Кем гаепле һәм нишләргә?

EAlHmH7YyMj2d1Jp0KN2bAuB0zpfhzhap38BXiVI9rgyHd3A_oqfSmXI1rNqo3ckiViYWtjHf8JHLlCXDlzxSNHQТНВ @tatarstan_tnv татарлар саны кимү сәбәпләрен ачыклый

Соңгы, 2021 елгы, җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар, ил буенча икенче урынны саклап калсалар да, 597 000 кешегә кимегәннәр. 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, илдә хәзер 4 713 669 татар яши, дип исәпләнә. Читать полностью

Фәния Шәфигуллина: «Мин журналист түгел…»

mJXbTlrZ4iwpl94sHeWhLLT0jf69v5uPKc4AoSzXTl4JXSsq_BxIaC1LtENRJS8teNGGdfPeFl9Ol9-3rpbr7vnfЯнварь ахырында Камышлы авылында туып-үскән шәхесебез, педагог, журналист, фәннәр кандидаты Фәния Шәфигуллинага 95 яшь тулган булыр иде

Ул Самара өлкәсендә танылган, хөрмәткә лаек булган олы шәхесләрнең берсе иде. Бөек Ватан сугышының соңгы елларында Камышлы педагогия училищесын тәмамлаган яшь укытучы район мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучыларын укыта башлый. Аның үткен һәм гадел сүзен, белем бирүдәге уңышларын күреп, Камышлы районы, Ба­лыклы мәктәбе директоры итеп куялар. Читать полностью

Заводта җыйган диярсең

mc9Z90P0-6HSaoTHCP6zuwsKZhlMO2LhP616tO65C-hW_5pSVmeqHjzjKktYFQdjj4U9RTotv9MrSHwJgFFO0adqИр кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Шенталы районының Денис авылында якты дөнья­га алтынчы бала булып аваз салган Якуб Гобәйдул­лин­га кечкенәдән үк тимер җене кагылган, диләр. Үсә төшкәч, иске-москы тимер-томырдан машина яисә трак­торлар ясап уйный. Читать полностью

Карт каен

UJtGD0E8nDdxJFT9JPAopm6y8nORNfWAWGmcZBAdUvvk9W5P4YeDdUnxcA8gDnJzkEcdqEqoyscOH1iBaeCrTaQ3Каршы йортта биек каен үсә,
Ямьләндереп безнең урамны,
Яшь чагында утырткан иде,
диләр,
Гомәр абыебыз аны.
Читать полностью

Ятимлек ачысы

5mWsfHoXjnraZ_UBewCZjVyEMtQ1fzRe3rKdmZ873bXjkV0EkjsFHXagxIbwI6u4DVUIXrHp9WaJvpItGDlFgRqMЕл артыннан еллар уза,
Оныттырып үткәнне,
Ике яшьтән ятим үстем,
Хәтерләмим әткәйне.
Читать полностью

Читтә укуы җиңелме?

Ei4u2mReK8kJzKyFvmUTiK8Yvzab7kr5OW9NerzDTEGbqZ-LuGNJWFj5bGo-8EvfVizwdqi4gBMJdpY8OPzT27mZ

Айтурган Осмонова, Зарина Зарипова, Алсу Садартдинова, Абдел-Малик Мәүлетов. МБОУ Школа «Яктылык»

25 гыйнвар — студентлар көне

Татар мәктәпләрен тәмамлаган яшьләребез, Самара гына түгел, башка шәһәрләрдәге ВУЗларга да керәләр

Никтер абитуриентлар, Самараның 35 югары уку йорты арасыннан үзләренә кирәкләсен таба алмыйча, башка төбәкләргә ыргылалар. Сораштырулар нәтиҗәсендә күпчелегенең Казан уку йортларын сайлавы ачыкланды. «Яктылык» татар мәктәбен тәмамлаучылар арасында андый студентлар аеруча күп. Читать полностью

«Күңелемә ятышлы эшем һәм гаиләм бар»

9MNVENJeJAQ-fnI-7AzKnlLbVUGHQ8AfEuoRISXpQc4rZITe74EHHtpySGIshGeb06oxqifI2QIcIyi4lidhf_Lq75 яшен тутырган мөәзиннең вазифалары бихисап, ләкин ул уфтанмый

Иртәнге һава салкын һәм болытлы булуына карамас­тан, төнлә яуган кар һәм барлык мәчет манараларыннан ишетелгән азан тавышлары авылны ничектер яктыртып җибәрделәр сыман. Намазга баручы игътибар беләнрәк тыңласа, мөәзиннәрнең тавышлары төрле, моңы белән дә аерылып торуын ишетә. Похвистнево районы, Гали авылының Урта мәчете мөәзине Җә­мил хаҗи Гәрәевнең азанын мин ерактан ук таныйм, ул азанны сузыбрак әйтә, шуңа моңлырак яңгырый да. Читать полностью

