
Самую обаятельную и привлекательную девушку Похвистневского района выбирали в Среднеаверкинском Доме культуры. Собравшихся на мероприятие поприветствовал глава муниципального образования Юрий Фёдорович Рябов. Кстати, он был и председателем жюри, в которое входили помощник депутата Самарской Губернской Думы Григорий Вячеславович Левшин, глава поселения Среднее Аверкино Сергей Михайлович Тимофеев, депутат Собрания представителей Владимир Николаевич Ромаданов, руководитель комитета по физической культуре, спорту и молодёжной политике Дмитрий Геннадьевич Савин. Читать полностью



Челно-Вершины районының Шламка авылы яныннан үтеп барганда, юл читендә генә урнашкан кибеткә сугылмыйча булдыра алмыйм. Бу юлы да ишекне ачып керүгә татарча исәнләшкәнемне сизми дә калганмын. Сәламемә каршы саф татарча җавап та алдым. Бу яшь, мөлаем кыз Әлфия Әхмәтбиҗан кызы Мәүлетова булып чыкты. 


Миңа быелгы 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкин чакыруы буенча Самараның Опера һәм балет театры бинасында үткәрелгән зур тантанада катнашырга насыйп булды. Бу минем өчен икеләтә бәйрәм иде. Чөнки моңа кадәр купшы ремонт ясалганнан соң театр бинасын күргәнем юк иде әле. Бик шәп, затлы итеп ясап куйганнар бит аны. Ә губернаторыбызның үзен күрү, аның тәбрикләү сүзләрен ишетү бәхет түгелмени?
Россиядә һәм аның төбәкләрендә Мәдәният елы дип билгеләнгән быелгы ел Башкортостанның башкаласы Уфа шәһәрендә менә инде 22нче ел эшләп килүче “Мирас” муниципаль фольклор җыр һәм бию ансамбле коллективының болай да тыгыз эш графигын тагын да тыгызландыра төште. Ел башыннан ук иртәдән кичкә кадәр яңа концерт программасына соңгы репетицияләр алып барылды. Ә инде февральдә шәһәр Мәдәният сараенда аның быелгы беренче премьерасы булды. Ул артистларның биюләрен туктаусыз камилләштерү өстендә эшләүләрен бик яхшы күрсәтте. Әйтүләренчә, тамашачы яңа программаны бик тә җылы каршы алды.
Самараның Җәмигъ мәчетендә беренче мәртәбә зур Мөнәҗәт бәйрәме уздырылды
15 марта 2014 года в самарской муниципальной школе с углубленным изучением татарского языка и литературы «Яктылык» состоялся праздник, приуроченный к 25-летию воскресной школы и возрождения национального образования в нашем городе.
Фәния Мәҗит кызы Кәримова халык драма театрының һәвәскәр артисты, шагыйрә, “Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе буларак Камышлы районы халкына таныш. Ул язган шигырьләргә Рәис Ханнанов, Рөстәм Вәлиев кебек популяр композиторлар җырлар да иҗат иткәннәр.
Кеше олыгая башласа, яшәп үткән елларын сагынып, искә ала, артта калган гомеренә борылып карый башлый. Ә кайсыберәүләр: дөньялар үзгәрде, хәзер күршесе ян күршесенең ничек яшәгәнен дә белми, дип әйтергә дә мөмкиннәр. Ә бит гомер-гомергә әби-бабаларыбыз бер-берсе турында: “ул минем ут күршем”, дип горурланып, сөйләргә яратканнар, күрше хакы – Тәңре хакы, дип иртән-иртүк хәлләрен белергә ашыкканнар.