Кеше тормышының һәр көне могҗизага тиң, диләр. Менә мин сөйләячәк бу бәхетле парның да күпләребезгә үрнәк булырлык итеп яшәвенә сокланып караучылар байтак. Яшьли кавышып 50 ел бергә гомер итү — бу үзе бер зур бәхет бит!
Аларның икесе дә — Рәшит тә, Саимә дә ишле гаиләдә сугыш тәмамланган елларда туып, тормышның ачысын да, төчесен дә татып үскән кешеләр. Читать полностью



Бәхет акчада түгел, ә күңел байлыгында, дип саный Алакаевка авылында яшәүче КУРМАКАЕВЛАР гаиләсе
Пәйгамбәребез (с.г.в.) 571 елда Рабигуль-әүвәл аеның 11-еннән 12-сенә каршы төндә Мәккә каласында дөньяга килгән. Григориан календаре буенча быел аның туган көне 12 — 13 январь төненә туры килде.
Замананың шаукымлы җилләреннән качып, биек тауларга сыенып утырган Кләүле районының керәшен авылы Назаровка тирәсендәге тау түбәләрендә кояш нурында ялтыраган ак кар бөртекләреннән күзләр камаша. Җиһандагы бу гүзәллеккә Александр Васильевич Савельевның пычкы тавышы да кушылгач, дөнья үзенә күрә аерым бер матур музыкага тибрәлеп тора сыман тоела башлый. 
Үткән елда Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте каршында “Хәләл” комитеты үзенең эшен башлап җибәргән иде. Ул өлкәдә хәләл исеме белән базарга чыгарыла торган бөтен продукцияне дә тикшереп, сертификат бирү белән шөгыльләнә. Комитетның Уставы да бар. Шуның нигезендә Самара өлкәсендә хәләл ашамлык сатучылар бөтенесе дә сертификация үтәргә тиеш. Беренче сертификат яңа ачылган “Яшьлек” оешмасының “Сыйфат” маркалы колбаса продукциясенә бирелде.
20 январьда Самараның Прудовая урамында юбилей бәйрәме гөрләде. Балаларының хөрмәтендә яшәүче Хәлимә апа Мәүлетовага 90 яшь тулу уңаеннан әнкәйләрен һәм сөекле әбиләрен котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелды.
Хәзерге вакытта Камышлы районының игенчелек белән шөгыльләнүче Камышлы авылы фермерлары рәхәтләнеп ял итүдән тыш, кыш айлары сыналмышларын күзәтеп, киләсе ел игенче өчен шатлыклы, мул уңышлы булырмы, дип төрле фаразларны сынап һәм әле тагын күп башка мәшәкатьләр белән янып яшиләр. Шундый фермерларның берсе — Булат Минсәгыйть улы Сәлахов өенә барып кергәндә, ул үзенең ашлык саклау амбарларына ашыга иде. Нияте — сорап килүчеләргә ашлык сату.