
Илгиз әфәнде Колючевка — 75 яшь!
“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамблен татар илендә белмәгән кеше юктыр. 44 иҗат елы эчендә әлеге ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте.
Без бүген аның җитәкчесе, “Дуслык” ордены кавалеры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Губерна, татар халык мәдәниятен тергезүдә зур көч куйганы өчен Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре лауреаты, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте вице-президенты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВ (аны дуслары үзара Кәлүч дип тә йөртәләр) белән сөйләшәбез. Читать полностью




Соңгы елларда авыл мәктәпләре дә шәһәр мәктәпләре белән беррәттән төрле үзгәрешләр кичерә. Үзем, балаларым, бигрәк тә Чечнядагы бәрелешләрдә батырларча һәлак булган улыбыз Мансур белем алган туган Денис авылым мәктәбенә инде күптәннән килә алганым юк иде. Ул бүген ничек яши, проблемалары бармы, дигән сораулар мине шушы мәктәпкә алып килде дә инде. Биредә мин мәктәп директоры Рәфыйк Әбрар улы МИНҺАҖЕВ (рәсемдә) белән очрашып, сөйләшеп алдым.


Үткән ял көннәрендә Волгоград өлкәсе, Светлояр районы, Кече Чапурники авылында V Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе уздырылды. Самара якларыннан да бу бәйрәмгә зур делегация барган иде. Өлкә татар “Туган тел”, “Дуслык” җәмгыятьләре, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе, Камышлы районы вәкилләре барсын да үз күзләре белән күреп, герой-шәһәр Волгоград урамнарын иңләп кайттылар. Безгә Чапурники авылында узган Сабан туе турында Иске Ярмәк авылының атаклы “Ак каен” ансамбле һәм Мәдәният йорты җитәкчесе Наил ГАЛИМУЛЛИН сөйләде.

Хөрмәтле Назиф әфәнде!
Олыгайган кеше сабый бала хөкеменә кала, диләр. Шулайдыр шул. Балаларының балаларына кадәр оя корып биргән кешедә яшьлек җегәрлеге калмый инде. Менә шул вакытта парлы тормышның кадерен белә башлыйбыз да. Чөнки картлыкта ир белән хатын бер-берсен тагын да тулыландырып, ярдәмләшеп, бер-берсенә терәк булып яши башлый.