Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да

Бик мөһим эшем килеп чыккач, сентябрьнең бер көнендә Шенталы район үзәгенә килеп, бер оешманың ачылганын көтеп машинада утырып торам. Урамда иртәнге ыгы-зыгы башланган. Кемдер эшкә бара, икенче берәүләр тагын каядыр ашыга. Нәкъ шул чагында игътибарымны тормыш авырлыгыннан бөгелә төшеп, бик иртә, салкын яңгыр явып торуга карамастан, бала коляскасын төртеп, аякларын көч-хәл белән сөйрәп атлаучы өлкән яшьтәге бер әби җәлеп итте. Читать полностью

Мансур татарлары

мансуркиноСоңгы вакытларда без, татарлар, кайдан, ничек килеп чыгуыбыз белән кызыксынабыз. Без болгарлармы, әллә Чыңгыз нәселеннәнме дигән бәхәсләр еш куертылып тора. Бу турыда Похвистнево районының Иске Мансур, Яңа Мансур авыллары тарихын өйрәнүче Сәйделгата Вафа улы ГАРИФУЛЛИНның (ул бүгенге көндә мәрхүм инде) язган мәгълүматлары шактый кызыклы күренә. Без аларны “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәргә булдык. Читать полностью

Дөнья бит ул куласа…

кпрфСамараның Халыклар дуслыгы йортында “Самара өлкәсендә милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм перс­пек­тивалары” дип аталган “түгәрәк өстәл” тирәли сөйләшүдә губерна Думасының коммунистлар партиясе фракциясе, милли үзәкләрнең җитәкчеләре һәм бер төркем галимнәр катнашты. Читать полностью

Үзебез эшләмәсәк, безнең өчен кем эшләр?

Корбан ае инде узып китсә дә, әле күпләребез һаман чалган корбаннарыбыз, үткәргән мәҗлесләребез тәэсирендә яши. Миңа да шундый байтак мәҗлесләрдә катнашырга насыйп булды. Шәһәребездә һәм төбәгебездә корбан чалучыларның саны башка еллар белән чагыштырганда күпкә артуы — шатлыклы күренеш, әлбәттә. Бу халкыбызның дингә тартылуын дәлилли. Читать полностью

Мине рәхмәт сүзләре яшәтә

docs.mail.ruБу мәкалә турында уйланып йөргәндә бер борынгы риваять исемә килеп төште. Үз хәләл көче, үз тырышлыгы белән көн күрүче берәү: “Бу җитми дә, теге җитми, диләр, юклык нинди була икән, мин дә шуны тоеп, күреп калыйм әле”, — дип, сәфәргә чыгып киткән, имеш. Күпмедер юл узгач, тамак ялгарга утырган һәм ашаганда ялгыш ипи валчыгын җиргә төшергән. Бик озак эзләгән ул аны. Таба алмагач, өстенә баса күрмәсеннәр дип, әлеге урынны киртә белән әйләндереп алган һәм шул вакытта тавыш ишеткән: “Бар, өеңә кайт, йөрмә җәфаланып. Син юклыкның, ачлыкның нәрсә икәнен беркайчан да белмәссең”. Читать полностью

Сәгадәт – бәхет, сөю бит ул

…1941 ел. Илебездә канкойгыч Бөек Ватан сугышы бара. Баһадирдай ирләр яу кырына киткәч, авыл өстенә иксез-чиксез кайгы-хәсрәт иңде, һәм салам түбәле өйләр җиргә сеңеп, моңсуланып, кечерәеп калгандай булдылар. Ә авылга көн саен “кара хатлар” килеп кенә торды.

