Самара өлкәсендә шахмат уенына тиешенчә игътибар бирелә, дип әйтергә дә була: урта мәктәпләрдә шахмат секцияләре эшләп торса, махсус спорт мәктәпләрендә профессиональ дәрәҗәдәге белем алырга да була. Мәсәлән, Тольяттиның “Шахмат” олимпия резервы мәктәбендә биш яшьтән алып унсигез яшькә кадәр 700ләп бала шөгыльләнә. Алар арсында халыкара һәм бөтенроссия турнирларында җиңүчеләр байтак.
Бу спорт мәктәбенең җитәкчесе милләттәшебез Гөлнара Сәлахова (рәсемдә) үзе дә балачактан шахмат уйный. Ул Россиядә, Чехиядә, Словакиядә, Венгриядә, Польшада узган халыкара турнирларда җиңү яулап, призлы урыннар алып кайткан, 1989 елда Россия чемпионы исемен яулаган. Ә 1995 елда аңа халыкара мастер исеме бирелгән. Читать полностью