Самара өлкәсендә чыгып килүче бердәнбер татар газетасы басылып чыга башлауга быел 33 ел тулды. «Бердәмлек»нең финанс проблемаларын да, штаты кыскаруын да безнең укучыларыбыз яхшы белә. Шулай да газетабыз атна саен чыгып торуын дәвам итә. Тугры әбүнәчеләребездән килгән хатлар, эшебезне югары бәяләп, әйтелгән рәхмәт сүзләре безгә алга таба да тырышып эшләргә, укучыларыбызны шатландырып торырга көч бирә. Читать полностью
Авылымда бүген Сабан туе
Авылымда бүген Сабан туе,
Халкым җырлый, бүген кем көлми.
Сабан туе дәрәҗәсе булып,
Баганада сөлге җилферди. Читать полностью
Матур киләчәк сезнең кулларда
Самаралылар “Болгар — Туган тел” форумында булып кайттылар
Әлеге бәйрәмгә 65 ел тулса да, ул һәрвакыт яшь булып кала. «Совет яшьләре көне»н 1958 елда билгеләп үтә башлаганнар, ул июньнең соңгы якшәмбесендә уздырылган. Чөнки бу вакытта уку елы инде тәмамланган, имтиханнар тапшырылган, димәк, студентларга бераз ял итәргә дә була. 1993 елда бәйрәмне 27 июньгә күчергәннәр, ә быелдан башлап, Яшьләр көнен июньнең соңгы шимбәсендә уздыру карарын имзалаган Владимир Путин. Читать полностью
Антына тугры калган
Камышлыда гомер итүче Нәбиулла Харис улы Фәтхетдинов – Бөек Ватан сугышы каһарманы. Бүгенге көндә аңа 96 яшь. 1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп кергәндә, Нәбиуллага ундүрт яшь кенә була әле. Ул, өлкәннәр белән беррәттән, колхозда эшләп йөри. Ә 1944 елда унҗиде яшь тулган егеткә повестка килә. Читать полностью
Барысы да җиңү өчен
Самара халкы махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга актив ярдәм итә. Һәркем булдыралган кадәр үз өлешен кертергә тырыша: кемдер маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, кемдер гуманитар ярдәм җыя, хәрбиләрнең гаиләләренә булыша. Читать полностью
Укытучы булырга теләгән идем…
Тыл ветераны, милли активист Әмир Җәббаровка 21 июньдә 99 яшь тула!
Әмир ага Җәббаровны Самара татарлары арасында белмәүчеләр бик аздыр, мөгаен. Ул үзе Башкортостан якларында туып-үссә дә, инде күп еллар Самарада яши һәм үзен самаралылар исәбенә кертә. Яше олы булса да, Әмир абыебыз егетләрчә төз һәм җитез, бер намазын да калдырмый. Читать полностью
Безгә «Кыйбла» кирәк!
Газетабызның 27 майда басылып чыккан 21 санында Әсхәт Гайнетдиновның «Теләмәгән кеше сәбәп эзли» дип аталган мәкаләсе укучыларыбызны пошаманга салды. Редакциягә хатлар килә башлады. Шушы көннәрдә Елховка районы, Мулла авылында яшәүче бер төркем укучыларыбыз исеменнән Гөлсирә Фәхретдинова шалтыратты. Аның сөйләвенчә, Әсхәт аганың мәкаләсен укыгач, авылда «Кыйбла» кушымтасы бүтән чыкмый икән, дигән хәбәр таралган, олы яшьтәге әбүнәчеләребез моңа бик борчылалар, ди. «Бердәмлек»тә дини кушымта булмаса, газетага язылмаячакбыз диючеләр дә булгалаган. Читать полностью
Ак сөлгеләр уйнап тора көрәшчеләр билендә
Камышлыда район Сабан туе гөрләп үтте
Язгы чәчүләр тәмамлангач, татар авылларында борынгыдан килгән Сабан туйлары башлана. Менә Камышлыда да үткән атнада, төгәлрәк, 10 июньдә, бәйрәмчә киенгән халык Сабан туе кырына агылды.
Дөрес, быел бәйрәм кайгысымы инде, үткәрмәсәләр дә ярар иде, диючеләр дә аз булмады. Әмма милли бәйрәм бит, күңел ачып, бәйрәм итеп кенә йөри торган чара түгел. Ул татарларны, янәшәбездә яшәгән башка милләт кешеләрен берләштерә торган вакыйга да. Быел, мәсәлән, Сабан туенда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәм җыю чарасы булган.
Денис авылы Сабан туенда халык тарихларда язылган кебек ял итә / Сабан туе — дуслык туе
10 июньдә Шенталы районы Денис авылында милләтебезнең асылташлы мәрҗәне булып саналган Сабан туе бәйрәме үтте. Барлык уеннар, көрәш, чабыш атларын котлау, данлау, артистлар чыгышы бер мәйданда узды. Халык бер утырган җирдән бәйрәмнең бөтен ямен күрде, тойды. Сабан туе кырында (мәйданнан читтәрәк махсус урын бар) шулай ук волейбол ярышы да үтте. Читать полностью
Кырык елдан соң очрашу
Әссәләмәгаләйкүм, Самара өлкәсендә яшәүче мөселман кардәшләребез! Сезгә Татарстанның Азнакай шәһәреннән мин, шәһәрнең «Зәңгәр мәчет» имам-хатыйбы, шәһәр советы депутаты — Нәфис Хәкимов һәм хәләл җефетем Гөлнара хат язабыз. Читать полностью
Сез иң кирәк кеше икәнсез!
18 июньдә Россиядә медицина хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтә
Авыл җирендә эшләүче фельдшерлар – туганың кебек якын кешеләр алар. Аз гына кәефсезләнә, сызлана, бигрәк тә авырый башласаң, ФАПка барасың, яисә шалтыратып өеңә чакыртасың. Иң беренче диагнозны да алар куя. Еш кына дару белән генә түгел, җылы сүз, якты йөз белән дә дәвалыйлар. Читать полностью
Сабан туе – бәйрәм дә, зур эш тә ул
3 июньдә Похвистнево районының Мәчәләй авылында Сабан туе гөрләп үтте
Яраткан бәйрәмебезгә шәһәрләрдән балаларыбыз, туганнарыбыз җыелып кайттылар. Күп көрәшчеләр, спорт сөючеләр килде. Бик күңелле булып үтте быелгы бәйрәмебез дә. Читать полностью
Шәфкатьлелекнең чиге юк
Шенталы районының Татар Әбдекие авылында мәктәп булмаса да, күп еллардан бирле социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эшләп тора. Анда минем танышым Әлмирә Әсхәт кызы Шаһвәлиева да эшли. Шунда очраштык та. Читать полностью



