Илдар Камалтдинов: «Ил өстенә афәт килгәндә берләшергә кирәк»

4vcYSrfeeeAНи өчен отставкадагы офицерлар ашкынып кайнар нокталарга китәләр?

Хәрби кеше гомер буе да хәрби булып кала инде ул. Яшь гомерләренең бер өлешен кулларына корал тотып Ватанны саклауга багышлаган элеккеге офицерлар, запаска яки отставкага чыккач, дәүләт түләгән лаеклы пенсияне алып, ташламалы санаторийлар, шифаханәләрдә дәваланып, тыныч тормышның тәмен тоеп яшәргә хокуклы. Әмма алар пенсиядә дә офицер булып калалар. Көч-куәт, исәнлек булганда, Ватанына файдалы булырга теләүчеләр шактый. Читать полностью

Укытучым

yEpJnzMHrOIАвылдашым Җәүһәр Габдуллина турында булыр бу язмам

Сугыш башланганда Җәүһәр җиденче сыйныфны тәмамлаган 14 – 15 яшьлек үсмер кыз була. Шулай бер көнне, җигүле атлар белән килеп, яхшы укыган балаларны Камышлы педагогия училищесына укырга керергә димли башлыйлар. Аны, сугыштан ераграк булсын дип, Ульяновскидан Камышлыга китереп урнаштырганнар икән. Шулай итеп, кыз педучилищеда укый башлый. Читать полностью

Һәрбер җөмләсенә тәрбия салынган

6T4Ju81-BVI«Әлифба» авторының тууына 115 ел!

2023 елның 20 октябрендә Сәләй Гатат улы Вагыйзовның туган көне. Данлыклы якташыбызның олуг юбилее укытучы һәм остаз елына туры килде. Читать полностью

Өтерләрне дөрес куя беләсеңме?

RNh1dQpda0013 — 15 октябрьдә «Татарча диктант» бөтендөнья акциясе узды

Самара татарлары бу акциядә ел саен актив катнашалар. Диктант язу өчен мәйданчыклар мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә, мәчетләрдә һәм Халыклар дуслыгы йортында оештырыла.
Читать полностью

Иң күркәм кеше булган ул

BiAcEXXbw6816 сентябрьдә Мәүлид ае башланды. Мәүлид ае Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килү ае буларак данлы. Быел Мәүлид кичәсе 26 сентябрь киченә туры килде. Бу уңайдан өлкә мәчетләрендә төрле чаралар үтте. Читать полностью

Бер гасыр гомер. Азмы ул, күпме?

pnrJ0T-brm0Яңа Кызылсу авылында яшәүче Дөррия Исхак кызы Гайнуллинага бүген, 17 октябрьдә, 100 яшь тула

Йөз ел… Ул бит әйтергә генә җиңел. Шушы дәвер эчендә ил тарихында нинди генә вакыйгалар булмаган да, халкыбызга нинди генә сынаулар аша узарга туры килмәгән! Мәкаләбезнең герое, гомеренең 40 елын балалар укытуга багышлаган хезмәт ветераны, зур сугышлар, илебезне хәрабәләрдән торгызу чорларын күргән Дөррия апаның тормыш юлы китап язарлык.

Читать полностью

Үткәннәргә хөрмәт булса гына киләчәк якты булачак

netQwMV0tIkИске Фәйзулла турында китапны укыганнан соң туган уй-фикерләр

Читать полностью

Мөкәррәмә әби кагыйдәләре буенча

MF-mKkfvNuMБеренче мөгаллимәбезгә багышлана

Беренче укытучыбыз Хәтимә Нәҗметдин кызы Сәлаховага 15 августта 87 яшь тулды. Сабакташларыбыз белән киңәштек тә, бүләкләребезне хәстәрләп, өенә барып котларга булдык. Читать полностью

Балаң өчен утка да, суга да керәсең…

6mf-4DwcrjoИке улын хәрби операциягә озаткан атаның йөрәк сыкравы

Бала белән ана арасындагы ныклы бәйләнешләр, җылы мөнәсәбәтләр – гадәти күренеш инде ул. Ана – сабыен, сабые – әнисен яратканын кочаклашу, башыннан сыйпау, елмаеп күрешүләр аша күрсәтәләр. Ә әтиләрнең хисләре йөрәгендә ут булып янса да, гадәттә, тыштан күренми. Тик улы яисә кызына ярдәм кирәк булганда гына, ата назы вулкан кебек ташып чыга һәм әтиләр мәхәббәтенең дә никадәр көчле, никадәр ихлас булуын күреп хәйран каласың. Читать полностью

«Яктылык»та Мәүлид бәйрәме

fnLwfz5nOv0Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көне зурлап үткәрелде

Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр күп. Ул дин галимнәре тарафыннан да хуплаган гамәл. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам үзе дә дүшәмбе көнне ураза тоткан. Белгәнебезчә, ураза тоту ул – ислам терәкләренең берсе. Моннан күренә ки, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән. Шуңа күрә мөселманнар да Пәйгамберебезнең туган көнен зурдан кубып уздыралар — мәчетләрдә һәм өйләрдә Коръән ашлары, мәҗлесләр үткәрелә, туганнар һәм дуслар җыелып, Пәйгамбәребез, аның якыннары, сәхабәләр, әрвахлар рухына ай буе догалар укыйлар, зикер әйтәләр, һидия-бүләк бирешәләр. Читать полностью

Такмаклы нәсел педагоглары

Or6ivyb4p2Q2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителгәч, хәтер-хатирәләремне барлый башладым, чөнки безнең нәселдә дә укытучылар шактый күп бит.

Династия Зәйдулла Вәлиулла улы Шәриповтан башлана. Ул фин сугышына кадәр мәктәптә мөгаллим булып эшләгән. Сугыштан каты яраланып кайткач, әйбәтләп савыгырга да өлгерми, 1942 елда аны Бөек Ватан сугышына алалар. Аннан килгән өчпочмакларга язган гади генә такмаклар аша әнисе Мәргубә, апалары Мингаян, Минҗиһан, Минзифа, сеңелесе Миңнебанатка һәм хатыны Бибизиннәткә әйтәсе сүзләрен җиткерергә тырышкан: Читать полностью

«Ул әле өйләнмәгән иде»

CNm269ccfq8«Театраль Волга» фестивале кысаларында Гаяз Исхакый хикәясе буенча куелган пьеса тәкъдим ителде

26 сентябрьдә Самарада Әлмәт драма театры артистлары спектакль премьерасын күрсәттеләр. Читать полностью

Байбулат Батулла: «Беренче адымнар ясаучы татар киносына дөрес тәрбия кирәк»

COHf7PsEpfA14 сентябрьдә талантлы яшь режиссер Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә! Бери да помни» фильмы киң прокатка чыкты. Экраннарга чыккан һәрбер татар киносын милләттәшләребез бик җылы каршы алалар. Читать полностью