Хыялыйлар кирәк бу тормышта

yNcY57giLrwТинчурын театры артистлары “Хыялый” спектаклен куйдылар

Авыл читендәге өйдә өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчык яшиләр. Тормышлары әйбәт болай, ләкин гомернең алтын көзенә кереп барсалар да, әле һаман бер-берсен аңларга өйрәнмәгәннәр. Авылга Йолдыз исемле яңа шәфкать туташы килү белән бу парның көнкүреше нык үзгәрә. Өстәвенә, яшь кенә авыл советы рәисе Сәлим Йолдызны Гыйззәт бабай белән Шәрифә карчыкка фатирга урнаштыра.

Спектакль тамашачыларны дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта көлкеле вакыйгаларның оста бирелеше белән җәлеп итә. Аларның маҗаралары безнең геройларны һәм тамашачыларыбызны да хыял дөньясында йөзәргә, тормыш кадерен белергә, аны сөю хисләреннән үрергә өйрәтә.

«Тормышта синең белән бергә утырып ашый, өй эшләрен эшли, бакчада чүп утый торган кеше кирәкми шул… Тормышта синең самавыр морҗаңнан телескоп ясый торган Хыялыең булу мөһим… Тормышның үзен хыял итеп тоеп, синең белән бергә хыял күгендә очучы кирәк шул безгә…

Тинчуринлылар бу спектакль белән халыкны «күктән җиргә» төшермәделәр, ә киресенчә «җирдән күккә» күтәрделәр…

Шундый саф, җылы һәм уйларга этәрә торган спектакль карадык. Рәхмәт Сезгә. Җансызланып барган заманада, күңелдә очкын кебек кенә калган матурлыкны ялкын итеп тергездегез», — дип язган интернетта берәү.

Самара татарларына да бу тамаша бик ошады.

- Тинчурин театрының сәләтле артистлары белән үткәргән кичә бик тә уңай тәэсирләр калдырды, — дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Ләйсән Ибәтова. – Миңа барысы да ошады, рольләрне башкаручы актерлар да, сәхнә бизәлеше дә, музыка һәм биюләр дә, лирик кушымталар да. Артистлары да бит рольләренә ничек шулай туры килеп торалар! Бигрәк тә Хыялый ролен башкарган Зөфәр Харисовның актер осталыгы йөрәгемә май булып ятты. Хыялыйның күршесе һәм авыл Советы рәисе ролен башкарган артистлар да кәефебезне күтәреп җибәрделәр. Йолдыз ролен башкарган актрисаның моңлы тавышы, хуҗабикәнең хыялый иренә тугрылыгы һәм мәхәббәте күңелләрдә ниндидер җылы хисләр тудырды. Кәмит карарга килгән күп тамашачыларның күзләре театрдан чыкканда юеш иде. Режиссерга һәм артистларга ихлас рәхмәтләребезне юллап, киләсе очрашуларны көтеп калабыз, — дип яза якташыбыз.

lSa3-hrku_EyNcY57giLrw

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 662

Комментирование запрещено