Начар хәбәр озак көт­тер­мәде, беркөнне хат ташучы аны Сәгадәткә дә китерде. Читать полностью

Ничек мин миллионер булдым? (Маҗаралы бер сәяхәт тарихы)

туристАвтобусыбыз көндезге сә­гать берләр тирәсендә Магниторски автовокзалына килеп туктады. Аның янында урнашкан тимер юл вокзалын да күргәч, шатланып киттем. Туры шунда кереп Уфа ягына бара торган поездлар турында белешергә булдым. Читать полностью

Сәхнә — сихерле, тылсымлы дөнья ул

Алия КаримоваЭлек-электән татар халкы театр яраткан, спектакльләргә йөргән, тамаша караган. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да «Театр яктылыкка, нурга илтә», дип юкка гына әйтмәгәндер.

Камышлының үз театры бар — үзешчән халык театры. Бу исем аңа күптән бирелсә дә, бүгенге көнгә кадәр ул шушы статусын югалтмый, ел саен аны яклап килә. Менә 15 ел инде театрның режиссеры булып Гүзәлия Шакирова эшли. Ул гел эзләнә, яшь артистлар таба, шул ук вакытта ветераннар белән дә араны өзми.

Соңгы елларда театрга килгән бик күп яшьләр тамашачы күңелендә урын алып өлгерделәр инде. Шундыйларның берсе – сөйкемле һәм чибәр кызыбыз Алия КӘРИМОВА. Читать полностью

Күрмәгәнгә – Ходай күрсәтмәсен

Иртәнге сихри тынлыкны бозып “Пожа-а-ар! Янаб-ы-ыз!” дип кычкырган тавышка сискәнеп уянып киттек. Тәрәзәгә күз ташласак, күршеләрнең сарай башларыннан чыккан ялкын телләре һавага ыргылып, бөтен тирә-якны яктырткан иде инде. Без өстебезгә нәрсә эләкте шуны киеп урамга чыкканчы, ут инде безнең абзарга да күчкән. Ике кура күз ачып йомганчы кара күмер булды да бетте… Читать полностью

Тормыш юлына җитәкләп чыгардылар безне

Без, авыл халкы, “Бер­дәмлек” газетасын бик яратып укыйбыз. Чөнки анда үзебезнең авылдашлар турында да, өлкә татарлары турында да, милли җәмгыятьләрнең эшчәнлеге турында да күп языла. Татар тормышының шундый күпкырлы булуына шатланып яшибез. Редакция хезмәткәрләренә татар милләтен күтәрү эшендә уңышлар насыйп итсен. Читать полностью

Автономиядә — яңа рәис

Халиуллов-ГорлановСамара өлкә Халыклар дуслыгы йортында өлкә татар автономиясенең исәп-хисап җыелышы уздырылды

29 октябрьдә Самара өл­кәсенең татар милли-мәдәни автономиясе оештырылып эшли башлавына дүрт ел тулган икән инде. Һәр ел ахырында аның рәисе Минәхмәт Хәлиуллов автономия әгъзаларының гомум җыелышын җыеп, хисап тота.  Читать полностью

Укытучы дигән бөек исемең бар

Нурзида ФайзуллинаСамараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда өлкәбезнең ана теле укытучыларын хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Чараны өлкә хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы әзерләгән иде. Читать полностью

“Туган тел” һәрвакыт берләштерүчебез булсын иде

getImage-8Киләсе елда Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең оештырылуына егерме биш ел тула. Ул Россия күләмендә иң өлкән милли-мәдәни бер­ләшмәләрнең берсе булып санала. Соңгы сайлауларда аның җитәкчелегенә яңа кешеләр килде һәм менә икенче ел инде оешма белән Самараның “Ипозембанк”ы директорлар советы рәисе, икътисади фәннәр докторы, профессор Ильяс Шәкүров җитәкчелек итә, башкарма директоры вазифаларын Данияр Сәйфиев башкара. Бу егетләр җитәкчелегендә иҗтимагый эшләрнең җан­лануы күзәтелә. Күптән түгел генә оешманың өлкә Халыклар дуслыгы йортында узган хисап җыелышында да бу аермачык күренде. Читать полностью