23 февраль — Ватанны саклаучылар көне
Ватанны саклау – ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар.
- Без хезмәт иткәндә армиядә тәртип яхшы иде, егетләрдән чын ирләр ясый торган мәктәп иде ул. Дуслыкның кыйммәтен дә армиядә аңлыйсың. Ватан өчен җаваплылык та шунда тәрбияләнә, — ди Әфганстанда хезмәт иткән Илсур Муллахмәтов. Аның әти-әнисе тумышлары белән Камышлы районы Яңа Ярмәк авылыннан булып, ачлык елларында бәхет эзләп Төрекмәнстанның Небит-Даг шәһәренә барып төпләнәләр. Илсур шунда туа, ә 19 яше тулгач, армия сафларына алына. Читать полностью