Самараның Халыклар дуслыгы йортында уздырылган шигърият кичәсенә Камышлы районыннан барган балалар төркемендә минем оныгым Лилия Шәйхетдинова да бар иде. Ул Зыя Ярмәкинең “Ак каен” шигырен сөйләп, призлы урын алып кайтты. Соңрак “Бердәмлек” газетасында аның чыгышы турында матур сүзләр дә язылды. Кызганычка, газетада басылган фотосурәттә шундый ук татар күлмәге кигән, ләкин башка кыз басып тора иде.
Без газетага үпкәләмәдек тә, гафу сүзләре яздырып та җәфаламадык, тик әдәбият һәм шигърият белән мавыгучы кызыбызның уңышларына тагын бер кат шатланып куйдык. Читать полностью



Моннан нәкъ 24 ел элек, 1990 елның 25 апрелендә “Бердәмлек” газетасының беренче саны дөнья күргән иде
Бүген хөрмәтле укучыларыбызны Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылында туып үскән, Самараның педагогия университетының психология бүлегендә укып чыккан Алия АРСЛАНОВА белән таныштырабыз.
Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда 18нче тапкыр Татар балалары фестивале уздырылды. Традициягә әверелгән бу чараны соңгы елларда Самара шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте уздырып килә. Бу юлы да оешманың җитәкчесе Рифкать ХУҖИН, аның урынбасары Ленар САБИРОВ, “Яктылык” мәктәбе укытучылары, Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелеге ярдәмчеләре Зөлфия ГАЛИХАНОВА һәм Алия МУСИНА, Яңа Җүрәй авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Нурия МИНҺАҖИЯНОВА фестивальне оештыруга күп көч куйдылар.
Башкортостанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән кыска гына вакыт эчендә Самара өлкәсендә берничә башкорт концерты булып узды
2010 елда Гали авылына 400 яшь тулды. Шул чакны мин кызыксынып, ә безнең урамыбызга ничә ел икән соң, дип уйлана башладым һәм бу сорауга җавап эзләргә тотындым.
Денис авылына җитәрәк берничә чакрым калгач, юл буенда чардуган белән әйләндереп алынган бер каберлек бар. Аның кырыенда янәшә ике зифа каен үсеп утыра. Алар бар җиһанга ниндидер сер сөйләргә теләгән кебек әкрен генә җилдә чайкалалар…
Камышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбендә татар теле укытучысы Гөлфия Мәрдегалим кызы ТАҖЕТДИНОВА укучыларга телне ничек өйрәтүе турында менә нәрсәләр сөйләде.
Самарага Татарстан Дәүләт Советы депутаты, сәясәтче, шагыйрь Роберт Миңнуллин килә, дигән хәбәр таралгач, татар җәмәгатьчелеге Халыклар дуслыгы йортына җыела башлады. Ниндирәк кеше икән ул, ничегрәк булыр бу сөйләшү, дип торганда Роберт әфәнде килеп керде һәм хатын-кызларга ишарә итеп: “Әй, бу хәтле матур киенгән хатын-кызлар булуын белсәм, яңа кәчтүмемне киеп килгән булыр идем”, — дип шаяртты һәм шушы гади генә сүзләре белән беренче киеренкелекне юк итте. Залдан: “Без сезне болай да бик яратабыз!” – дигән тавышлар ишетелгәч, шагыйрь аны Самарада да белүләрен, укуларын аңлап, канәгать төс белән өстәл башына кереп утырды.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының Самарага килүе турында “Бердәмлек”тән укып белгәч, шатландым да, бераз гаҗәпләндем дә. Моңа кадәр бу театрның Самарага беркайчан килгәне юк иде бит әле. Югары театр сәнгатен сөюче башкорт кардәшләребезгә Казан театрлары гастрольләреннән канәгать булып яшәргә туры килә иде. Менә, ниһаять, алар да үз мәркәзләреннән килгән артистларның зәвыклы эше белән танышачаклар икән.
Челно-Вершины районындагы Шламка авылы мәчете олы юл читендә урнашкан. Шул якларга барып чыккач, Аллаһы йорты яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйча, өйлә намазына җыелган ак бабайлар белән аралашасым килде.