Быел Корбан гаете ял-шимбә көненә туры килде. Шуңа да шәһәр һәм авылларыбызда мәчетләр иртәдән үк халык белән тулган иде. Самараның өч катлы дүрт мең кешегә исәпләнгән Җәмигъ мәчетенә генә сыймыйча, гаеткә килүчеләр аның алдындагы киң мәйданны да тутырдылар.
Сәгать алтыда бергәләшеп иртәнге намаз укылды. Гадәттә гает көнендә намазларны өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин үзе үткәрә иде. Бу юлы, аның Мәккәгә хаҗга китүе сәбәпле, бу вазифа Җәмигъ мәчетенең баш имамы Иршат хәзрәт Сафин һәм мәзин Илнур хәзрәт Сабировка тапшырылган иде. Читать полностью