Почта бүләкләрендә 2023 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара.
Үткән елларда өлкә авыллары арасында Мәчәләй авылы “Бердәмлек”кә язылу буенча беренче урында бара иде. Халык аны бик яратып укый. Милли газетабызда чыккан мәкаләләрне, туган көннәр белән котлауларны, хикәяләрне һәм яңалыкларны көтеп алабыз. Бүгенге көндә “Бердәмлек” газетасы югары биеклекне яулады. Алга таба да шулай булсын, югалып калмасын, үз кыйбласын югалтмыйча һаман алга барсын иде. Читать полностью
Банкротка чыгу куркыныч түгел
Тумышы буенча Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылыннан булган Ригил КУРМАЕВны Самарада белмәгән кеше аздыр, мөгаен. Актив егет үзен “Яктылык” татар мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыганда ук күрсәтә башлый. Төрле конференцияләрдә чыгыш ясаган, олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар яулаган. Мәктәп тормышына битараф булмаган үткен укучыны җирле милли иҗтимагый оешмалар күреп алып, үз сафларына җәлеп итәләр. Шулай итеп, Ригил “Туган тел” оешмасы вәкиле булып китә. “Бердәмлек” газетасының әбүнәчеләре аны газетабыз оештырган рәсем, инша бәйгеләрендә катнашучы буларак та хәтерлиләрдер әле. 2000 еллар башында Самарада бер генә милли чара да аның катнашыннан башка узмаган, дисәм дә ялгыш булмас — Сабан туйлары, Сөмбелә, Нәүрүз халык бәйрәмнәре, “Самара гүзәле” конкурсы, татар дискотекалары уздыру, Татарстан оештырган милли чараларда катнашу Ригил Курмаев тормышының зур өлешен биләп ала.
Еллар узган саен заманалар үзгәрә бара. Көнкүрешебезгә интернет килеп керү белән безнең героебез, дуслары белән бергә, социаль челтәрләр аша милләттәшләребезне берләштерү белән шөгыльләнә башлый. Бу юнәлеш тә бик уңышлы гына эшләп китә. Ул арада Ригил, Самара дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, олы тормышка аяк баса, гаилә корып җибәрә. Көндәлек мәшәкатьләр аны иҗтимагый оешмалар эшчәнлегеннән ерагаерга мәҗбүр итәләр. Әмма Ригил алардан бөтенләй аерылмый. Бала чактан җәмгыятькә, халкына файдалы булып яшәргә күнеккән егет бүген дә дөньяга карашын үзгәртмәгән. Сирәк кенә булса да милли иҗтимагый эшләрдә катнашырга вакыт таба һәм, белеме буенча юрист буларак, авыр хәлдә калган кешеләргә юридик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.
«Кичәге көн культурасы»ннан бизнес-проект килеп чыгармы?
Үткән шимбәдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Бердәмлек” өлкә татар газетасы, “Самар татарлары” журналы, “Самар татарлары” сайты һәм Региональ Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Сәләм” газетасы хезмәткәрләре матбугат конференциясе үткәрделәр. Читать полностью
Журналист һәм тарихчы Шамил Галимовка 65 яшь тулды
“Бердәмлек” газетасының чишмә башында булган журналист, 17 ел буе “Азан” газетасын чыгарып килгән баш мөхәррир, татар иҗтимагый оешмалары әгъзасы, берникадәр вакыт Өлкә татар иҗтимагый автономиясе директоры, ә соңгы 10 – 15 елда туган ягыбыз тарихын өйрәнеп, күпсанлы китаплар язып һәм бастырып чыгарган Шамил Галимовка 8 декабрьдә 65 яшь тула.
Читать полностью
Сабыр төбе — сары алтын
Дөресен генә әйткәндә, хатын-кызлар белән бәйле бәйрәмнәр күп бездә. Ләкин әниләребезне ничек кенә данласак та, хөрмәтләсәк тә, рәхмәт сүзләрен әйтеп бетерә алмабыздыр. Читать полностью
Авырлыкны сабырлык белән күтәргәннәр
Татар авыллары гомер-гомергә фидакарь хезмәтнең алгы сафында булып, илгә физик яктан таза, рухи яктан бай, зирәк аңлы, туган җанлы, ислам диненә тугры булган сокланырлык ир вә хатыннарны бүләк иткән.
Читать полностью
Син, әнием, минем өчен бу дөньяда бер генә…
Үткән якшәмбедә Россия халкы Аналар көнен билгеләп үтте. Әни-әбиләр иртән-иртүк торып, балалары килер диеп, бәлешләр салдылар, балалары аларга күчтәнәчләр эзләп кибетләр буйлап чаптылар. Ә мәктәп укучылары әниләренә бүләкләрен берничә атна элек әзерли башлаганнар иде инде – көн саен дәресләрдән соң җыелып репетицияләр үткәрделәр, яңа җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр, күңелләреннән ташып чыккан кайнар котлау сүзләрен әзерләделәр.
Читать полностью
«Салават күпере»нең моңлы рухы
Узган шимбәдә Самараның «Заря» мәдәният йортында «Радуга талантов» («Талантлар күпере») дип аталган милләтара фестиваль гөрләп узды. Искиткеч җылы һәм якты чарада Самара җирлегендә яшәүче төрле милләт халыклары иҗаты һәм мәдәниятләре белән танышырга мөмкин булды.
Читать полностью
Тамчы тама-тама күл җыела
Үткән атнада региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин өлкә татар “Бердәмлек” газетасына ярдәм сорап өлкә татарларына мөрәҗәгать белән чыккан иде. Читать полностью
«Безнең кавем» Сәләй Вагыйзов музеен зурлады
Казанда Халыкара татар мәдәнияте үзәкләре фестивале узды
Якташыбыз, «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вагыйзовка Камышлы районы, Татар Байтуганы авылында музей ачу өчен күп тырышлык куйган Нурания Минсәхи кызы АБЗАЛОВА “Безнең кавем” III Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленең 1 дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Читать полностью
Ана мәхәббәте могҗизаларга сәләтле

Кыршылган шинель
Көзен соры шинель кидем,
Язларын — яшел китель,
Яшьлегемдә күкри идем,
Инде салынды шинель. Читать полностью
Самарада Көнчыгыш кварталы үсеп чыгачак
1 октябрьдә генә озак барган ремонттан соң Самараның Тарихи мәчетен ачу тантанасында катнашкан идек. Ә бүген инде мәчет тирәсен дә тулысынча үзгәртеп кору турында сүз алып барыла.
22 ноябрьдә Самара мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте җитәкчелеге шәһәр башлыгы Елена Лапушкина белән очрашты, һәм бу турыда фикер алышу булды. Читать полностью