В последнее время в нашу редакцию поступает много обращений с просьбой о размещении части материалов на русском языке. Связано это с тем, что многие из наших соплеменников родились и выросли в городах и, к сожалению, не знают родного татарского языка. Тем не менее, интерес к своим корням они не утратили и хотят быть в курсе жизни татарского сообщества. Читать полностью
Хворостянка татарлары җыелган җирдә
11 ноябрьдә район үзәгендә Татар халык мәдәнияте көне узды
Чарага хворостянкалылар гына түгел, җирле татарларның өлкә авылларында һәм шәһәрләрендә яшәүче туганнары һәм дуслары да килгән иде. Мөхтәрәм кунакларны — район башлыгы В.А. Маховны һәм Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Р.М. Насыйрованы һәм башка кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Читать полностью
Тулы канлы халык без!
12-14 ноябрьдә Казанда «Туган тел» форумы үтте
Теллеләр халык булып дөньяга чыккан,
Телсезләр балык булып дәрьяда калган.
Үз теле, гореф-гадәтләре булмаган халыклар бу дөньядан юкка чыга баралар. Мондый аяныч хәлгә юлыккан телләр, халыклар, милләтләр бик күп алар. Әмма безнең туган телебез — татар теленә мондый куркыныч әлегә янамый дип күкрәк киереп әйтергә була. 12-14 ноябрь көннәрендә үткәрелгән «Туган тел» форумы моның ачык мисалы. Читать полностью
Әнкәй диеп әйтер кешең булу — зур бәхет!
Якыннарыбызның кадерен белеп яшик
1943 елның 5 июнендә Челно-Вершины районы, Совет Нурлаты авылында Фәттах һәм Өммегелсем Ильмухиннар гаиләсендә өченче бала булып Минниса исемле кыз бала туа. Бу өч балага әтиләре назын тоеп үсәргә насыйп булмый, ул Ленинград өчен барган сугышларда хәбәрсез югала. Минниса, өлкән абыйсы Миннәхмәт һәм сеңлесе Миңнияз, аналары канаты астына сыенып, ятим үсәләр. Шушы нәни бала — безнең кадерле әниебез була инде. Читать полностью
Вәсимә Фәрдиева «Заманы»
Самараның татар фольклор ансамбле «Халыклар мирасы» бәйгесендә җиңү яулады
Әлеге конкурсны «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе уздырып килә. Чара башта Татарстанда иҗат итүче коллективлар өчен генә уздырырга ниятләгән булса да, башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә катнашырга теләк белдерделәр. Гаризалар Мәскәүдән, Пермь краеннан, Башкортостан һәм Марий Эл республикаларыннан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән килгән. Читать полностью
Газеталар электрон форматка күчәрме?
Россия төбәкләрендә иҗат итүче татар журналистларын бер үк сораулар борчый
Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә, Россия төбәкләрендә чыгып килүче татар газета һәм журналлары журналистлары өчен форум уздырды. Анда илебезнең 17 төбәгеннән иллеләп журналист катнашты. Әлбәттә, «Бердәмлек» хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмады. Оештыручылар безнең өчен тыгыз һәм мәгълүматка бай программа әзерләп куйганнар иде. Читать полностью
Хыялыйлар кирәк бу тормышта
Тинчурын театры артистлары “Хыялый” спектаклен куйдылар
Авыл читендәге өйдә өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчык яшиләр. Тормышлары әйбәт болай, ләкин гомернең алтын көзенә кереп барсалар да, әле һаман бер-берсен аңларга өйрәнмәгәннәр. Авылга Йолдыз исемле яңа шәфкать туташы килү белән бу парның көнкүреше нык үзгәрә. Өстәвенә, яшь кенә авыл советы рәисе Сәлим Йолдызны Гыйззәт бабай белән Шәрифә карчыкка фатирга урнаштыра. Читать полностью
Уңган-булган киленнәребез бар…
Без һәрвакыт үсештә
22 ел дәвамында өлкәдә Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә
Җир шарының төрле почмакларында әледән-әле кабынып торган конфликтлар төрле милләт халыклары арасында бердәмлек булырга мөмкинме, дигән сорау тудыра. Бу сорауга җавапны Самараның Халыклар дуслыгы йортыннан эзләп карыйк. Читать полностью
Яхшы сүз белән искә алыйк
2018 елның 31 октябрендә «Бердәмлек» өлкә татар газетасының беренче баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин фани дөньядан бакыйлыкка күчкән иде. Кабере киң, урыны оҗмахта булсын. Читать полностью
Үзгәрешләр үзеңнән башлана
14 октябрьдә Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте идарәсе, “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды, Ислам бизнесы халыкара ассамблеясе (МАИБ) һәм “Единение” гаилә үзәге традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яңартуга юнәлдерелгән мөселман мәдәни-агарту форумы уздырдылар. Читать полностью
Алар хәзер бергә — гомергә!
“Самар татарлары” сайты һәм шул ук исемдәге журнал юбилейларына багышланган бик күңелле бәйрәм үтте
Самараның “Заря” мәдәният йорты янына килеп җиткәндә үк залның тулы булачагы күренеп тора иде, чөнки 9 Май проездында бу көнне түбәтәйле ирләр артыннан ашыгучы озын итәкле, матур яулыклы, кулларына чәчәкләр яисә баурсаклар тоткан хатыннар күп иде. Читать полностью
Илдар Камалтдинов: «Ил өстенә афәт килгәндә берләшергә кирәк»
Ни өчен отставкадагы офицерлар ашкынып кайнар нокталарга китәләр?
Хәрби кеше гомер буе да хәрби булып кала инде ул. Яшь гомерләренең бер өлешен кулларына корал тотып Ватанны саклауга багышлаган элеккеге офицерлар, запаска яки отставкага чыккач, дәүләт түләгән лаеклы пенсияне алып, ташламалы санаторийлар, шифаханәләрдә дәваланып, тыныч тормышның тәмен тоеп яшәргә хокуклы. Әмма алар пенсиядә дә офицер булып калалар. Көч-куәт, исәнлек булганда, Ватанына файдалы булырга теләүчеләр шактый. Читать полностью




