленинград блокадасында күргәннәрем әле дә истә

Миневәли Га­лим улы Сабиров.

Миневәли Га­лим улы Сабиров.

Бөек Ватан сугышы елларында кичергән Ленинград блокадасы мәңге онытылмас авыр яра  булып бик күп кешеләр күңелендә уелып калган. Елховка районының Тупли авылында яшәүче Миневәли Галим улы САБИРОВ та бу турыда сөйли башласа, түзә алмыйча, күз яшьләренә тыгыла.

- Ул елларда авылда тормыш авыр булганга күрә, берничә гаилә үзара киңәшләшәләр дә, Ленинград шәһәренә бәхет эзләп барырга карар кылалар. Әтиебез Галим белән әниебез Нурдидә үзләре белән дүрт балаларын да алалар. Ә мин, иң кечкенәләре  Миневәли, ул чакта күкрәк сабые гына булганмын. Читать полностью

Аңа диңгез көче кергән

Дамир Муратов

Дамир ага Муратов.

Дамир Нигъмәтулла улы Муратов безнең Мәчәләй авылы мәчетендә мәзин вазифасын башкара.  Ул көненә биш тапкыр намазга чакырып азан әйтә, мөселманнарыбызны рухландырып, җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә сафлык һәм яшәү дәрте өсти.

Дамир ага, 80нче яшь белән баруына карамастан, һаман яшь күренә, үзе бик хәрәкәтчән, актив кеше. “Аңа диңгез көче кергән”, — диләр авылда. Чөнки ул яшь чагында биш ел диңгез флотында хезмәт иткән бит. Читать полностью

В память о погибших в Великой Отечественной войне / Һәр ир даны кайтыр югалмыйча Мәңгелек ут булып янарга

22.06-4В понедельник, 22 июня, в День памяти и скорби в Самаре на площади Славы состоялось торжественное возложение цветов.

В церемонии приняли участие глава региона Николай Иванович Меркушкин, ветераны и участники Великой Отечественной войны, представители Администрации Губернатора Самарской области, областного правительства, органов муниципальной власти, Самарской Губернской Думы, органов муниципальной власти, ГКУ СО «Дом дружбы народов», национально-культурных организаций. Читать полностью

Туганнарның җыелган чагы

Усман сабантуе 1

Җиңүчеләргә – яулыклар.

Менә инде өченче ел рәттән мин Камышлы районының Иске Усман авылында үткәрелеп килүче Сабан туенда катнашам. Мин анда гел ашкынып барам, чөнки туганнар җыелган җирдә Сабан туе бигрәк тә җылы, күңелле булып күренә бит.

Дөрес, безгә башта Татарстанның Әлмәт Сабан туена барырга туры килде. Анда да бәйрәмгә чакырылган идек. Ләкин Иске Усман үзенең авылча яме, чиста чишмә сулары, киң күңелле, ачык йөзле һәм эшчән авылдашлары белән үзенә ныграк тартып тора иде сыман. Читать полностью

“Мондый тамаша күргәнебез юк иде әле”

линар

“Яктылык” мәктәбе укучылары һәм укытучылары Гали авылына концерт белән килделәр

Апрель урталарында Са­мараның Киров мәйданын­дагы Мәдәният сараенда үт­кәрелгән өлкә «Татар балалары җырлый» фестивалендә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары “Безнең бурыч” дип аталган зур һәм бик зәвыклы программа белән чыгыш ясаганнар иде. Ул Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгына багышланганлыктан, бу чыгышны өлкәбезнең татар авылларында да күрсәтергә кирәк, дигән фикер туган һәм нәтиҗәдә “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм укытучылары безнең Гали авылына концерт белән килделәр. Читать полностью