Сентябрьнең эссе көне иде. Бер атна буе яуган яңгырлардан соң ялтырап чыккан кояш, көзге көнне җылытып җибәрде. Ләкин юеш җирдән күтәрелгән һава парларыннан тын алырга да авыр иде. Өйләгә кергәндә кояш нурлары тәмам аздылар, әйтерсең лә кызу мунчада тун киеп утырасың… Ачыклыкта гына түгел, күләгәдә дә эссе. Кешеләр генә түгел, терлекләр һәм кошлар да үзләрен бик авыр хис итәләр. Кытай диңгезеннән менгән җылы агым Тын океан буендагы суларны да җылытып җибәргән. Халык диңгез буена агылды, суда кояш нурлары ул хәтле рәхимсез түгел иде. Читать полностью
Төрле булсак та, ят түгел без
Самарада Халыклар дуслыгы көнен билгеләп үттеләр
Быелгы этнофестиваль Самара шәһәренең 437 еллыгына туры килде. 10 сентябрьдә Куйбышев районының иң матур почмагында – Этнопарк архитектура комплексында үткән фестиваль программасы «Халыклар мирасы» — «Наследие народов» дип аталган иде. Биредә кунаклар егерме милли йортта Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, каралты-куралары белән таныша алдылар, хуҗалар оештырган конкурсларда һәм викториналарда, остаханәләрдә катнаштылар. Бәйрәмгә килергә уңайлы булсын өчен Аврора автостанциясе янында бушлай автобуслар көтеп торды, ә килеп җиткән халыкның вакыты бушка узмасын өчен махсус тематик мәйданчыклар оештырылган иде. Читать полностью
Күңел клубка тартыла
Кешесе булмаса да, авылның җаны бар
Урбанизация шаукымында татар авылларын саклап калып булырмы?
Бүгенге көндә татар авылларының таркалу сәбәпләре күп төрле. Әйтик, мәсәлән, мәктәпләр ябылу, яшьләргә эшләргә – эш, яшәргә уңайлыклар булмау һәм башкалар… Хәзерге, читкә китү перспективалары күп булган заманда, бу турыда сөйләп торырга да уңайсыз. Читать полностью
Татарлар — Самара җирендә борынгы халык
10 сентябрьдә Самара үзенең 437нче туган көнен билге¬ләп үтте. Ләкин кайбер тарихи чыганаклар буенча безнең шәһәргә күпкә иртәрәк нигез салынган булган. 1586 елда шушы жирлектә рус шәһәрчеге төзелә башлаган. Читать полностью
«Бердәмлек»не саклыйбыз
Өлкә татар газетасының беренче баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга 7 сентябрьдә 80 яшь тулган булыр иде
Рәфгать Нәбиуллович Әһлиуллин 28 ел буе Самара өлкәсенең милли матбугат кырында үз халкына хезмәт иткән милләтпәрвәр һәм журналист.
Каеннарның яшел күлмәкләре саргылт төскә керә башлаган зыңгылдап торган алтын көз башында туган Рәфгать Әһлиуллинның гомере, шулай ук көзен, тик күк йөзен кара болытлар каплаган елак һәм караңгы иртәдә өзелде. Читать полностью
Без һаман да бергә!
Дөньяда иң кадерлесе — вакыт. Моны бөтен булган вәгазьләр дә исбатлый. Рәфгать ага Әһлиуллин исә яшәргә ашыкты, вакытны куалап барды кебек. Эшләгән эшләре дә бик күп бит аның. Үткәннәргә борылып карасаң, “Бердәмлек” газетасының 5, 10, 15, 20, 25, 30 еллык юбилейлары, юл казыклары кебек, татар тарихы битләренә язылып бара. Казыктан казыкка барып җитү өчен күпме көч куелган, күпме эш эшләнгән! Нәтиҗәләре дә сокланырлык бит! Читать полностью
Укытучы – һөнәрләр һөнәре
Белем бирү – күңел җылысын өләшүгә тиң
- Мәктәп тормышын, китаплар укырга балачактан яраттым, татар теле укытучысы Алия апа Шәкүровага һәрвакыт сокланып карый идем, ул минем өчен бөтен яклап үрнәк иде, әмма гомеремне укытучы һөнәре белән бәйләрмен дип бер дә уйламадым, — дип башлады сүзен Самараның «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия Әзгатовна Дәүләтбаева. Читать полностью
«Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле…»
Сугыштан соңгы ачлык елларында бәрәңгене мактап: “Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, эх тәмле, эх, бигрәк тәмле бәрәңге!” — дип җырлый иде авыл һәм шәһәр халкы. Бу җыр юлларын искә төшергәндә, ирексездән, тәлинкәдә тавык боты һәм пар бөркеп торган бәрәңге күз алдына килеп баса. Хәер, хәзер дә бәрәңге — икенче икмәк. Бәрәңгедән кыстыбый да ясыйбыз, бәлеш тә салабыз, кыздырып та ашыйбыз, май һәм сөт кушып ясалган боламык та тамакны туйдыра. Читать полностью
Алтын билбау Самарага кайтты
19 — 27 августта Астана шәһәрендә тхэквондо буенча дөнья чемпионаты узды
Казахстанда беренче тапкыр узган дөнья чемпионатында 60ка якын илдән 900ләп спортчы катнашкан. Арада Самара егете Рифат Кыямов та бар. «Яктылык» мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, дөнья беренчелегендә җиңеп, туган шәһәренә чемпион булып кайтты. Читать полностью
В Самарской области открылось вероисповедальное кладбище / «Тоткан дине буенча күмү зираты» ачылды
В минувшую субботу председатель Регионального духовного управления мусульман, муфтий Талип хазрат Яруллин посетил Волжский район, где вместе с представителями районной и поселковой администраций и местной мусульманской общественностью принял участие в открытии первого в губернии вероисповедального мусульманского кладбища.
Читать полностью
Белем бирү процессы уңай якка үзгәрергә тиеш
1 сентябрьдән мәгариф өлкәсендә яңарышлар көтелә
Яңа уку елы алдыннан, 21 августта, губернатор Дмитрий Азаров оператив утырыш уздырды. 1 — 16 августта Самара өлкәсендә 1034 белем бирү учреждениесе тикшерелгән: кайбер уку йортларында — косметик, икенчеләрендә капиталь ремонт үткәрелгән, мәктәпләр уку елына әзер дип табылган.
Самараның татар мәктәбендә дә, укучыларны якты сыйныф бүлмәләре, яңартылган актлар залы һәм ашханә көтә. Читать полностью
65 ел бергә яшәү бәхете
Похвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче Әнис һәм Рауза Гайсиннар шушы көннәрдә тимер туй-ларын бәйрәм итәләр. “Алтмыш биш ел гомер бер минуттай узды да китте”, — дип кабатларга ярата гаилә башлыгы. Гомерлеккә йөрәктә уелып калган бәхетле еллар иде ул… Читать полностью