
Рафаэль ГАТАУЛЛИН
Хәзерге заманда рәхәт инде. Ата-аналар яраткан балаларын күрергә тилмереп яшәмиләр. Компьютерыңны кабызасың да — ә анда улың елмаеп утыра. Гатауллиннар гаиләсенә барып кергәндә алар Рафаэль белән скайп аша сөйләшәләр иде. Мин дә түзмәдем, сүзгә кушылдым.
- Баштан безне Краснодарның хәрби элемтәчеләр академиясендә укыттылар. Биш ай дигәндә элемтәче һөнәрен үзләштереп, таныклык алдым. Имтиханнар тапшыру буенча безнең взвод беренче урынны яулагач, барыбызны да Мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр. Читать полностью




Мәктәпләргә татар телен кайтарыйк
Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә өченче тапкыр билбау көрәше буенча ачык ярышлар уздырылды. Бәйгегә Камышлы, Хворостянка, Новокуйбышевск, шулай ук Самараның Приволжский микрорайонының “Виктория” һәм 11 санлы балалар һәм яшүсмерләрнең спорт клублары вәкилләре килгән иде. 
Балачагын яхшы хәтерли Әсгать. Гөрләп торган совет заманнары. Эшләгән кеше яши дә, ашый да ала торган чак. Ләкин артык байлык та юк иде бит. Өч балалы гаиләдә үскән Әсгать беренче класска кергәндә аңа өр-яңа сумка, өс киемнәре алып бирәләр. Ә менә гармунчы әтисенең инструментына кагылырга кушмыйлар.
16 февраль – каһарман якташыбыз, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль СӘГЫЙРОВның туган көне
Дәүләткол авылы клубы сәхнәсендә концерт бара. Ул бүген үзенең 55 яшьлеген билгеләүче Зөлфия Мәрдегалим кызы Дәрҗемановага багышланган. Әлегә кадәр үзе, кылган хезмәтләре, тормыш юлы турында уйлап та карамаган Зөлфия ханым якыннары, дуслары, хезмәттәшләре авызыннан чыккан матур сүзләрне ишетеп, сөйләгәннәрне яңадан күз алдыннан үткәргәндер, мөгаен.
2010 елда Самара шәһәре Сабан туенда миңа Айдар Галимовны якыннан күрергә насыйп булды. Һәр елдагыча “Розалина” кафесы палаткасында Сабантуйга килгән кунакларга хезмәт күрсәтеп, каршы алып, ашатып торабыз. Айдар үзенең автобусы белән килеп туктаганда Сабантуйның кызган чагы иде инде. Җырчы чатыр астындагы кафебызга йөгереп керде дә: “Апа, минем белән килгән биюче кызларның күлмәкләрен берәр кайда үтүкләп булмасмы икән?” — диде. Шул арада үзе чәй капкалагандай булды, Самара яңалыкларын сорашкалады. Без ачкан авызыбызны ябып та өлгермәдек, ул инде сәхнә түрендә җырлап җибәрде…