Кызыл Яр районының Кызылсу авылында яшәүче Мингачевлар гаиләсе турында “Бердәмлек” газетасына язарга күптән теләгем бар иде инде. Менә, ниһаять, мин моны тормышка ашырырга булдым.
Хатымның башында ук авылдашларым исеменнән чын дин әһеле булып, сөйләгән вәгазьләре һәм башка күп яхшылыклары белән барчабызга да үрнәк күрсәтүче муллабыз Фоат хәзрәт Мингачевка рәхмәт сүзләре белдерәсем килә. Авылыбызда хәмер эчүчеләр аз булып, намаз укучылар, гарәпчә укырга теләк белдерүчеләр саны күбәюе — барысы да нәкъ аның эше нәтиҗәседер, дип уйлыйм. Читать полностью