Бу очрашу Самараның “Беаток” клубында булып үтте. Анда Россия журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы ветераннары Әфган сугышы ветераннары белән дусларча очрашу уздырдылар. Биредә кайчандыр өлкәбезнең һәм шәһәребезнең төрле басмаларында эшләгән журналистлар — Валерий Штепо, Александр Барышев, Валентина Жоголева, Сергей Баранов, Татьяна Пархачева, шагыйрь-публицист Борис Столяров һәм башкалар бар иде. Журналист-ветераннар арасында мин дә, унбиш елга якын гомеремне “Волжская коммуна”, ә аннан 23 елдан артык “Бердәмлек” татар газетасына багышлаган Рәфгать Әһлиуллин да, бар идем. Читать полностью
Сихри тавыш иясе кабат Самарада
Динә Гарипова Беренче каналның “Голос” тапшыруында җиңгәннән соң, аның исеме бөтен дөньяга билгеле булды, һәм ул проектның төп призын алуга — Universal Music музыкаль лейблының Россия бүлеге белән контракт төзү бәхетенә иреште. Ә моңа кадәр Динә туган ягы Зеленодольскида һәм Татарстан авыл-шәһәрләрендә генә чыгыш ясый булган. Читать полностью
Киңәшле эш таркалмас
“Самар татарлары” журналы һәм шул ук исемдәге медиа-портал редакциясе советы һәм редколлегия утырышы уздырылды. Читать полностью
Ә син “Duslar club”ка йөрисеңме?
Хәзерге заман татар яшьләренә нәрсә кирәк, ничек яшиләр, кайда омтылалар? Ничек итеп аларны татар иҗтимагый тормышына җәлеп итәргә, гореф-гадәтләребезгә карата ихтирам уятырга, татарларга гына хас тәртип һәм әхлак кагыйдәләренә өйрәтергә? Читать полностью
Ирләр — ир, хатыннар хатын булса иде
Борынгылар бездән акыллырак булган, ахыры. Гаиләдәге бердәнбер ир бала яисә төпчек малай төп йортта калып, ата-анасын карарга, алар белән гомер итәргә тиеш булган. Хәзер бу гореф-гадәт онытылып бетте инде. Авылда калган карт-карчыкларны карарга калучылар бик сирәк күренә. Әле кайчан гына бер татар авылында имамлык итүче хәзрәтне очраткан идем: Читать полностью
Ничек мин миллионер булдым? (Маҗаралы бер сәяхәт тарихы)
Автобусыбыз көндезге сәгать берләр тирәсендә Магниторски автовокзалына килеп туктады. Аның янында урнашкан тимер юл вокзалын да күргәч, шатланып киттем. Туры шунда кереп Уфа ягына бара торган поездлар турында белешергә булдым. Читать полностью
Әбдеки горурлыгы
Шенталы районының Татар Әбдекие авылында яшәүче Бари Гариф улы Әбүсәитовка ноябрьнең ундүртендә 95 яшь тула. Ул әле бүген дә “җир җимереп” авыл халкы арасында кадер-хөрмәт күреп яши бирә. Читать полностью
Татлы тормыш
Быел Самараның икмәк-күмәч комбинаты (БКК) үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм тантанасында алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләгәндә Мария Исмәгыйль кызы ФӘХРЕТДИНОВАның да исеме аталды һәм аңа яхшы хезмәте өчен Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырылды. Читать полностью
Сәхнә — изге җир ул
Камышлы районы Дәүләткол авылында яшәүче Мөдәррис Шәйхулла улы ГЫЙЗЗӘТОВ үзенең 50 ел гомерен механизатор һөнәренә һәм сәхнә тормышына багышлаган. Язмыш аны минем юлларыма үзе чыгарып куйды бугай, без бу кызыклы шәхес белән 80 яшьлек юбилее көннәрендә очраклы рәвештә күрештек. Читать полностью
Бердәмлек көнендә “Бердәмлек” мөхәррире дә бүләкләнде
Үткән атна ахырында Самараның “Экспо-Волга” күргәзмә үзәгендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм чаралары булып узды. Читать полностью
Яна алсаң, ян дөрләп яшьлек утында, йөрәк!
Самараның “Чайка” Мәдәният Сараенда “Ялкынлы яшьлек” халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең 800нче концерт программасы булып узды Читать полностью
Мөселманнарда — яңа ел
Бисмилләһир рахмәнир рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Вәссаләтү вәссәләмү галә Расулинә Мухәммәдин вә галә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. Әссаләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.
Аллаһының рәхмәте белән 5нче ноябрьдә һиҗри 1435 ел башланып китте. Беренче мөхәррәм аеның унынчы көне — Гашүрә көне (ул быел 13 ноябрьгә туры килә). Гашүрә — ун дигән сүз. Нәрсәсе белән истәлекле соң бу көн, ни өчен без аны шулай зурлыйбыз? Ул турыда исламияттә һәм башка диннәр тарихында бу көн бер котлы көн итеп кабул ителгән һәм төрле риваятьләр бу хакта сөйли. Читать полностью
Тукай иленә сәяхәт
Исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып янган Габдулла Тукайның мирасы, әдәби әсәрләренең рухи байлыгы милләтебезнең горурлыгы булып тора. Шул дәрәҗәдәге бөек шәхеснең туган якларын күреп кайту авыл балаларының иң зур теләге булуын белгән Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев: “Укучылар арасында Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын иң яхшы белүче бәйгесе оештырып, җиңүчеләр билгеләнсә, мин аларны үзем Кырлайга алып барам”, — дигән иде. Читать полностью