Камышлы музеенда педагог Шәфигуллиналар династиясенә багышланган экспозиция ачылды.
“Самар татарлары” журналында укытучы Шәфигуллиннар династиясе турында “Бер тамырның дүрт чәчәге” дигән язмам басылып чыккан иде. Соңрак ул “Бердәмлек” һәм “Социальная газета” битләрендә дә дөнья күрде. Мәкаләмне әзерләгәндә бу күркәм гаиләнең архивы белән эшләргә туры килде. Әниләре Гайшә апа һәм дүрт кызы – Фәнүзә, Әлфия, Фәния, Лилия – барысы да укытучылар. Фәния – тарих фәннәре кандидаты, Лилия – Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң Мәскәүдә укып, журналист һөнәрен үзләштергән. Читать полностью














