6 ноябрьдә Камышлы авылының 32 мәхәлләсендә (1нче мәчет) Корбан мәҗлесе уздырылды. Өстәлләр кую, ризыклар, ашлар әзерләү, кунакларны чакыру кебек мәсьәләләрне мәчетнең жаваплы эшчеләре Әхмәтгали ага һәм Асия апа Хәлимовлар үз өсләренә алдылар. Читать полностью
Мәчетебез яктырып китте
Изгелек кыл да, суга сал, диләр халыкта. Ринат һәм Рания Иксановлар (фотода) да кеше сүзеннән түгел, ә чын күңелдән, ихластан игелек кылучылар. Үзләре Похвистнево шәһәрендә яшәсәләр дә, туган авыллары Яңа Мансурда узган бөтен чараларны оештыруда актив катнашалар. Читать полностью
Казаннарга барган чакта…
31 октябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе, Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе һәм Саратов өлкәсе укытучылары эшлекле сәфәр белән Казанга барганнар. Программада Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 санлы татар гимназиясенең, Арча районының 6 санлы мәктәбенең, Арча педагогия көллиятенең эшчәнлеге белән танышу каралган. Читать полностью
Зур этнографик диктант
Үткән атнада Самараның Халыклар дуслыгы йортында Россиякүләм “Зур этнографик диктант” уздырылды. Читать полностью
«Җиңү юлы» буйлап атладылар
7 ноябрьдә Самарада “Җиңү юлы” дип аталган чираттагы Хәтер парады узды. Ул 1941 елның 7 ноябрендә СССРның запас каласы булып саналган Куйбышевта уздырылган парадка багышлана. Бөек Ватан сугышы башланган елны Куйбышев мәйданында узган парад иң күләмле, иң күпсанлы булып, бөтен дөньяга СССРның төрле милләт халыклары бердәмлеген, рухи ныклыгын һәм батырлыгын күрсәтте. Читать полностью
Кирәкми безгә сугыш
китә
Чәчәкләрнең хуш исенә.
Күзем карап туймас, ахыры,
бер дә
Болыннарда пешкән җиләккә.
Читать полностью
«Бердәмлек» – ышанычлы кулларга күчте
7 ноябрьдә үткән «Бердәмлек” газетасы редакциясе Советы утырышында газетаның яңа баш мөхәррире сайланды. Читать полностью
Быелгы көз
Быелгы көз бигрәк моңсу,
Күкләр елый да елый…
Бүген бар да, кул күтәреп,
Аллаһтан ярдәм сорый.
Читать полностью
Рәхмәт сиңа, тормыш! (Булган хәл)
Без аның белән өч ел буе бер сыйныфта укыдык, бер парта артында утырдык. Мәктәптә генә түгел, дәресләрдән соң да көннәр буе бер дә аерылышмый идек. Малай-шалайларның сугыш-сугыш уеннарында алыштыргысыз юлдашыбыз һәм искиткеч тугрылыклы бик әйбәт иптәшебез иде ул. Аңа мин үземә ышанган кебек ышана идем. Аның белән бер генә мәртәбә бәхәсләшкәнемне дә хәтерләмим. Читать полностью
Милли бизәкләр модага кереп бара
Челтәрле бизәк сыман җыелган гарәп хәрефләре бәйләме латин графикасын кулланган халыклар өчен ниндидер яшерен сере булган тылсымлы рәсем дип кабул ителә.
Ислам динен кабул итү белән гарәп каллиграфиясе татар халык тормышына да үтеп керә. Гарәп язуы тарихы Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән аятьләрне Коръән дип аталган җыентыкка язып бару зарурлыгыннан башлана. Гарәп телендә язылган беренче китапның мөселманнар өчен изге булуы гарәп хәрефләренә һәм язуына аеруча әһәмият бирә. Сүз башында, уртасында яки азагында булуына карап, һәрбер хәреф дүрт төрле формада языла ала. Шул рәвешле гарәп алфавитының бу үзенчәлеге каллиграфия (Хөснул язуы) дип аталган мөстәкыйль сәнгать тармагы китереп чыгара, ә бу сәнгать белән шөгыльләнүче кешеләрне каллиграфлар яки хаттатлар дип атый башлыйлар. Читать полностью
Үрнәк булып яшәүче апабыз
Елховка районы, Идәй авылында яшәүче Венера Габбас кызы Мөхетдиновага — 70 яшь!
Читать полностью
Төбәкләрдәге матбугат чаралары ятим түгел
26 — 28 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, чираттагы Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздырды. Чарага Россиянең 15 регионыннан 30лап журналист килгән иде. Шуларның дүртесе – Самара өлкәсеннән. Алар үзләренең милли матбугат чараларын сыйфатлы итеп бастырып чыгару һәм язылучыларга вакытында китереп җиткерү, электрон вариантларын тиз арада интернет сайтларга элү буенча бәяләп бетергесез файдалы мәгълүмат туплап кайттылар.
Читать полностью
Супер-килен бездә дә бар
30 октябрьдә «Заря» мәдәният йортында икенче тапкыр «Самара губернасының супер-килене» дип аталган милләтара гаилә конкурсы узды. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара Самара өлкәсенең эчке сәясәт департаменты, шәһәр администрациясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә «Ак ЖОЛ» («Якты юл») казах милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән оештырылган иде.
Читать полностью