«ВолгоПродМонтаж» җәмгыяте бөтен ил буенча төзелешләрдә катнаша
Августның икенче якшәмбесендә төзелеш тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Гадәттә, бу көнне хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантаналары уза.
В минувшую субботу на окраине села Красный Яр состоялось торжественная закладка символичного «первого камня» в основание будущей мечети, рассчитанной на 700 мест. Данное мероприятие, благодаря Местной религиозной организации «Соборная мечеть» и лично ее председателю Жанибеку Шуриеву, превратилось в настоящий праздник. И какой же праздник без гостей?! Поддержать красноярских мусульман в этом благом богоугодном деле приехали председатель РДУМСО, муфтий Талип хазрат Яруллин, заместитель председателя Комитета Совета Федерации по международным делам, сенатор Совета Федерации РФ от Самарской области Фарит Мухаметшин, главный консультант управления национальной и конфессиональной политики Администрации Губернатора Самарской области Роман Кирсанов, глава Красноярского района Михаил Белоусов, глава сельского поселения Красный Яр Алексей Бушев, руководители национально-культурных общественных организаций региона.
Ганиевлар гаиләсе өчен иң кызу эш вакыты
Быел көзге кыр эшләре иртәрәк башланды, чөнки күк йөзе чалт аяз, ә һава температурасы 28-30 градус. Самара өлкәсендә урып-җыю эшләренең кызган чагы. Август аенда аграрийлар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр – беренче миллион тонна ашлыкны җыеп алдылар. Уртача бер гектардан 28 центнер ашлык чыга. Читать полностью
Шушы көннәрдә Кошки районының Иске Фәйзулла авылы тарихына багышланган “Подвиг длиною в жизнь. Село Старое Фейзуллово» дип аталган яңа китап дөнья күрде. Авторы — Фәрид Шириязданов. Читать полностью
13 августта Россиядә төзелеш тармагы хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте
Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берседер. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын уңайлы итә. Шушы армас-талмас уңганнар планлы төзелеш тә алып баралар, капиталь ремонт та үткәрәләр, урамнарны, ишегалларын, паркларны, юлларны төзекләндерәләр һәм салалар. Төзүчеләр тырышлыгы белән илебез көннән-көн матурлана бара. Читать полностью
Августның икенче атнасында үткәрелүче Физкультурачылар көне — профессионал спортчыларның гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә.
Шул уңайдан 30 елдан артык гомерен спортка, сәламәт тормыш рәвешенә, укучыларга физик тәрбия бирүгә багышлаган Рамил Нуретдинов белән әңгәмә корып, бу юнәлештәге үзгәрешләр һәм проблемалар турында сөйләшеп алдык.
Камышлы районы, Иске Усман авылының Советская урамында туган-үскән авылдашларыбыз очраштылар. Читать полностью
Яңа фильм үткәннәр турында уйланырга мәҗбүр итте
Үткән ял көннәрендә Татарстанның «Без — бергә» яшьләр хәрәкәте командасы һәм Самараның «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды «ZoomCinema» кинотеатрында «Ибн Фадлан» фильмын тәкъдим иттеләр. Читать полностью
Ата-бабаларыбыз заманында авылга кергән-чыккан кеше басу капкасы аша үтеп йөри иде. Тар гына бүрәнә-такталардан кадаклап куелган изге капка символ гына булса да, борынгылар аны җил-давылдан, явыз җанварлардан саклый, дип ышанганнар. Читать полностью
Соңгы халык санын исәпкә алуга татарлар әзерләнеп килделәр һәм бик теләп үзләрен — татар, туган теле дә татар теле дип белдерделәр. Шулай да, кызганычка, татарлар саны бик күп¬кә кимегән булып чыкты. Өстәвенә, мәк¬тәпләрдә татар телен укытуга сәгатьләр бик аз бирелә башлады, катнаш никахлар саны артканнан арта бара. Әлбәттә, бу тенденция милли җанлы халыкны бик борчый. Читать полностью
Татарстанның “кара алтын” башкаласы Әлмәттә этнофестиваль үтте
Зур максатлар куеп, алга бару өчен кеше, иң беренче чиратта, үткәнен белергә тиеш. Ә үткәнне өйрәнү үз нәселең, милләтең, туган җирең, кан-кардәшләреңнең тарихын белүдән башлана. Дөрес, бүгенге көндә интернет челтәреннән теләсә нинди милләт, нәсел-ыру турында бик күп мәгълүмат эзләп табарга була. Әмма аларның берсе дә үз күзләрең белән күрү, үз кулларың белән тотып, яшәеш рухын үз күңелең белән тоемлап карауга җитми… Читать полностью
16 июльдә Самараның “Халыклар дуслыгы” этнопаркында Самара өлкәсе татар хатын-кызлары Ульяновск оешмалары активистларын кабул иттеләр. Читать полностью