Илле биш ел иңне иңгә куеп

zIotbi3ZbLoРизван һәм Сания Яруллиннарның гомер сукмагы

Кеше гомерен табигать фасыллары белән чагыштырып була: аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган чоры бар… Читать полностью

Мәчет тирәсе гөлт итеп тора

wy1i-H6JbTwШушы язгы матур көннәрдә Камышлы районының Иске Усман авылы ир-атлары, барлыгы утызлап кеше, тырма-балталарын күтәреп, мәчет янына өмәгә жыелдылар. Алар мәчет тирәсендәге корыган үләннәрне тырмалап чыктылар, биек булып үскән каеннарның, мәңге яшел чыршыларның корыган ботакларын кисеп, авыл башындагы чүп контейнерларына илтеп салдылар. Хәзер инде мәчет тирәсе күзләрне иркәләп, гөлт итеп тора. Шулай ук зиратта да күп эшләр башкарылды. Читать полностью

«Син – татарин, мин – Гагарин»

RS7tBUQWkqcТатарларның космик индустрияне үстерүгә керткән өлеше турында уйланулар

Үткән гасырның 50 – 60 елларында илебез индустриализация күтәрелеше кичерә, яшьләр техник вузларга ашкына, иҗат һәм мәдәният белән шөгыльләнә. Күп танылган галимнәр, язучылар, шагыйрьләр — нәкъ шул буын кешеләре. Читать полностью

Үзем күрдем һәм татып карадым

P5Se-l9KrxMШенталы районында үрнәк терлекчелек комплексы эшләп килә

Колхозлар тарала барган, предприятиеләр ябылган икемеңенче еллар башы. Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Карабиккол егете Фоат Гарифов уңышлы гына эшли, акчаны каерып ала… Яхшы машинасына утырып туган авылына кайтканда гына йөрәге әрни – кайчандыр гөрләп торган фермалар ятимләнеп калган, дуслар һәм туганнар яшәгән җыйнак өйләр, караеп, җиргә сеңеп баралар… Авыл егетенең гайрәтле йөрәге түзми. Авылда калган кешеләрне җыя да, әйдәгез әле, егетләр, авылыбызны таратмыйк, фермаларыбызны торгызыйк, дигән тәкъдим белән чыга һәм хуплау ала. Читать полностью

Матур сөйли беләсеңме?

v5jGletg-osГадәттә, матур сөйләм осталыгы күпсанлы аудитория алдында еш чыгыш ясаучы адвокат, сәясәтче, укытучы кебек һөнәр ияләренә кирәк, дип санала. Бу чыннан да шулай, әмма матур һәм ышандырырлык итеп сөйли белү осталыгы кайда да кирәк.
Читать полностью

Иҗтимагый эшчәнлек – яраткан шөгылем

VlD4dlSP8UoСызран шәһәре Думасы депутаты Радик Шәфиевның уңышка ирешү серләре

Бөтен әгъзалары сау-сәламәт була торып, Аллаһы Тәгалә биргән мөмкинлекләрен кулланмыйча кул кушырып, бертуктаусыз дөнья мәшәкатьләренә зарланып утырган кешеләргә шаккатам. Берни эшләмичә нәрсәне дә булса үзгәртеп була дип уйлыйлармы икән алар?

Бүгенге мәкаләбезнең герое шундыйларның капма-каршысы. Сызранда аны белмәгән кеше бик аздыр. Самара татарлары да уңган, тырыш, тынгы белмәс милләттәшебезне беләләрдер, чөнки “Бердәмлек”тә дә аның турында берничә мәкалә басылып чыккан иде. Әлегә аның турында ишетмәгән укучыларыбызны таныштырырга туры киләчәк.

Читать полностью

Чишелмәгән серләр сандыгы

FvsPIGZTu10Камышлының Үзәк китапханәсендә төбәк тарихына багышланган чара узды

Киңәшмә район администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Резеда Төхбәтшина һәм Үзәк район китапханәсе мөдире Римма Галимуллина җитәкчелегендә фикер алышу рәвешендә оештырылган иде. Чараны Өлкә төбәкчеләр оешмасы җитәкчесе, күпсанлы тарихи китаплар авторы Шамил Галимов алып барды. Читать полностью

Хәерле юл, «Самарбикә»!

pEzXVUpV830Самарада хатын-кызлар өчен интеллектуаль оешма эшли башлады

Яңа гына ачылган “Самарбикә” хатын-кызлар оешмасы “Тарих күзлегеннән чыгып караганда акча һәм рухи байлык төшенчәләре” дип аталган түгәрәк өстәл уздырды. Газета укучыларыбызны әлеге оешма эшчәнлеге белән таныштыру өчен җитәкчесе Зөлфия Таштабанова белән элемтәгә кердек. Читать полностью

Завершился Всероссийский конкурс учителей родных языков и воскресных школ

bfrUuRLNZa0Учительница татарского языка и литературы МБОУ Школа «Яктылык» Фаузия Давлетбаева стала лауреатом Всероссийского конкурса учителей родных языков и воскресных школ

С 28 по 29 марта 2023 года на базе МБОУ «Гимназия № 27» Вахитовского района г.Казани состоялся заключительный этап Всероссийского конкурса учителей родных языков и воскресных школ. Читать полностью

Татарны татар итү өчен…

07ZsWdE72i4Камышлы авылының Социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Бердәмлек” газетасының әдәби мөхәррире белән очрашу узды. Сүз өлкә татар газетасына язылу һәм туган телебезне саклап калу турында барды. Читать полностью

Сугышчылар ялга кайта

M9Q4f_JEV2oУзган елның 21 сентябрендә, президент Владимир Путинның боерыгы буенча, өлешчә мобилизация игълан ителгән иде. Шул документ нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәр алты ай саен 14 көнлек отпуск билгеләнгән.

Узган атнада Челно-Вершины районы, Совет Нурлаты авылында яшәүче Фоат һәм Люция Хәбибуллиннар гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга булды – уллары Илнур ялга кайтты. Форсаттан файдаланып, газета хәбәрчесе сугышны үз күзләре белән күргән батыр якташыбыздан Украинадагы хәлләр турында сораштырды. Читать полностью

«Урман юлында» хикәясен укыгач…

bYjEW8zEbLEКамышлы районының Ис­ке Ярмәк авылында яшәүче Илшат Галимов белән күптән танышмын. Аның хикәяләр, пьесалар язуын да белә идем. “Урман юлында” дип аталган хикәясе “Бердәмлек” газетасында басылып чыккач, бик кызыксынып, елый-елый укыдым. Бик эчтәлекле итеп, бөтен сәләтен җыеп язган Илшат. Читать полностью

Иҗади сәләтенә тиң дөнья

щщщ

Алия Мусина сулдан икенче

25 март — мәдәният хезмәткәрләре көне

Мәдәният хезмәткәре сүзе — ул һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга ма¬этурлык өстәү мәгънәсенә ия булган бөек вазифа.

Бүгенге язмабыз, мәдәнияткә бала чагыннан гашыйк булып, сәхнәне эш урыны түгел, ә Аллаһы тарафыннан бирелгән сәләтенә тиң дөнья дип кабул иткән әдәбият һәм сәнгать җитәкчесе Алия Рәис кызы Мусина турында. Бүген ул Тольятти татар автономиясендә уздырылган күпчелек чараларны оештыручы да, алып баручы да, катнашучы да. Читать полностью