Хөрмәтле редакция! Мин газетага үземнең авылдашым – заманында Алмалы авылында яшәгән, ә авыл таралгач, Самарага күчеп, Станкостроитель заводында эшләп лаеклы ялга чыккан Шәмшелниса Салихова турында язарга булдым. Ул, 81 яшендә булуына карамастан, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә утыз пар җылы оекбашлар бәйләп җибәрде. Читать полностью
Акчаларымны саклыйм дип, машинамнан колак кактым

Әнкәйләрнең җан җылысы сүнми дә, сүрелми дә
Похвистнево районының Гали авылында яшәүче биш бала анасы Дания Йосыпхан кызы Юнысова Самара өлкәсе губернаторы тарафыннан “II дәрәҗә Ана даны” (Материнская слава II степени) медале белән бүләкләнде. Бүләкне Дмитрий Азаров үзе Аналар көне уңаеннан Самараның опера һәм балет театры сәхнәсендә үткән тантанада тапшырды. Аннан алда Похвистнево районы башлыгы Юрий Федорович Рябов та батыр ананы “Рәхмәт хаты” белән бүләкләгән иде.
Читать полностью
Урман юлында (Хикәя)
Түбәдән салынып торган лампочка тонык кына яна. Район милиция бүлеге нәчәлнигы бүлмәсендә соңга хәтле җинаятьләрне ачыклау комиссиясе эшләде. Бүлмәдә җыелган тәмәке төтенен хәтта шар ачык тәрәзәләр дә җилләтеп бетерә алмый. Өстәл артында тикшерү бүлеге нәчәлнигы майор Гладышев, уйга батып утыра-утыра, күн креслога чумып, йокымсырап киткән. Гладышевның кайчандыр шомырт кара төстәге күпереп торган чәчләре сирәкләнгән, чәч араларына көмеш нурлар сибелгән кебек. 45 яшендә генә булуына карамастан, яраткан каһарманы Василий Чапаевка охшарга тырышып, мыек җибәргән. Берәр авыр мәсьәлә чишәргә туры килгәндә бармаклары, ирексездән, мыек очларын бөтерә башлый. Читать полностью
Чыганакларга кайту
19 декабрьдә Самараның техник университеты бинасында “Чыганакларга кайту” (Возвращение к истокам”) дип аталган форум уздырылды. Чараны, Самара өлкәсенең Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, региональ Диния нәзарәте, “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фонды һәм Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкәсе бүлеге оештырдылар. Чакырылган кунаклар арасында тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, професор Энгель Ризак улы Таһиров, Татар төбәкчеләре оешмасы рәисе Альберт Борһанов, өлкә хөкүмәте вәкилләре, университет укытучылары, студентлар һәм татар җәмәгатьчелеге бар иде.
Читать полностью
Урман юлында (Хикәя)
Әхәт, ашыга-ашыга, бабалары йортына таба юнәлде. Юл буе башында мең төрле уй бөтерелде. Ничек итеп картларга бу хәбәрне җиткерергә? Артык шатланудан әбисенең чире кузгалып китмәсен иде бит. Бабаларына барып җиткәнче уйларының очына чыга алмады ул. Аптырагач, ни булса — шул булыр дип, капка келәсен күтәрде. Ишегалдында йөгереп йөргән кош-корт, җил-җил атлап кергән Әхәткә юл биргәндәй, тирә-якка сибелделәр. Юкәле тау артына тәгәрәп төшеп баручы кояш соңгы нурлары белән ишек-тәрәзәләрне иркәләде. Әйтерсең лә йортыгызга шатлык килә, каршы алыгыз дип, картларны чакыра. Сап-сары итеп ышкып юылган баскыч төбендә аяк киемен салып, оекбашларын каккалап, Әхәт өй эченә узды, көр тавыш белән сәлам бирде. Читать полностью
Урман юлында (Хикәя)
Көзен караңгы тиз төшә. Күзләргә эленгән йокы пәрдәсен үгезләр мышнавы, арба тәгәрмәчләре шыгырдавы ерта. Ике туган, бер-берсенә елышып, сөйләшеп туялмыйлар. Читать полностью
Урман юлында (Хикәя)
Юл яңгырдан соң җебегән, үгезләр әкрен генә, үз җайларына атлыйлар. Рәхимҗан башыннан узганнарны әкрен генә, тирән кичерешләр аша бәян итте. Читать полностью
Ул минем яраткан җиңгәм иде

Урман юлында (Хикәя)
1946 елның көзе аеруча яңгырлы һәм салкын килде. ”Большевик” колхозы игенчеләре уңышны тиз арада җыеп алырга тырышсалар да, дәүләткә икмәк тапшыруны тиешенчә үти алмадылар. Шуңа күрә райком әгъзалары ”Большевик” колхозына ярдәмгә ике чылбырлы трактор җибәрергә дигән карар чыгардылар. Читать полностью
Җилкәсеннән бурыч төште
Газетабызның алдагы санында финанс проблемалар кичергән физик затларга ярдәм итүче «Банкротство 360» фирмасы турында мәкалә басылып чыккан иде. Әлеге фирма ярдәмендә бурычларыннан арына алган кешеләрнең язмышлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Читать полностью
Әтиемне яратам!
Көннәр артыннан көннәр үтә, айлар елларга җыела, артка борылып карыйсың да хәйран каласың. Инде минем җитез әтием дә үзенең 60 еллык юбилеен бәйрәм итә.
Әтием Ринат Шәрифуллин минем иң якын кешем — ярдәмчем һәм таянычым, йөрәк сердәшем. Авыр вакытларда мин аңа гына таянам, ул да мине үзенең таянычы дип атый. Әтием – минем иң якын дустым. Мин аңа киңәш сорап килгәндә беркайчан да җавапсыз калдырмый, игътибар белән тыңлап, ничек эшне хәл итәргә кирәклеген аңлатып бирә. Читать полностью
Тольяттида кунакта
Узган атнада Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары — барлыгы 160 бала, Тольяттига экскурсиягә барып кайттылар. Читать полностью