Кешесе булмаса да, авылның җаны бар

tVzuX3sLFh0Урбанизация шаукымында татар авылларын саклап калып булырмы?

Бүгенге көндә татар авылларының таркалу сәбәпләре күп төрле. Әйтик, мәсәлән, мәктәпләр ябылу, яшьләргә эшләргә – эш, яшәргә уңайлыклар булмау һәм башкалар… Хәзерге, читкә китү перспективалары күп булган заманда, бу турыда сөйләп торырга да уңайсыз. Читать полностью

Татарлар — Самара җирендә борынгы халык

WnsufBHQrnM10 сентябрьдә Самара үзенең 437нче туган көнен билге¬ләп үтте. Ләкин кайбер тарихи чыганаклар буенча безнең шәһәргә күпкә иртәрәк нигез салынган булган. 1586 елда шушы жирлектә рус шәһәрчеге төзелә башлаган. Читать полностью

«Бердәмлек»не саклыйбыз

"Бердәмлекне"нең беренче санын чыгаручылар

«Бердәмлекне»нең беренче санын чыгаручылар

Өлкә татар газетасының беренче баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга 7 сентябрьдә 80 яшь тулган булыр иде

Рәфгать Нәбиуллович Әһлиуллин 28 ел буе Самара өлкәсенең милли матбугат кырында үз халкына хезмәт иткән милләтпәрвәр һәм журналист.

Каеннарның яшел күлмәкләре саргылт төскә керә башлаган зыңгылдап торган алтын көз башында туган Рәфгать Әһлиуллинның гомере, шулай ук көзен, тик күк йөзен кара болытлар каплаган елак һәм караңгы иртәдә өзелде. Читать полностью

Без һаман да бергә!

tdziAdVMCgEДөньяда иң кадерлесе — вакыт. Моны бөтен булган вәгазьләр дә исбатлый. Рәфгать ага Әһлиуллин исә яшәргә ашыкты, вакытны куалап барды кебек. Эшләгән эшләре дә бик күп бит аның. Үткәннәргә борылып карасаң, “Бердәмлек” газетасының 5, 10, 15, 20, 25, 30 еллык юбилейлары, юл казыклары кебек, татар тарихы битләренә язылып бара. Казыктан казыкка барып җитү өчен күпме көч куелган, күпме эш эшләнгән! Нәтиҗәләре дә сокланырлык бит! Читать полностью

Укытучы – һөнәрләр һөнәре

GHnhOvjsgbwБелем бирү – күңел җылысын өләшүгә тиң

- Мәктәп тормышын, китаплар укырга балачактан яраттым, татар теле укытучысы Алия апа Шәкүровага һәрвакыт сокланып карый идем, ул минем өчен бөтен яклап үрнәк иде, әмма гомеремне укытучы һөнәре белән бәйләрмен дип бер дә уйламадым, — дип башлады сүзен Самараның «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия Әзгатовна Дәүләтбаева. Читать полностью

«Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле…»

EYgtmUhlT_oСугыштан соңгы ачлык елларында бәрәңгене мактап: “Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, эх тәмле, эх, бигрәк тәмле бәрәңге!” — дип җырлый иде авыл һәм шәһәр халкы. Бу җыр юлларын искә төшергәндә, ирексездән, тәлинкәдә тавык боты һәм пар бөркеп торган бәрәңге күз алдына килеп баса. Хәер, хәзер дә бәрәңге — икенче икмәк. Бәрәңгедән кыстыбый да ясыйбыз, бәлеш тә салабыз, кыздырып та ашыйбыз, май һәм сөт кушып ясалган боламык та тамакны туйдыра. Читать полностью

Алтын билбау Самарага кайтты

whprLpKbmKE19 — 27 августта Астана шәһәрендә тхэквондо буенча дөнья чемпионаты узды

