
Ринат ӘБҮСӘЕТОВ крестьян хуҗалыгының алдынгы яшь механизаторлары Фидаил РӘҖӘПОВ һәм Илфат ЛОКМАНОВ.
Юл читендәге каен агачлары беренче матур яшеллеккә күмелеп утырган көндә, Камышлы якларыннан кайтып килгәндә, кояш баеп, эңгер-меңгер төшеп килүгә карамастан, басуда чәчү агрегаты эшләп торганын күреп, аның янында тукталырга булдым. Биредә мәш килеп, арпа чәчеп ятучы ике яшь егет үзләрен Фидаил Рәҗәпов һәм Илфат Локманов дип таныштырдылар, алар Татар Әбдекиеннән икән.



Олег Фәһим улы Нуруллин өчен май ахыры — икеләтә бәйрәм. Бөтен дөнья шау чәчәккә күмелеп утырган матур бу чорда ул үзенең туган көнен һәм һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Чик сакчылары көне алдыннан туган бу малайның язмышын йолдызлар язган, күрәсең. Антына тугры офицер, подполковник, разведчик, чик сакчысы Олег Нуруллин үзенең хезмәт юлы белән горурлана ала.
Гали авылы Агротуризм үзәгендә Похвистнево районының 85 еллыгына багышланган тантаналы кичә уздырылды. Көн яңгырлы булуга карамастан, бирегә район үзәгеннән, авыллардан, Самарадан бик күп кунаклар җыелган иде.
Тиздән бездә бик зур бәйрәм — 14 июньдә өлкә авыллары САБАН ТУЕ булачак!
Камышлы районының Мәдәният йортында Иске Ярмәк авылының гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең тууына 102 ел тулуга багышланган икенче регионара “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале булып узды.
31 майда сәгать 10да Самараның Струковлар паркында XXII Пресса фестивале уздырыла. Аны Самара шәһәр округы администрациясе белән бергә Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкәсе оешмасы оештыра.
1 июньдә, якшәмбе көнне, Тольяттиның Автозавод районындагы “Прибрежный” (Идел буе) паркында (Спортивный урамы, 8нче кварталга каршы) шәһәр милли-мәдәни автономиясе 27нче мәртәбә халкыбызның Сабан туе бәйрәмен уздыра.
Камышлының үзәк урамыннан Дәүләтколга таба узганда сул якта күпкатлы, ак һәм ачык зәңгәр төсләргә буялган мәһабәт яңа бинага күзең төшә. Бу район үзәгендә менә уннарча ел инде төзелүче бина әле һаман да төзелеп бетә алмаган булачак гомуми белем бирү комплексы. Әйтүләренчә, мондый мәктәп бинасы авыл районнарында, булса да, бик сирәктер, мөгаен. Комплексның беренче чиратын әле үткән елның сентябрендә үк ачу каралган булган, диләр. Биналарга парталар, өстәлләр, башка мебель, кирәкле җиһазлар кайтарылса да, тик кайсыбер эчке бизәлеш эшләренең сыйфатсыз башкарылуы аркасында бинаны файдалануга тапшыра алмаганнар.
Әтиемнең Мәннән исемле агасы күрше рус авылында булып кайткач: “Урысларның кечкенә генә балалары да үзләренчә бик яхшы сөйлиләр. Шунысы гаҗәп, мин, олы булсам да, русча начар сөйлим, алар кайдан өйрәнделәр икән?” — дип аптыраган, ди. “Әй, агай, әниең Мария, әтиең Иван булып, синең белән гел русча гына сөйләшсәләр, син бу телне алардан да яхшырак белер идең!” — дигән аңа әти.
Без данлыклы Гали авылының Башкорт урамында (аны рәсми рәвештә Заречная дип атап йөртәләр) яшибез. Аны башка урамнардан кечкенә генә елга аерып тора. Тау итәгенә җәелеп утырган бу урамда бүгенге көндә 33 йорт бар. Биредә яшәүчеләр барсы да бик уңганнар: бакча чәчәләр, мал-туар үрчетәләр, теплицаларында помидор, кыяр үстерәләр. Шуңа тормышлары да җитеш. Һәр йортта диярлек 2 – 3 машина бар.