“Бердәмлек” газетасының җаваплы сәркатибе һәм хәреф хаталарын төзәтүче хезмәткәребез Зәйнәп Нәбиулла кызы ӘҺЛИУЛЛИНАга бүген 75 яшь тулды!
Зәйнәп апабыз “бердәмлек”леләр санына туксанынчы еллар башында килеп кушылган иде. Шул вакыттан бирле инде егерме елдан артык вакыт үтеп киткән, ә Зәйнәп апабыз әле дә сафта. Аның тырышлыгы белән “Бердәмлек” саф татар телендә чыгучы газеталар санында исәпләнә. Чөнки ул сугыштан соңгы авыр елларда Камышлы районының Дәүләткол мәктәбендә саф татарча белем алган, Камышлы педагогия училищесын тәмамлап, институтка кергән һәм анда инде рус теле филологиясен өйрәнгән. Читать полностью




Самарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте эшли башлаганда миңа 65 яшь кенә иде әле. Алты-җиде еллар чамасы мин аның җыелышларын калдырмыйча йөрдем. Оешманы оештыручылар, әйдәп баручылар арасында туганнарым да булганга күрә, аның ничек аякка басуын, ныгуын күреп тордым. Башта булгалаган төрле бәхәсләрне, аңлашылмаучанлыкны җиңеп, зур уңышларга ирешүләре минем күз алдымнан үтте. 

Самарада зур уңыш белән пар җырчылар Гүзәл УРАЗОВА белән Илдар ХӘКИМОВның концертлары булып узды
Менә икенче ел инде Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә атнасына бер сәгать “Ислам дине мәдәнияте нигезләре” дип аталган фән укытыла. Хәзер укытучы Гөлсинә Һади кызы ТӨХВӘТУЛЛИНА белән шул хакта булган сөйләшүне газета укучылары игътибарына тәкъдим итәм.
Әле без кечкенәрәк чакта да әби-бабайлар,безнең нинди дә булса сәбәп белән ризык кадерен белмәгәнне,аны (бигрәк тә ипине) әрәм-шәрәм иткәнне күрсәләр, бик каты ачуланырлар һәм дә “егерме беренче елны” искә алырлар иде. Без, малай-шалайлар өчен,ул егерме беренче ел шул ук әбиләр сөйләгән әкиятләр белән беррәттән торса да,бала акылы да ул елларның ниндидер коточкыч авырлык алып килгәнен аңларлык иде. Әле бүген дә 1921-22 елларда үсмер кыз бала булган әбием Сылуның, шул “егерме беренче ел” турында сөйләгәннән соң, борын-борын заманда бер кешенең яшь чагында кырда ялгыш икмәк валчыгын җиргә төшереп җибәрүе һәм күпме эзләп тә аны таба алмагач,шул урынны киртә белән тотып куюы һәм шул гамәле өчен Ходайның аңа тормышында чиксез нигъмәтләр бирүе турында сөйләгән самимирәк риваяте бик яхшы истә. Әлбәттә, чын ачлыкның ни икәнен күргән буын бездә икмәккә, гомумән ризыкка, хөрмәт тәрбияләргә тырышкан, ә менә шул еллардагы ачлыкка килгәндә исә… 

Шенталы районының Денис авылында еш кына төрледән-төрле ярышлар, бәйгеләр үткәрелеп тора. Хатын-кызларыбыз бәйрәменә багышланган чарада, мәсәлән, гүзәл затларыбыз өч командага бүленеп бәрәңге дә чәчтеләр, кармак белән балык та тоттылар, чүкеч белән тактага кадак та кактылар, җырлар-биюләрдә дә катнаштылар. Аннан соң мәктәп спортзалында да өлкән сыйныф укучылары «Без — бердәм» ярышларында үзләренең волейболда, баскетболда, турникта тартылуда, скакалка аша сикерүдә һәм башка бәйгеләрдә сәләтләрен күрсәттеләр. Төрле сораулардан торган викторина да бик кызыклы үтте. 