Казахстанда беренче тапкыр узган дөнья чемпионатында 60ка якын илдән 900ләп спортчы катнашкан. Арада Самара егете Рифат Кыямов та бар. «Яктылык» мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, дөнья беренчелегендә җиңеп, туган шәһәренә чемпион булып кайтты. Читать полностью

В Самарской области открылось вероисповедальное кладбище / «Тоткан дине буенча күмү зираты» ачылды

DSCF0597В минувшую субботу председатель Регионального духовного управления мусульман, муфтий Талип хазрат Яруллин посетил Волжский район, где вместе с представителями районной и поселковой администраций и местной мусульманской общественностью принял участие в открытии первого в губернии вероисповедального  мусульманского кладбища.
Читать полностью

Белем бирү процессы уңай якка үзгәрергә тиеш

z-OMdfz3pgs1 сентябрьдән мәгариф өлкәсендә яңарышлар көтелә
  

Яңа уку елы алдыннан, 21 августта, губернатор Дмитрий Азаров оператив утырыш уздырды. 1 — 16 августта Самара өлкәсендә 1034 белем бирү учреждениесе тикшерелгән: кайбер уку йортларында — косметик, икенчеләрендә капиталь ремонт үткәрелгән, мәктәпләр уку елына әзер дип табылган.

Самараның  татар мәктәбендә дә, укучыларны якты сыйныф бүлмәләре, яңартылган актлар залы һәм ашханә көтә. Читать полностью

65 ел бергә яшәү бәхете

FzPl4lGEW5QПохвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче Әнис һәм Рауза Гайсиннар шушы көннәрдә тимер туй-ларын бәйрәм итәләр. “Алтмыш биш ел гомер бер минуттай узды да китте”, — дип кабатларга ярата гаилә башлыгы. Гомерлеккә йөрәктә уелып калган бәхетле еллар иде ул… Читать полностью

Җәйге яллар ничек узды?

OC95SxKjwSYКүпчелек яшьүсмерләр сагынып көтеп алган кояшлы җылы көннәрне, һичшиксез, диңгез яисә башка сулык яр буенда уздырырга, киләсе уку елына әйбәтләп көч тупларга кирәк, дип уйлыйлар. Әмма, соңгы елларда алар арасында җәйге каникулны башкача уздыру өчен көтеп алучылар саны арта бара. Читать полностью

Таныш булыгыз!

SZsw3YlJ7DcХөрмәтле газета укучыларыбыз!

Газетабыз битләрендә бу авторның берничә шигырен бастырып чыгарган идек инде. Хәзер сезгә аның үзе һәм иҗаты белән якыннанрак танышырга тәкъдим итәбез.

Минәсма Хәйруллина Шенталы районының Денис авылында туып-үскән. Аның бала чагы кырыс сугыш елла-рына туры килгән. Урта мәктәпне тәмамлап, хисапчы булырга теләгән кызның, кызганычка, хыяллары чынга ашмый — ул һөнәри белем ала алмый. Шулай да, кечкенәдән китаплар укырга яраткан, әдәбиятка, матурлыкка тартылган Минәсма ханым тора-бара бик эчтәлекле шигырьләр яза башлый. Аның тирән мәгънәле ихлас иҗатыннан гадилек һәм җылылык бөркелә сыман… Читать полностью

Якты йөз — җан азыгы

SZsw3YlJ7DcДөньяда исәнлектән кадерлерәк нәрсә бармы?!

Чак кына авырап китсәк тә, Аллаһыга ялварып терелүгә өмет итә башлыйбыз. Ә Ул күңелләренә яхшылык һәм мәрхәмәт иңдерелгән ак халатлы фәрештәләрен җибәрә.

Менә миңа да Самара медицина университеты клиникасының кардиология бүлегендә дәваланырга туры килде. Аллага шөкер, ярдәмчел һәм ачык йөзле, тәҗрибәле һәм игътибарлы табиблар кулына килеп эләктем. Якты йөзләренә искиткеч тирән белем һәм оста куллар да өстәлгәч, авыру тәнемә җан керде, хәлем җиңеләеп китте. Читать полностью