Казанда да, бәлки, сынатмаслар…

Камышлының 93 еллык тарихы булган халык театры сәхнәсендә берничә буын артистлар алмашынып, алар­ның барысы да спектакль куюдан иҗади ләззәт алып, озак еллар буе халыкны татар драматургларының яңа әсәр­ләре белән таныштырып киләләр. Читать полностью

Әнием, күз нурым…

загруженное

Әни! Нинди татлы, якын, җылы сүз! Ул һәрвакыт яныңда булыр, фәрештә кебек канатларын җәеп, гомер буе бәла-казадан саклар кебек тоела. Авыр чакларда җылы сүзе белән сине куәтләр, елаганда — юатыр, егылганда — торгызыр һәм яңадан алга атларга көч бирер. Читать полностью

Туйганчы бер сөйләшәсе иде

2012 елның көзендә Са­ма­рада гөрләп үткән “Тү­гәрәк уен” фестивалендә кат­нашучыларның бер төркеме Похвистнево районының Гали авылына да концерт куярга килгән иде. Без кунакларга авы­лыбызның күркәмлеген, ке­­­шеләренең уңганлыгын күр­сәттек, музейга алып кердек. Ә Мәдәният йортында күргәзмә оештырылган иде. Шунда мин дә чиккән сөлгеләремне һәм мендәр тышларымны, шигырь җыентыкларымны тезеп куйдым. Читать полностью

Киләчәккә өмет баглап

АсылМенә ел ахыры да җитеп килә. Нәкъ шушы вакытта, инде гадәткә кергәнчә, Тольятти шәһәренең  милли-мәдәни мохтарияте үзенең эшләгән эшләрен барлап, аларга йомгак ясарга керешә. Читать полностью

Сагындырган идең, Нәфкать!

НафкатКайсыбер игътибарлы самаралылар аны әле үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында “Болгар егетләре” ансамблендә җырлаганнан бирле хәтерлиләрдер, мөгаен. Шул вакытта аларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Самараның Физкультурный ура­мындагы Боз сараенда үт­кәрелгән “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәменә дә чакырганы истә. Җырчы карьерасы башында ук Нәфкать Нигъ­мәтуллин үзенчәлекле моң­лы тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, эстрада җырларына, биг­рәк тә халык җырларына, яңа яңгыраш, яңа төсмерләр бирү белән башка иҗатташларыннан аерылып тора иде. Соңрак ул үзенең иҗат төркемен оештырып, аерым концерт программалары белән Россия төбәкләре буйлап гастрольләрдә йөри башлады.

Читать полностью

Мәрхәмәтлелек орлыклары чәчүчеләр

Социаль (1)Ярдәмгә тилмереп яшәгән авыруларга, өлкәннәргә булышырга ашкынып тормаган, бары тик акча турында гына уйлап йөргән кеше, минемчә, бервакытта да социаль хезмәткәр булып эшли алмаячак. Мин Камышлы район үзәгендәге өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү оешмасында булып, андагы хезмәткәрләр белән аралашкач, барысын да аңладым кебек. Читать полностью

Исән кайтыгыз, егетләр!

Алмаз ХамзинЕгетләребезне армия хез­мәтенә алу буенча көзге чакырылыш вакыты җитте. “Армия хезмәте — тормыш мәктәбе” дип юкка гына әйтмиләрдер. Патша заманында солдатлар 25әр ел хезмәт иткәннәр. Ә менә аларның кайту-кайтмаулары бил­гесез булган. Хәзер хәрби хезмәт нибары бер ел гына дәвам итә бит. Шулай да, әти-әни кадерендә үскән балаларыбыз өчен, бу зур сынауларның берсе.

Менә Денис авылы егете Алмаз Хәмзин дә шушы көннәрдә генә армия хезмәтенә чакыру кәгазе алган икән. Читать полностью

Катнаш никах нинди була?

Илебездә ничәмә-ничә гасырлар инде төрле милләт халыклары иңгә-иң  куеп, шатлыкта да, кайгыда да бердәм һәм дус булып яшиләр. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки тормышларыбыз да, тарихыбыз да бер төенгә бәйләнгән. Без охшаш булсак та, һәр милләтнең үз дине, үз теле, үз гореф-гадәтләре бар. Читать полностью

Авылыбыз – гүзәл бакча

Безнең Байтуган авылы табигатьнең бик матур почмагына урнашкан һәм үзе дә җи­ләк-җимеш бакчаларына бай. Авылдашларның күбесе ал­ма агачлары, чия, карлыган үстерә, балан куаклары белән урап алынган өйләр әкият­тәгедәй матур күренәләр. Мә­һабәт нарат агачлары йорт хуҗаларының тынычлыгын сак­лап башларын күккә сузалар сыман. Ә яз көне бакчалардагы агачлар һәм куаклар бер-бер артлы чәчәк ата башлагач, чәчәкләр исеннән башың әйләнеп китәрлек була.

Читать полностью

Ил һәм ул кайгысы

2AE8ED7A-1BCD-4919-B766-9C1EB0AD7565_w640_r1_s17 ноябрьдә “Казан” халык­ара аэропортында Мәскәүдән чыккан Boeing 737 самолеты­ның һәлакәткә очравы бу атна­да иң күп тавыш чыгарган ва­кый­га булды. Борттагы 50 кеше­нең барысы да һәлак. Шулар арасында Татарстан прези­денты Рөстәм Миннехановның олы улы Ирекнең һәм Татарстанның Федераль куркынычсызлык хез­мәте (ФСБ) җитәкчесе Александр Антоновның булуы бәлага тагын да зуррак ре­зонанс бирә, аны тагын да тирәнрәк һәм аянычлырак итә. Читать полностью

Кәшаф абзый 75 яшьлеген билгеләде

Кашаф 1 (1)Менә быелгы Корбан гаетен дә, Аллаһыга шөкер, бик матур итеп үткәреп җибәрдек. Күпләребез корбан чалды, мә­четләребезгә җыелып намазлар укыдык, садакаларыбызны тапшырдык. Мин шушы бәйрәм көннәрендә балачак хатирәләре булып күңелемдә сакланган вакыйгаларны да барлап исемә төшердем.

Читать полностью

Улларыбыз китә солдатка…

Көзге елак яңгыр явып торган көннәрнең берсендә миңа, йомышым төшеп, Челно-Вершины районы военкоматына барырга туры килде. Шунда бу күренешкә тап булдым да инде. Улы белән ишектән чыгып килүче ана кеше бик каты кычкырып елый, ә тегесе: “Елама, әнкәй! Менә күрерсең, барысы да әйбәт булачак! Мин исән-имин хезмәт итеп кайтачакмын!” — дип юатырга маташа. Читать полностью

Өзелгән моң

загруженноеМин Камышлы районы Иске Ярмәк авылының танылган баянчысы Гамил Сәхаб улы ГАЛИУЛЛИН турында әле исән чагында язарга җыенып йөргән идем. Төрле сәбәпләр аркасында бу эшем һамфан кичектерелеп килде. Кызганыч. Телгә шаян Гамил абый белән сөйләшеп утыруы гына да үзе бер гомер иде бит…

Читать полностью