Шәһит булып китте

UBzSQAF_uMb_dsfQa20j9lwEhhykL-SYpa5vVyx7MloiNvNXYuoyzSLtp6r6-czmAuR4D6JgvrxrIBlx0dn5snE2Мобилизацияләнгән Мулла авылы мәчете имамы Ирек Насыйровны Макеевкадан алып кайтып җирләделәр

Донецкидан ерак булмаган Макеевка шәһәренең ПТУ бинасында урнаштырылган солдатларыбыз өстенә Украина кораллы көчләре дүрт Himers ракетасы җибәреп, һәлакәткә китерделәр. Нәтиҗәдә, бина тулысынча ишелеп төшә, сугышчыларның бер өлеше плитәләр астында калып имгәнә, бер өлеше снаряд кыйпылчыкларыннан һәлак була. Бүгенге көнгә 89 мәет табып алынган, яраланучылар да бик күп…
Читать полностью

Татарлар нишләп кимегән?

E4L5uWvz3aoNtjLX6YUwwsYZt8H8TBxBFbyqwmX5uMOdBkKpxLeHXE9--InhHCJohZI19NS5zbPjwnnBeLsoqj6iХалык санын исәпкә алу нәтиҗәләре уйланырга мәҗбүр итә.

2020 елгы Бөтенроссия ха­лык санын исәпкә алуның төп этабы 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә ка­дәр үтте. Башта ул 2020 ел­ның октябрендә булырга ти­еш иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында аны — 2021 елның апреленә, аннары — сентябрьгә, соңрак октябрьгә күчерделәр. Ә якынча нәтиҗәләре 2022 ел­ның апрелендә билгеле бул­ды, төгәл мәгълүматлар гыйнварда басылып чыкты. Читать полностью

Гомер тавы биек була

yDfwgdCaRovXGWqGmE9j00nBYVOAYASVIljal96G4zFXZk-1Xhr_n8S39INAFcoO32Uin6Iw-N0v-7yzjZhJyeNjПохвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче Әнис Таһир улы Гайсинга – 90 яшь!

Туксан яшенә җиткән әтиебезгә үз гомерендә күпне күрергә туры килгән. Башкортостанда туып-үскән Әниснең әтисен, яла ягып, 1931 елда төрмәгә утырталар һәм ул шунда вафат була. Әнисе Җәмилә Галимшан кызы 1939 елда Гали Гайсин исемле колхоз рәисенә кияүгә чыга. 60 яшьлек I Бө­тендөнья сугышы ветераны колхоз белән бик оста идарә итә, ләкин укый-яза белми. Шуңа күрә ул, районга барганда, 9 яшьлек укый-яза белгән Әнисне үзе белән йөртә, рәсми документларга кул куйдыра. Читать полностью

«Класста очрашулар»

NhB_g0rKPrXb5ynouBpeSrrjVagggBUPfhmNuCMuQ8bjgBYI2XEAlK1lc7rQF8_UNEiU0xChOsLjT4BCqlF59jPJТуган җиреңнең үткәнен, төрле чорларда яшәгән данлы кешеләрен белү мөһим

“Класста очрашулар” Бөтенроссия проекты кысаларында Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбендә авыл имамы, Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөхтәсибе, региональ Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, мөхтәрәм Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим белән очрашу узды. Читать полностью

Ход короля

gFpor_4I1wgEyDDSWsHXGNs98jqq_0KAY7m586lRtgHlaiUIEmF1xo_I0rH3ZQF_1xRroLGDgIDMRql6p5KCwopG25 декабрьдә Самарада “Ход короля” шахмат мәктәбе Яңа ел турниры уздырды. Яшьләре буенча өч категориягә бүленгән яшүсмерләр өчен ярышлар “Волга-Плаза” бизнес-үзәгендә үтте. Читать полностью

Кояш булып балкып керсен…

Безымянный.png берд

«Югары уңыш өчен» һәм «Путь к коммунизму» газеталары хезмәткәрләре арасында Вагыйз Зәйнетдинов (газета тотып баскан)

Самарада татар телендә “Бердәмлек” газетасы чыга башлагач, Татарстанда да бу тарихи вакыйга уңаеннан сөенгән, шатланган кешеләр күп булды

Үзем турында әйткәнче, элек әдип Аяз Гыйлаҗев исемен атыйм әле. «Бердәмлек»не беренче саныннан укып барган ул. 1990 елның 15 маенда редакция коллективына котлау хаты юллаган (Аяз Гыйлаҗев «Сайланма әсәрләр», 5 том, 379-380 битләр, Казан, ТКИ, 2016 ел). Анда мондый юллар бар: Читать полностью