Укучы — газета — укучы

Безне яңа уңышларга рухландыр!

“Бердәмлек” — безнең иң яраткан басмаларыбызның берсе. Аның айлык “Кыйбла” дини кушымтасы — барыбызга да рухи азык бирүчебез. “Кыйбла”да укып без бик күп догалар өйрәндек, күпләребез намазлыкка басты. Читать полностью

Без сезне яратабыз!

Минем әбием Рауза Зыятдин кызы Таҗетдинова Ульян өлкәсенең Зирекле Куак авылында колхозчы гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Ә аларның гаиләсендә барлыгы сигез бала булган. Әти-әниләре эштә вакытта өлкәннәре кечеләрен караганнар, йорт эшләрен башкарганнар. Читать полностью

“Бердәмлек”нең гомер офыгы тагын да киңәйсен иде!

Раил Шакуров

Шатлыкка, өлкәбездә озак еллар нәшер ителүче “Бердәмлек” газетасын яратып укучылар бик күп. Аларның һәркайсының бу басмага үз карашы, үз фикере, әйтер сүзләре бар. Шундыйларның берсе — Камышлы муниципаль районы башлыгының Аппарат җитәкчесе Раил Мөхәммәт улы ШӘКҮРОВ. Ул бик теләп бу турыда үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты. Шул әңгәмәбезне “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәргә булдык. Читать полностью

“Әлифба”ны язучының туган авылында

Күптән түгел генә сезнең Камышлыда булдым. Бик яхшы кабул иттеләр. Анда “Әлифба” китабын язучы татарның бөек тел галимнәре Сәләй ага Вагыйзов һәм Рәмзия апа Вәлитовгаа багышланган кичәдә катнаштым. Сәләй ага — миңа җизни тиешле кеше һәм сезнең Камышлы районының Татар Байтуганы авылында туган бит. Байтуганда чакта аларга багышланган яңа шигырь туды. Мин аны, моннан бер-ике ел элек язылган шигырьләр гөләндәмемә утыртып, сезгә җибәрәм. “Бердәмлек” бик матур чыга. Иҗади уңышларыгыз белән дә, Яңа ел белән дә котлыйм. Сәләй җизни белән Рәмзия апага  багышлаган шигыремне “Бердәмлек”кә куйсагыз, мин бик тә рәхмәтле булыр идем.

Сезне олы хөрмәт итеп Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче

татар шагыйре Айдар ХӘЛИМ. Читать полностью

Без аны онытмабыз!

617932907-Marat-abyi-300x225Без аның белән күптәнге танышлар идек. Марат абый (документлары буенча исеме Мурат дип язылса да, барсы да аны шулай атыйлар иде) өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оешмасы эшли башлаган беренче көннәрдән үк аның иң актив әгъзаларының берсенә әйләнде һәм бөтен җаны-тәне белән җәмәгать эшләрен башкарырга алынды. “Бердәмлек” өлкә татар газетасының беренче саныннан аның иң актив хәбәрчесе булды. Нәрсәләр турында гына язмады икән ул? Читать полностью

Хаҗ һәм корбан турында дини сораулар һәм җаваплар

2015-yili-umre-kayitlari-devam-ediyorb68010dd691ba00f54d1- Балаларың биргән хәләл акчага хаҗга барырга ярыймы?

Д.Сәйдуллина.

Самара шәһәре.

- Ике як та риза булган очракта ата-ана баласының яки баласы ата-анасының акчасына хаҗга бара ала. Бу очракта хаҗлары дөрес һәм кабул булыр, иншалла. Читать полностью

Яшьлегемә кайткандай булдым

docs.mail.ruМин хәзер шактый олы яшьтә инде. Еш кына авырып китеп, хастаханәдә дә ятарга туры килгәли. Шулай күптән түгел генә дәваланып чыккач, Аллаһы Тәгалә поч-та тартмамда җыелган газеталарны укып чыгарга көч-куәт бирде. “Бердәмлек”тә баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллинның 70 яшьлек юбилеена багышлап күләмле язма һәм күпсанлы тәбрикләүләр басылган иде. Шулар белән танышкач, яшьлегемә кайткандай булдым. Читать полностью

Камышлының урамнары

Мин үзем Самарада туып-үсеп, биредә рус мәктәбендә укыдым. Шулай да балачагымда әнием Гөлсинә туган Балыклы авылына, әтием Тәлгатьнең кече Ватаны Камышлыга әбиләрем-бабаларым янына кунакка еш кына кайта идем. Хәзер әбиләрем-бабаларым да, әтием дә мәрхүмнәр инде (урыннары оҗмахта булсын). Читать полностью

Дәва да, җан азыгы да бирәләр

Общество инвалидовБезнең Подбельск авылында олы яшьтәге һәм инвалидлар өчен көндезге стационар бар.  Биредә эшләүчеләр ял итүчеләргә тән сихәте генә түгел, җан азыгы да бирергә тырышалар. Менә ноябрьдә Мәчәләй, Большая Ега, Нижнеягодное, Иске Похвистнево, Сукай, Подбельскида яшәүче төрле милләт кешеләре биредә дәва алдылар. Шуңа күрә дә ял вакытында уздырылган бәйрәмебез милләтара бәйрәмгә әверелде. Читать полностью

Биредә мин илhам алам

Денис авылы Мәдәният йорты 1987 елда  төзелеп бетеп, тантаналы төстә ачылган иде. Ул бүген дә гөрләп эшләп тора. Көннең кайсы вакытында барып керсәң дә, биредә мәдәни тормыш кайный: йә нинди дә булса бәйрәмгә әзерләнәләр, йә киләчәккә планнар төзиләр. Ә кичкә таба Мәдәният йорты тагын да җанлана төшә.  Мәдәният-сәнгатькә мөкиббән авылдашларыбыз төрле түгә-рәкләрдә шөгыльләнеп, чын ләззәт алалар.  Читать полностью

Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да

Бик мөһим эшем килеп чыккач, сентябрьнең бер көнендә Шенталы район үзәгенә килеп, бер оешманың ачылганын көтеп машинада утырып торам. Урамда иртәнге ыгы-зыгы башланган. Кемдер эшкә бара, икенче берәүләр тагын каядыр ашыга. Нәкъ шул чагында игътибарымны тормыш авырлыгыннан бөгелә төшеп, бик иртә, салкын яңгыр явып торуга карамастан, бала коляскасын төртеп, аякларын көч-хәл белән сөйрәп атлаучы өлкән яшьтәге бер әби җәлеп итте. Читать полностью

Мансур татарлары

мансуркиноСоңгы вакытларда без, татарлар, кайдан, ничек килеп чыгуыбыз белән кызыксынабыз. Без болгарлармы, әллә Чыңгыз нәселеннәнме дигән бәхәсләр еш куертылып тора. Бу турыда Похвистнево районының Иске Мансур, Яңа Мансур авыллары тарихын өйрәнүче Сәйделгата Вафа улы ГАРИФУЛЛИНның (ул бүгенге көндә мәрхүм инде) язган мәгълүматлары шактый кызыклы күренә. Без аларны “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәргә булдык. Читать полностью

Дөнья бит ул куласа…

кпрфСамараның Халыклар дуслыгы йортында “Самара өлкәсендә милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм перс­пек­тивалары” дип аталган “түгәрәк өстәл” тирәли сөйләшүдә губерна Думасының коммунистлар партиясе фракциясе, милли үзәкләрнең җитәкчеләре һәм бер төркем галимнәр катнашты. Читать полностью